Яшәргә икән, яшәргә!
"Ярты елдан артык гомере калган, йөрәге зәгыйфь, химияне күтәрә алмас". Табибларның әлеге вердикты турында улы әнисе аякка баскач кына әйтәчәк әле. Танышлары, хәтта иң якыннары да аның исән каласына ышанмадылар. Ә ул котылды. Башка бер кешенең үзенә ышаныч белдерүе аркасында котылды. Авыру аны түшәккә яткырганчы ул үзенең көр күңеле, батыр...
"Ярты елдан артык гомере калган, йөрәге зәгыйфь, химияне күтәрә алмас". Табибларның әлеге вердикты турында улы әнисе аякка баскач кына әйтәчәк әле. Танышлары, хәтта иң якыннары да аның исән каласына ышанмадылар. Ә ул котылды. Башка бер кешенең үзенә ышаныч белдерүе аркасында котылды. Авыру аны түшәккә яткырганчы ул үзенең көр күңеле, батыр йөрәкле булуы белән башкалардан аерылып тора иде. Валентина Николаевнаның үзен гаять тыныч тотуына күп кенә хезмәттәшләре көнләшкәннәрдер дә әле. Түземлелек, такт, аек акыл-бу сыйфатлар күп кенә укытучыларга җитми. Педагогик даирәдә аның кисәк кенә яман чиргә бирешүе турындагы хәбәр тиз таралды. Күз алдында сулды, кипте. 20 килограмм авырлыгын югалткач, яшелчәгә охшаган көчсез хатын булып калды. Башында бер бөртек чәче юк, тәнендә кара таплар, гемоглобин 5кә кадәр төшкән... Симптомнар куркыныч авыруныкы. Дусларының телефоннан: "Хәлләр ничек?"- дип шалтыратуында: "Син исәнме әле?"-дигән сорау ишетелгән кебек. РКБның онкология бүлегендә тугыз тапкыр тикшерелүнең бернинди нәтиҗәсе булмады. Медиклар диагноз куя алмый. Ә хәл мөшкел. Ул гомеренең ахыры якынлашканын көтеп өендә ята. Котылуга өмет шәүләсе- ел дәвамында хәленең бер килеш торуы. Без еш кына "кинода гына шулай була!"-дияргә яратабыз. Ә фильмнарга сценарий тормыштан алып языла бит. Аннан соңгы вакыйгалар үзгәреше ахыры бәхетле тәмамланган мелодрама өчен күркәм сюжет була алырлык. беркөнне аның өенә янып торган күзле, зур йөрәкле кояштай малай килеп керә. Кайчандыр ул аның укучысы, ә ул аның укытучысы булган. Әлеге очрашуда рольләре генә алышына. "Укытучы, укучыңны яхшылап, аннары үзең аннан укырлык итеп өйрәт!"-дигән сүзләрне хәзер горурлык белән әйтә Валентина. "Сез андагы психолог, гипнозчы сәләтләрен күз алдына да китерә алмыйсыз. Ул миңа: "Сез- көчле кеше, әлбәттә яшиячәксез!"-дип кенә әйтте бит. Табиблар башка перспектива юраса да, күргәнегезчә, мин исән, мин яшим!" Визитыннан соң ике көн үтүгә Раджив Валентина Николаевнаның республика клиник хастаханәсенә ятуын оештыра. Онкологиягә түгел, гематология бүлегенә. Бу юлысы инде җентекләп тикшерәләр. Аяз көнне яшен суккандай диагноз да куела: бу яман шеш түгел, рефрактер анемия формасындагы миелодиспластик синдром. Статистик мәгълүматларга караганда Россиядә әлеге чир белән 100 меңгә 3 кеше авырый (безнең районда мондый диагнозлы тагын бер кеше бар). Аның бик тиз генә лейкозга әверелү куркынычы зур. Ләкин Валентина моңа түгел, ә үзенең озак һәм бәхетле гомер кичерәчәгенә чын-чынлап ышана. Ул палатаның королевасына әйләнә. Раджив аны җиләк-җимеш, тәм-том, кыскасы кәефне күтәрердәй, сөендерердәй бар нәрсә белән дә күмә. "Авыру" коллектив, сыйланган саен яшь егеткә сәламәтлек, бәхет теләп дога кыла. Валентинаның аның турында сөйләгәннәрен тыңлаганнан соң берсе: "Андый кешеләр һаман да бармыни әле?!"-дип тә шакката. Димәк, бар. Ул дөньяга аваз салгач, әти-әнисе аңа кызыклы исем бирә: яшәвеңә куан (рад, что жив). Ә Раджив бүгенге көндә укытучысының исән булуына бик шатлана. "Мин үземнең ахыргача тереләсемә ышанам, катлаулы диагнозым узгынчы гына булачак. Эшләргә, яшәргә, бу якты дөньяның һәр көненә сөенергә көчем җитәрлек. Айга бер мәртәбә миңа тормышым өчен әһәмиятле укол ясыйлар, дәвалану өчен 100 мең сум акча таләп ителә. Отпускта Библияне тагын бер кат укып чыктым һәм шундый фикергә килдем. Безнең яшәешебездә мәнсез күзле бүкәннәр (остолоплар) күп, ә менә апостоллар аз. Һәркайсыбыз үз мәнфәгатьләре, ихтыяҗлары өчен яратылган. Игелек кылучылар күбрәк булсын иде. Раджив минем апостолыма әйләнде, ул батырлык кылды: Кеше коткарды!" Раджив укытучысының хәлен белергә килгәч, алар дин, шигърият дөньясы турында сүз куерталар. Ул укучысын яңадан ача. Нәрсәгәдер кәефе кырылганын, күңел төшенкелегенә бирелгәнен сизеп: "Погиб поэт!-невольник чести"-дип шигъри юллар белән юата башлауга, тегесе классикага гашыйк кеше сыман дәвам итә: "Пал, оклеветанный молвой, с свинцом в груди и жаждой мести, покинув гордой головой!.." Икәүләшеп кешенең иң зур гөнаһларын барлыйлар: вәсвәсәгә бирелү, эч пошу, сагыш, куркаклык... Шуңа күрә сагышка бирелмәскә булалар. "Бүгенге очрашу турында көндәлегемә тәфсилләп язып куярмын,"-дип уйлый Валентина. Бу инде көндәлек кенә түгел, ә еллар дәвамында тупланган күп томлы әсәр. Безнең әңгәмәбезне дә бар нечкәлекләре белән анда төшерәчәк ул. "Бүген редакциядә булдым. Тагын бер укучым белән сөйләштем..."-дип башлаячак. Сөйләшүнең барысын да кулъязмасына теркәсә, анысы да бик күп урын алачак. Хәер, нәрсәгә аларның очрашулары, аның ихтыяр көче, киң күңеле турында яңадан язып торырга. Валентина Николаевна Радживның үз тормышында иң тирән эз калдырган кеше булуын ачыктан-ачык таныды бит инде. Әллә миңа, әллә бөтен кешелек дөньясына мөрәҗәгать итеп Леонид Мартыновның шигырен укыды:
А ты? Входя в дома любые-
И в серые И в голубые,
Всходя на лестницы крутые,
В квартиры, светом залитые,
Прислушиваясь к звону клавиш
И на вопрос даря ответ,
Скажи: Какой ты след оставишь?
След, Чтобы вытерли паркет
И посмотрели косо вслед,
Или Незримый прочный след
В чужой душе на много лет?
Светлана Ханова
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев