Новости по рубрике - ТВ яңалыклары
-
“Омар” агрофирмасына эш темпын арттырырга кирәк
Районыбыз аграрийлары көзге һәм күпьеллык культураларны тукландыру эшен төгәлләп килә. Бүгенге көндә төп игътибар сабан орлыкларын чәчүгә юнәлдерелгән. Район кырларында 220 ләп авыл хуҗалыгы машинасы эшли. "Омар" агрофирмасына темпны арттыру зарур, ди белгечләр. Ә "Трудовик", "Нократ" һәм "Тәкәнеш" агрофирмалары, "Продкорпорация", "Азык-төлек программасы" җәмгыятьләрендә эш яхшы оештырылган.
-
“Олимп-99” Россиядә икенче!
"Олимп-99" командасы Мамадышны Россиягә танытты. Ринат Ризванов шәкертләре "Алтын алка" клубы уеннарының Бөтенроссия финалында уңышлы чыгыш ясадылар. Егетләребез боз хуҗаларына гына оттырдылар. Узган ел "Олимп 99" шушы ук бәйгедә дүртенче булган иде. Алабугадан биш уенчы һәм капкачы белән тулыландырылган 12-13 яшьлек хоккейчыларыбыз 14-25нче апрельләрдә Краснодар краеның Выселки станицасында Татарстан данын...
-
Бабасыннан тапшырылган һөнәр
Рәкыйф Гатин районыбызның эре фермерларының берсе. Умартачылык һәм игенчелек белән шөгыльләнә ул. Берничә ел элек үзенең һәм 16 уртакирмәнленең пай җирләрен арендага алып икмәк үстерә башлый. Бүгенге көндә сөрүлек җирләре 90 га мәйданны тәшкил итә. Лизинг- грант программасы буенча кайтарган МТЗ-82 тракторын Илфат Кәримов, МТЗ-80 не Рамил Хөҗҗәтов иярли. Фәрит...
-
Чәчүне Җиңү бәйрәменә җиңәргә!
Районыбыз аграрийлары кырларда иртә язгы культураларны чәчүне дә башлап җибәрделәр. Әлеге эшкә беренчеләрдән булып "Нократ" агрофирмасы хезмәтчәннәре кереште. Агрофирмада иртә язгы культураларны чәчү якшәмбе төштән соң башланды. "Ленин" исемендәге, "Вятка", "Дружба" һәм "Таң" бүлекчәләрендә 3 "Моррис" һәм 1 "Кузбасс" чәчү комплекслары эшли. Аларның һәркайсына көненә 60-70 га мәйданда эш башкару...
-
ТР буенча баш федераль инспектор Мамадышта булды
Эш сәфәре белән Мамадыш районында ТР буенча баш федераль инспектор Рөстәм Идрисов булып китте. Көн дәвамында ул берничә мөһим чарада катнашты. Мамадыш районы башлыгы Анатолий Иванов белән эшлекле очрашудан соң, халыкны кабул итү оештырылды. Биредә әһәмияткә ия булган шактый сораулар күтәрелде. Шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе Рәшит Гарипов Рөстәм Идрисовны чистарту...
-
Кыюларга юллар киң
Районыбыз эшмәкәрләренә һәм фермерларына эшмәкәрлекне, кече бизнесны киңәйтүнең төрле юллары һәм мөмкинекләре турында аңлаттылар. Дүшәмбе көнне район мәдәният йортында үткән семинар-киңәшмәдә әлеге мәсьәләгә төрле яклап якын килделәр. Чара мәдәният йортының спорт залында оештырылган күргәзмә белән танышудан башланды. Район җитәкчелеге лизинг компанияләрен, банкларны, җитештерү җайланмалары һәм техникалары тәкъдим итүче оешмаларны чакырган....
-
Вахит авылын су басты
Районыбыздагы Вахит авылының бер өлеше су астында калды. 1979нчы елдагы хәл тагын кабатланган. Ул чакта да торак пунктнын өчтән ике өлешен бер метр тирәнлегендә су каплаган иде, ди өлкәннәр. Шыя ярына терәлеп диярлек урнашкан Вахит авылы районыбызда су басу куркынычы булган авылларның берсе. Әле 20-25 еллар элек авылны һәр язда...