Олы иҗат юлына фатихасын бирүче "Агымсу" әдәби-иҗат берләшмәсе шушы көннәрдә үзенең ярты гасырлык юбилеен билгеләп үтте. Район мәдәният йортында әлеге датага, Тукай туган көнгә һәм быел үзләренең юбилейларын билгеләп үткән шагыйрьләребезгә багышлап истәлекле кичә уздырылды.
"Агымсу" иҗат берләшмәсенә быел 50, җирле язучыларыбыз Вахит ага Галиевка 85, Әхмәт Гаделгә - 70,...
Олы иҗат юлына фатихасын бирүче "Агымсу" әдәби-иҗат берләшмәсе шушы көннәрдә үзенең ярты гасырлык юбилеен билгеләп үтте. Район мәдәният йортында әлеге датага, Тукай туган көнгә һәм быел үзләренең юбилейларын билгеләп үткән шагыйрьләребезгә багышлап истәлекле кичә уздырылды.
"Агымсу" иҗат берләшмәсенә быел 50, җирле язучыларыбыз Вахит ага Галиевка 85, Әхмәт Гаделгә - 70, Рафаил Газизов белән Мәнүсә Шәйдуллинага - 65-әр, Владимир Калашниковка 45 яшь тулды. Әдәбиятка җаннары-тәннәре белән бирелгән, илаһи гүзәллек тудыручы шагыйрьләребез, язучыларыбыз алар.
Бүгенге кичәдә мәктәп укучылары тарафыннан аларның шигырьләре яңгырады, композицияләр күрсәтелде. Юбилярларга район җитәкчелеге бүләкләре тапшырылды...
Әдәбият бәйрәменә Яр Чаллы һәм Казан шәһәрләреннән хөрмәтле кунаклар да килгән иде. "Мәйдан" журналының баш мөхәррире Вахит әфәнде үзе җитәкләгән басма белән районыбыз каләм осталары арасында соңгы елларда тыгыз элемтә урнашуын, безнекеләрнең иҗатларына һәрвакытта да урын бирелүен ассызыклап үтте.
"Агымсу"ның бөек шагыйребез Габдулла Тукай туган айда әдәбият мәйданында пәйда булуы үзгә бер сихри көчкә ия булуы белән бәйледер. Күренекле прозаик, шагыйрь, төбәгебезнең горурлыгы булган Шәйхи Маннур хәер-фатыйхасын алган берләшмә дистәләгән кешегә каләмнәрен чарларга мөмкинлек биргән.
Бүген берләшмә шигырь, хикәя, нәсер һәм башка әдәби язмалар иҗат итүчеләрне генә түгел, рәссамнарны, җырчыларны, музыкантларны берләштерә. Аның җитәкчесе Вәрис Гали үзе дә татар әдәбияты мәйданында лаеклы урын тапкан шәхес. Шушы араларда гына аны Татарстан Язучылар берлегенә дә кабул иттеләр.
Берләшмә тәкъдиме белән игълан ителгән, "Мамадышым - илһам чыганагым" исеме астында узган, бәйге-конкурста 200дән артык шигырь укучы, коллективлар, каләм тибрәтүчеләр катнашыр дип көтелмәгән дә иде. Шуңа күрә мәртәбәле жюрига иң-иңнәрен сайлап алу җиңел булмагандыр. Аларга да әлеге кичәдә бүләкләр тапшырылды. Яшь иҗатчылар-мәктәп укучылары да сәхнә түрендә хөрмәтләнде.
Нет комментариев