Новости по рубрике - Мәгариф
-
ЯНГЫН–РӘСЕМНӘРДӘ ГЕНӘ
Балаларның ут белән уйнавы нәтиҗәсендә янгын чыгуларны профилактикалау, балаларда ут чыганакларына дөрес мөнәсәбәт тәрбияләү максатларында бәйге игълан ителә. Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча баш идарәсе, ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы, "Бөтенроссия ирекле янгын җәмгыяте"нең Татарстан бүлекчәсе янгын куркынычсызлыгы буенча бөтенроссия балалар һәм яшүсмерләр иҗаты бәйгесенең республика этабын оештыралар....
-
Академикның магнит кыры
Шәһәребез тарихына алтын хәрефләр белән язып куярлык вакыйга булды: икенче санлы лицейга академик К.Ә.Вәлиев исемен бирү олы тантанага әверелде. Исәпләү техникасы һәм идарә итү системасы фундаменталь проблемалары буенча фәнни үзәк президиумы рәисе, "Микроэлектроника" журналының баш мөхәррире, Россия һәм ТР Фәннәр Академияләре әгъзасы, Е.К.Завойский исемендәге Халыкара, Ленин исемендәге, РФ Дәүләт һәм...
-
МӨГАЛЛИМНӘР КӨЧ СЫНАШТЫ
Үткән шимбәдә шәһәрдәге 1нче санлы мәктәптә тормыш куркынычсызлыгы нигезләрен укытучы мөгаллимнәр арасында конкурс оештырылды. Аның максаты-әлеге дәресләрне алып баручы педагогларның балалар арасында юл-транспорт һәлакәтләре нәтиҗәсендә тән җәрәхәтләре алуын кисәтү, эшләрендә кулланыла торган форма һәм ысулларның камиллеген, аларның һөнәри осталыкларын күтәрү иде. Мөгаллимнәр "В" категорияле водительләр өчен юл йөрү кагыйдәләре буенча...
-
Ул педагог иде...
Кеше олыгая барган саен артына ешрак борылып карый, диләр. Әллә юксыну, әллә сагыну дулкыны шаулап үтә... Хезмәт юлыма Иске Комазан мәктәбе аша үтәргә туры килде. Гүзәл табигатьле бу матур авылга якты йөзле, эшчән халкы ямь биреп тора. Ә педагогик коллективыбыз аны тагын да тулыландыра иде. Уку-укыту бүлеге мөдире Фаяз Габдрахманов,...
-
Күтәрелде күңелләр
Укытучыларга һөнәри бәйрәмнәре уңаеннан ясалган олы бүләк-"Олимп" боз сараенда үткәрелгән "Татарча солянка" булды. Районыбызның балаларга белем һәм тәрбия бирүче иң яхшы йөздән артык укытучысын бер залга җыйдылар. Иң лаеклыларга муниципаль район башлыгының, район башкарма комитеты җитәкчесенең Мактау грамоталары, Рәхмәт хатлары тапшырылды. Үзешчән сәнгать осталары чыгышыннан соң сәхнәне татар эстрадасы йолдызлары...
-
Республика белгечләре–Мамадышта
Бердәм дәүләт имтиханнары буенча муниципаль координаторлар Мамадышта очраша. 3нче санлы мәктәп базасында бүген республика БДИ координаторларының семинар-киңәшмәсе уза. Чарада барлык районнар һәм Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы вәкилләре катнашуы көтелә. Киңәшмә барышында мәгариф сыйфаты һәм укучылар аттестациясе мониторингы бүлегенең әйдәүче киңәшчесе Гөлфия Җиһаншина, республиканың мәгариф сыйфаты мониторингы үзәге директоры...
-
Истәлекле туган көн
Быел икенче кызым беренче сыйныфка укырга керде. Үземнең дә күңелемнән тагын бер кат мәктәп еллары узды. Без Кече Сон авылы балалары, дүртенче сыйныфтан башлап Югары Сон урта мәктәбендә укыдык. Бүген дә үземнең укытучыларымны хөрмәт белән искә алам. Укытучыларда булырга тиешле барлык яхшы сыйфатларга ия Венера Хәевага ихтирамым, рәхмәтем аеруча зур....
-
Яшәргә икән, яшәргә!
"Ярты елдан артык гомере калган, йөрәге зәгыйфь, химияне күтәрә алмас". Табибларның әлеге вердикты турында улы әнисе аякка баскач кына әйтәчәк әле. Танышлары, хәтта иң якыннары да аның исән каласына ышанмадылар. Ә ул котылды. Башка бер кешенең үзенә ышаныч белдерүе аркасында котылды. Авыру аны түшәккә яткырганчы ул үзенең көр күңеле, батыр...
-
Туган нигез хуҗасы
Яшьтәшләре берәм-берәм китеп барган, мәшәкате азрак булган кала тормышы да, зур акчалар да кызыктырмады аны. Кендек каны тамган нигезне саклап калуны, шунда итәк тутырып балалар үстерүне барыннан да артыграк күрә ул. Ринат Хәйруллин, Алабуга дәүләт педагогия институтында укып алган һөнәренә тугры калып, язмышын Урта Кирмән балаларына белем һәм тәрбия бирүгә...
-
Балалар тәмле ярата
Районыбыз мәктәпләрендә укучыларны кайнар аш белән тәэмин итү быел 3нче сентябрьдә башланды. Ул ничегрәк оештырыла? Муниципаль район мәгариф бүлегенең баш белгече Зөлфирә Хәсәнова бер баланы 13 сум 40 тиен исәбеннән көнлек ашатуга ике атналык меню төзеп мәктәпләргә тараткан. Әлеге сумманың ничек килеп чыгуын ТР Министрлар кабинеты, ТР Мәгариф һәм фән...
-
Уртак тырышлык нәтиҗәсе
Әбием: "Аллаһыбызның кодрәте киң: яраткан бәндәләрен авырлыклар белән сынар, сабырлыкларын, тырышлыкларын рәхмәте белән зурлар",-дип өйрәтә иде. Яши-яши мин бу сүзләрнең мәгънәсенә төшенә барам. Чыннан да, бер яктан ул безне сынаса, икенче яктан шәфкатен кызганмый. Кеше өчен иң зур бәхет гаилә бәхете булса, аннан кала - хезмәтеңнән ямь табып яшәү. 15...
-
Үрнәк алыр эшләр күп
"Мамадыш районында төрле тәҗрибәләр тупларга, бик күп яңалыкларны өйрәнергә була". Республика педагогларының август киңәшмәсендә катнашкан Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов әнә шундый фикер белдерде һәм кунакларга бездән үрнәк алырга тәкъдим итте. Гөлназ Мөхәммәтҗданова Шимбә көнне иртә таңнан һава торышының бозылып торуы, бөтен күкне кара болылар каплап алуы бераз кәефне кырып...
-
Студент! Горур яңгырый
Жөмһүриятебезнең югары уку йортларында "кызу урак"өсте-абитуриентларны кабул итү тәмамланып килә. Тулы булмаган мәгълүматлар буенча, агымдагы елда районыбызның урта гомумбелем бирү мәктәпләрен тәмамлаган 337 егет һәм кызның 270тән артыгы үзләрен студентлар дип саный алалар. Аларның күпчелеге югары белемне Казан федераль университетында, аның филиалларында, Казан техник, энергетика, архитектура-төзелеш университетларында, Кама инженер-икътисад академиясендә...
-
Бала шатлыгы–изге
Менә берничә ел инде "Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит" акциясе районыбызда киң яклау таба. Шәһәребез предприятиеләре һәм оешмаларыннан, эшмәкәрләрдән дүшәмбегә йөз мең сум чамасы акча җыелган иде инде. Коммуналь хезмәтләр җәмгыяте белән район кулланучылар берлеге унар мең сум акча күчергәннәр. Район үзәк хастаханәсе һәм "Тәкәнеш" агрофирмасы коллективларының керткән өлеше-биш мең сум....
-
Саннар һәм фактлар
*Район мәгариф системасында 27 урта, 8 төп, 25 башлангыч мәктәп һәм 1 коррекцияләү торак мәктәбе эшли. *Әлеге өлкәдә 1148 кеше хезмәт куя, педагогик хезмәткәрләр-1002 (87,28%). Аларның 931е категорияләргә ия. *Мәктәпләрдә 5095 бала белем ала. Гомуми өлгереш-100%, сыйфат-55,05%. *10 мәктәптә профильле укыту оештырылган. Анда (299 (45,2%) өлкән сыйныф укучысы укый. *40...