Новости по рубрике - Мәдәният
-
Авыл үзешчәннәре шәһәрдә имтихан тота
"Буыннарның көмеш чылбыры". Авыл үзешчәннәре тарафыннан әзерләнгән ярминкә концертлары быел шундый исем астында үтә. Аның беренчесен тамашачы хөкеменә җомга көнне тапшырдылар. Быелгы ярминкә концертлары сезонын Урта һәм Кече Кирмән үзешчәннәре ачып җибәрде. Мондый тамашалар "Буыннарның көмеш чылбыры" исеме астында уза. Алар шушы төбәкләрдән чыккан күренекле нәселләргә багышлана. Беренче булып чыгыш...
-
Мамадыш сәнгать мәктәбенә 50 яшь
Юбилей вакытында теге яки бу оешманың эшчәнлеген бәйрәмгә килгән кунаклар саныннан чыгып белеп була. Кичә шәһәребезнең балалар сәнгать мәктәбе шушы уку йортын тәмамлаган якташларны, төрле елларда белем биргән мөгаллимнәрне, илнең сәнгать өлкәсендә күренекле шәхесләрне җыйды. Композитор Яруллиннар исемендәге сәнгать мәктәбе әлеге вакыйгага шактый әзерләнде. Уен эшмени, уку йорты оешканга 50...
-
Яңа сезон спектакльләргә бай булачак
Район мәдәният йортында яңа сезон ачылды. Бу уңайдан мамадышлылар хозурына "Җырлап керәбез, җырлап чыгабыз" музыкаль тамашасының 3 нче сериясен тәкъдим иттеләр. Яңа сезон ачылышына килүчеләрне мәдәният йорты фойесында балалар каршы ала. Хәер, бәлки бу очракта сезон ачылу дип әйтү дөрес тә булмас. Чөнки мәдәният хезмәткәрләренең эшләре ел әйләнәсе тынмый. Быелга...
-
Мамадышта "Татарча солянка"
Иртәгә Мамадышта зур концерт! Халыкара укытучылар көне уңаеннан бу шимбәдә "Олимп" боз сараенда "Татарча солянка"! Бәйрәм йөзеннән район мәгариф учреждениеләре хезмәткәрләренә бүләк ясадылар: иң алдынгы педагогларга концертка билетлар бушлай өләшенде. Концертта татар эстрадасы йолдызларыннан Ильмира Нәгыймова, Ришат Фазлыйәхмәтов, Айгөл Рәхимова, Ленар Сәйфиев, Эльмира Сөләйманова, Мөнир Рахмаев, Әлфинә Әзхәмова, Алинә Сәфиуллина,...
-
Гомер көзе мул булсын
Бәйрәм көнендә әби-бабайларга дан җырланды. 1нче октябрь - Өлкәннәр көне уңаеннан район мәдәният йортында оештырылган концерт залга йөзләгән кешене җыйды. Бүген районыбызда әлеге катламга керүче 10 меңнән артык кеше гомер кичерә. Алар арасында дәһшәтле сугыш елларының ачысын-төчесен татыганнары да, районыбызның үсешенә лаеклы өлеш керткәннәре дә, үзләренең эшләре белән сөендергәннәре дә,...
-
Сәләтле шәһес
-
“Балкыш” фестивале ветераннарны балкытты
Татарстан Республикасы ветераннары арасында үзешчән сәнгать башкаручыларының "Балкыш" фестивале өченче турга нокта куйды. Узган атнаның җомгасында Нократ яр буенда район этабының гала-концертын үткәрделәр. Барыннан да элек әлеге фестиваль татар мәдәниятен саклау, шулай ук өлкән яшьтәге кешеләрнең тормыш өчен янулары һәм анда катнашуларына юнәлдерелгән. "Балкыш" фестивале кысаларында пенсия яшендәге катнашучылар һәм...
-
“Балкыш” өлкән буынны сәхнәгә җыйды
Шәдче авылы мәдәният йортында ветераннар арасында узучы үзешчән сәнгать осталарының "Балкыш" республика фестиваленең районкүләм 1нче зона туры үтте. Бирегә шушы төбәккә караучы Кләүш, Түбән Шүләңгер, Көек-Ерыкса, Малмыжка һәм Шәдче авыл җирлекләреннән өлкән яшьтәге үзешчәннәр чакырылган иде. "Балкыш" республика фестивале әле беренче генә мәртәбә үткәрелә. Бәйгенең таләбе буенча анда пенсия яшендәгеләр...
-
Йөрәктән-йөрәккә
-
Мамадыш гүзәле-2012
"Мисс Мамадыш- 2012" титулы иясе билгеле булды. Әлеге исемгә Красногорка гүзәле Ләйсән Бусарева лаек. "Мамадыш гүзәле" район смотр-конкурсының быелгы финалы сәхнәгә 16 нәфис затны җыйды. Аларның һәммәсе бәйгенең зона турларында җиңүчеләр. Конкурсантларның күпчелеген 16-17 яшьлекләр тәшкил итсә, катнашучылар арасында 25-ен тутырган райондашыбыз да бар иде. "Мамадыш гүзәле" исеменә дәгъва кылучылар...
-
Җитәкчеләр концерт куйды
Әгәр республика күләмендә район хакимиятләре һәм башкарма комитетларында хезмәт куючылар арасында җыр-бию буенча конкурс оештыралар икән, мамадышлыларның беренче урынны алачагына шик юк. Моның шулай икәненә чәршәмбе көнне район мәдәният йортында узган концертны карагач инандык. Район Советы һәм башкарма комитетында эшләүчеләр атаклы "Ы" гамәлияте, яки Шурикның башка маҗаралары" исемле фильмының безгә...
-
“Агымсу”га- 50 яшь!
Олы иҗат юлына фатихасын бирүче "Агымсу" әдәби-иҗат берләшмәсе шушы көннәрдә үзенең ярты гасырлык юбилеен билгеләп үтте. Район мәдәният йортында әлеге датага, Тукай туган көнгә һәм быел үзләренең юбилейларын билгеләп үткән шагыйрьләребезгә багышлап истәлекле кичә уздырылды. "Агымсу" иҗат берләшмәсенә быел 50, җирле язучыларыбыз Вахит ага Галиевка 85, Әхмәт Гаделгә - 70,...
-
Иң шаяны- спортчылар
Шәһәребез оешма-предприятиеләре командалары арасында барган КВН уеннары тәмам. Ай ярымга сузылган бәйгеләргә сишәмбе көнне нокта куйдылар. Шушы вакыт эчендә тамашачылар хөкеменә 24 команда шаянлык һәм тапкырлыкта осталыкларын күрсәттеләр. "Мәзәксез дөнья файдасыз" конкурсы шартлары буенча финалга алты гына коллектив чыгарга тиеш иде. Ләкин жюрига иң-иңнәрен сайлап алу җиңел булмаган күрәсең. Финалга...
-
Шәһәребез ШТМчылары финалга әзерләнә
«Мәзәксез дөнья файдасыз» КВН бәйгеләренең финалы 17нче апрель көнне узачак. Бу хакта команда капитаннары белән узган киңәшмәдә хәбәр иттеләр. Биредә 1нче турда искәртелгән кимчелекләр һәм йомгаклау чыгышының таләпләре хакында сөйләделәр. Бүгенге көндә финалга узган үзешчән квнчылар төркемнәре йомгаклау этабына әзерләнә. Сәхнәдә 10 команда чыгыш ясаячак… Шушы коллективларның капитаннарын кичә район...