Новости по рубрике - Спорт
-
Һәркем катнашу зарур
Районыбыз мәктәпләрендә укучылар арасында тәүге мәртәбә унөч төрдән үткәрелә торган бәйгеләр уздырыла башлады. Әлеге чара балалар арасында массакүләм спортны үстерү, сәламәт тормыш рәвешен пропагандалауны күз алдында тотып үткәрелә. Анда беренче сыйныфтан алып унберенчегә кадәр сәламәтлекләре буенча медицина белешмәләре белән расланган барлык укучы да катнашырга тиеш. Сыйныф командасына бер белем бирү...
-
Салкын бозда эссе ярышлар
Тимераякларда фигуралы шуучыларыбыз чираттагы ярышларда уңышлы чыгыш ясап кайттылар. Шушы көннәрдә Әгерҗе шәһәренең балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбе беренчелегендә Мамадыштан тренерлар Снежана һәм Марина Власовалар җитәкчелегендә 6 спортчы катнашты. Республика шәһәр һәм районнарыннан җыелган 7 команда составындагы көндәшләре арасында Елизавета Пугасова-алтынчы, Надежда Просвирнина-җиденче, Анастасия Кекешева-сигезенче, Анастасия Мотова-бишенче, Ксения Мазилова-җиденче, Камилә...
-
Атнага өч көнне – волейболга
Бүген кичке сәгать 6да "Олимп" балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбе, 87нче һөнәри көллият, шәһәрдәге 3нче санлы урта гомумбелем бирү мәктәбе һәм 2нче санлы лицей спорт залларында шәһәр оешма-предприятиеләре, учреждениеләре арасындагы Спартакиада кысаларында волейбол буенча бәйгеләргә старт биреләчәк. Аларда барлыгы 31 команда катнашачак. Коллективлар дүрт төркемгә бүленеп уйныйлар. Беренче әйләнештән соң (уеннар һәр...
-
Теннис–кызыклы уен
Район мәдәният йортының спорт залы ике көн дәвамында өстәл теннисы бәйгеләрен кабул итте. Җомга көнне "Өметлеләр старты" кысаларында укучылар арсындагы ярышларга 28 мәктәптән килгәннәр иде. Залга урнаштырылган өстәлләр, чын мәгънәсендә, кызу көрәш мәйданын хәтерләтте. Спортның әлеге төре шәһәр мәктәпләрендә белем алучылар арасында гына популярлашкан дип уйлаучылар нык ялгышалар. Авылларда да...
-
“Тимерхан” биреште
Хоккей сөючеләр зур түземсезлек белән көтеп алган рәсми хоккей сезонына старт бирелде. Узган шимбәдә шәһәребезнең "Олимп-1999" командасы үз бозларында Татарстан беренчелеге кысаларында Байлар Сабасының "Тимерхан" уенчыларын кабул итте. Нинди дә булса эшкә алынганда, уенны башлаганда кеше үзгә бер дулкынлану кичермичә калмый. Моны безнең хоккейчыларда да күрергә була иде. Очрашу башланып...
-
Көрәшчеләр күтәрелә
Районыбызның милли көрәш буенча беренче командасы агымдагы елда гомумкоманда беренчелегендә өч баскычка күтәрелде. Сүз узган ял көннәрендә Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы призларына уздырылган милли спорт көрәше бәйгеләре турында. Башкалабызның "Ак Барс" спорт сараенда оештырылган ярышларда быел 57 командадан 354 көрәшче катнашты. Призлы урыннарны алучыларыбыз булмаса да, беренче командабыз...
-
Муниципаль хезмәткәрләр–спортчылар
Спорт ярышлары республиканың муниципаль хезмәткәрләре арасында да үтәчәк. 3-4 нче ноябрь көннәрендә Алабугада зона спартакиадасы узар дип көтелә. Районыбыз да бирегә команда әзерләде. Аның составында 31 кеше. Муниципаль хезмәткәрләребез айдан артык әзерлек эшләре алып бардылар. Без аларга алда торучы бәйгедә уңышлар телибез.
-
Кул көрәше
Узган атна районыбызда спорт бәйгеләренә бай булды. Аларга беренче булып армспортчылар старт бирде. "Олимп" спорт-сәламәтләндерү комплексында ике йөздән артык 1996нчы елларда туган һәм яшьрәк укучылар, ир-атлар һәм хатын-кызлар 23 авырлык үлчәвендә араларыннан иң көчле беләклеләрне барладылар. Иң күп призлы урыннарны (16) 87нче һөнәри көллият спортчылары яулады. Шәһәрдәге 4нче санлы, Мамадыш...
-
Шашка
Шәһәр оешма-предприятиеләре, учреждениеләре арасында бара торган VI Спартакиада кысаларындагы бәйгеләрнең чираттагысы шашка буенча узды. Үткән атна җомгасында 2нче санлы лицейга барлыгы 17 команда җыелды. Алар арасында "Мамадыш җылылык предприятиесе" җәмгыяте шашкачылары, барлыгы 11 очко туплап, бу төрдән үзләренең көчле булуларын расладылар. Алардан ярты очкога калышып икенче урынны 2нче санлы лицей...
-
Кубок бездән китте
Агымдагы елда ир-егет волейболчыларыбыз җиңүче Кубогыннан колак кактылар. Сүз һәр елны көзен Әфганстанда интернациональ бурычын үтәгәндә һәлак булган якташыбыз Ирек Мөхетдинов истәлегенә үткәрелә торган волейбол турниры турында. Быел ул унбишенче мәртәбә оештырылды. Аны ачу тантанасы музыкаль чыгыш белән бергә үреп барылды: спортчылар каршында Әлкидән килгән локаль конфликтларда катнашучылардан төзелгән "От...
-
БӘРӘҢГЕДӘН ДӘ КИЛДЕЛӘР
Рафаэль Мөхәммәтшин истәлегенә үткәрелгән татарча милли көрәш бәйгеләре быел Татарстан белән генә чикләнмәде. Ярышларга Марий Эл республикасының Бәрәңге районыннан да яшь спортчылар килгән иде. Аларның Мамадыш җиренә аяк басуларына әлеге төбәктә гомер кичерүче якташыбыз, Катмыш авылы егете, заманында спортның күп кенә, бигрәк тә милли көрәш буенча зур уңышларга ирешкән Гамир...
-
Спорт фестивале старт ала
Тиздән районыбызда тәүге мәртәбә мәктәп укучыларының "Олимпиада - 100" дип исемләнгән спорт-сәламәтләндерү фестивале старт ала. Аның максатлары, нинди төрләрне үз эченә алуы турында һәм башка сорауларга район мәгариф бүлеге начальнигы Вәзир Фәизов җавап бирә. -Вәзир Нәзирҗанович, әлеге фестиваль белән якыннан таныштырып узсагыз иде. -"Олимпиада - 100" массакүләм физкультура-спорт чарасы булачак...
-
Киеренке атна азагы
Бу атна ахыры спорт чараларына бай булачак. Аларга иртәгә армспортчылар старт бирә. 1996нчы елларда туган, яшьрәк кызлар-малайлар һәм хатын-кызлар, ир-егетләр "Олимп" балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбендә араларыннан иң көчле беләклеләрне барлаячаклар. Җомга көнне шәһәр оешма-предприятиеләре, учреждениеләре арасында уза торган VI Спартакиада кысаларында шашка буенча шәхси команда беренчелеге узачак. Һәр командада икешәр ир-ат...
-
МИЛЛИ КӨРӘШ ИДЕАЛ БУЛСЫН
Узган атанада 1994-1995нче елларда туган яшүсмерләребез "Татарстан яшьләре" газетасы Алабугада уздырган Татарстан беренчелеген оттылар. Яз көне шундый ук бәхеткә алардан бер-ике яшькә кечерәк көрәшчеләребез ирешкән иде. Бу уңышларның сере нидә? Әлеге һәм башка сорауларга район яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге начальнигы урынбасары Илшат Шәйдуллин җавап бирә. -Илшат Равилевич, ялгышмасам, бу...
-
ҖИЛДӘН ҖИТЕЗ ЙӨГЕРДЕК
Көзге салкын көн, талгын гына искән җил комачаулый алмады стадион-ипподромда бәйгеләргә җыелган яшь спортчыларга. Чәршәмбе көнне "Өмет стартлары" кысаларында 1996нчы елда туган һәм яшьрәк йөгерешчеләрне кабул итте әлеге спорт объекты. Малайлар араларыннан иң җитезләрне барлау өчен - өч, кызлар ике километрлы арада көч сынаштылар. Беренче булып старт сызыгына 61 малай...