Авыл
Игенчеләр кызу көрәш мәйданында
Районыбыз механизаторлары арасында ярыш кызганнан-кыза бара. Беренче урынга янәдән "Тәкәнеш" агрофирмасының "Чулпан" бүлекчәсеннән Фәрит Галәветдинов чыкты.
Фәрит Галәветдинов 21нче майга барысы 67,5 норма-смена эш башкарырга өлгерде. Апрель уртасында ук уҗымнарны тукландыруга чыгып, төбәгебездә быелгы язгы кыр эшләрен башлап җибәргән "Трудовик" агрофирмасы тракторчысы Николай Игнатьевның күрсәткече исә 67,3 норма-смена.
Соңгы көннәрдә...

Соңгы көннәрдә "Мамадыш азык-төлек корпорациясе" механизаторлары да күрсәткечләрен нык яхшырттылар. 64,5 норма-смена белән Нуретдин Шәрифуллин өченче урында бара. Шул ук хуҗалыктан Разиф Нәҗмиев дүртенче булды.
Шәдче икътисади зонасында беренчелек Ямашев исемендәге бүлекчәдән Хәбир Һадиуллин, Кирмән зонасында-"Шакирҗанова" хуҗалыгыннан Айдар Даһретдинов кулларында.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
Нет комментариев