Салкын бозда эссе ярышлар
Тимераякларда фигуралы шуучыларыбыз чираттагы ярышларда уңышлы чыгыш ясап кайттылар. Шушы көннәрдә Әгерҗе шәһәренең балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбе беренчелегендә Мамадыштан тренерлар Снежана һәм Марина Власовалар җитәкчелегендә 6 спортчы катнашты. Республика шәһәр һәм районнарыннан җыелган 7 команда составындагы көндәшләре арасында Елизавета Пугасова-алтынчы, Надежда Просвирнина-җиденче, Анастасия Кекешева-сигезенче, Анастасия Мотова-бишенче, Ксения Мазилова-җиденче, Камилә...
Тимераякларда фигуралы шуучыларыбыз чираттагы ярышларда уңышлы чыгыш ясап кайттылар. Шушы көннәрдә Әгерҗе шәһәренең балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбе беренчелегендә Мамадыштан тренерлар Снежана һәм Марина Власовалар җитәкчелегендә 6 спортчы катнашты. Республика шәһәр һәм районнарыннан җыелган 7 команда составындагы көндәшләре арасында Елизавета Пугасова-алтынчы, Надежда Просвирнина-җиденче, Анастасия Кекешева-сигезенче, Анастасия Мотова-бишенче, Ксения Мазилова-җиденче, Камилә Хәмитова сигезенче урыннарның алдылар. Яшь спортчыларны алда чираттагы ярышлар көтә. 27-29нчы ноябрьләрдә тимераякларда фигуралы шуу буенча Казан шәһәре РСДЮСШОР ачык беренчелегендә Мамадыш данын 5 спортчыбыз яклыячак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев