Новости по рубрике - Инфраструктура
-
Уртак йорт мәшәкатьләре
Торак милекчеләре ширкәтләре рәисләренең сөйләшер сүзләре күп иде. Гозерләрен дә район җитәкчелегенә җиткерергә ашыктылар алар. Соңгы тапкыр яз көне җыелган булганнар. "Моннан соң ай саен җыячакбыз. Нинди эшләр башкарылганын да барлаячакбыз, проблемаларны уртага салып сөйләшәчәкбез,"-диде муниципаль районыбыз башлыгы Анатолий Иванов. Мамадыштагы күпфатирлы йортларга капиталь ремонт үткәрү киләсе елда да дәвам...
-
Ай үсәсен, көн үсте
Кече Сон авылы тарихында беренче тапкыр октябрь аенда мәдәният йорты файдалануга тапшырылачак. Нинди галәмәттер, Кече Сонда клуб та, мәдәният йорты да салынганы булмаган. Озак еллар колхоз үзәге булып та торды бит, югыйсә. Узган гасырның утызынчы еллары башында авылның мәчетен клуб итеп үзгәрткәннәр дә, шуның белән канәгатьләнгәннәр. 1997нче елга кадәр авылга...
-
Чәчәк ата Мамадыш
"Сезнең район халкы җир җимертеп эшли дә, күңелле итеп ял да итә, бәйрәм дә ясый икән, - дип соклануын яшермәде узган шимбә көнне Мамадышка Алабугадан танышларына кунакка килгән урта яшьләрдәге бер ханым. - Барысын да күрә алмам, ахрысы, чаралар күп була дигәннәр иде. Быел шәһәрегез тагын да матурланган." Николай Михайлов...
-
Өй каршыбыз гөлбакча
Шәһәребезне гөлбакчага әйләндерү, аны яшелләндерү, төзекләндерү буенча елның елында сизелерлек эшләр башкарыла. Шунысы сөенечле, чәчәк түтәлләре булмаган урамнар, территорияләр зурлыгы да кими бара. Чал тарихлы Мамадышыбызның, авылларның йөзен тагын да нурландыруга үзләреннән сизелерлек өлеш керткән оешма-предприятиеләр, бюджет учреждениеләре, шәхси йортлар, эшмәкәрләр арасында иң-иңнәрне сайлап алу мәртәбәле комиссиягә елдан-ел авырлаша бара....
-
Бәяләр сыйфат тәңгәллеген сорый
Фатир бәяләренең үсүе тукталачак. Бу турыда җомга көнне төзелеш мәсьәләләренә багышлап үткәрелгән видеоконференциядә әйтелде. Республика Президенты Рөстәм Миңнеханов социаль ипотека буенча төзелүче йортларның бер квадрат метрын җиткерү фактта күпмегә төшкәнен тикшерергә күрсәтмә биргән булган. Чаллыда салынган бер йортның квадрат метрының бәясе 20 259, Казанда-21 238 сум чыккан. Быел социаль ипотика...
-
Тимерне кызуында сук, әмма түләргә дә әзер бул
Бүгенге көндә социаль ипотека-бюджет тармагында хезмәт куючылар, яшь гаиләләр өчен торак белән тәэмин ителеш ягыннан, яисә яшәү шартларын яхшырту өчен иң кулай ысулларның берсе. Бу турыда төплерәк -Мамадыш муниципаль район башкарма комитетының торак исәбе һәм аны бүлү секторы мөдире Ольга Потеряхина белән булган әңгәмәбездә. -Ольга Викторовна, әлеге программа кысаларында бүгенге...
-
Бүләк өстенә бүләк
Мамадыш район кулланучылар җәмгыяте коллективы яңа уңышларга иреште. Барлыгы 34 край һәм өлкә кулланучылар җәмгыятьләре, 84 кооператив оешмалар арасында аңа Россия Федерациясе Үзәк союзының Күчмә байрагы тапшырылды; гомуми һәм хәзерләүләр эшчәнлеге өчен - беренче, финанс хәлен ныгытканы өчен өченче урын бирелде. Җәмәгать туклануындагы җитештерелгән продукция әйләнешенең җәмәгать туклануына карата бәйләнеше,...
-
Уку йорты файда китерә
Ушма аръягына яңа мәктәп салу аның әйләнә-тирәсенә дә үзгәрешләр кертә. Аңа керү урыны Горький урамы ягында ясалачак. Каршындагы-29нчы йортка да бер рәттән ремонт үткәрелә. Балконнар матурлап төреләчәк, подъездларны да буяп чыгачаклар. Якшәмбе көнне халык белән очрашуда муниципаль районыбыз башлыгы Анатолий Иванов халыкны да өй каршына чәчәкләр утыртырга чакырды. Әлеге йортта...
-
Мәшәкатьләр өстәлә тора
Мамадышта яңарыш дәвам итә. Аның яңа юнәлешләре турында да сүз булды дүшәмбе киңәшмәсендә. "Федераль программа буенча республиканың алты районында фермерлар, шәхси хуҗалыклар өчен базарлар салыначак. Бу исемлеккә Мамадыш та керде. Анда ел әйләнә авыл хуҗалыгы продукциясен, яшелчәләрне ярминкәләрдәге бәяләр белән тәкъдим итәчәкләр,"-диде муниципаль районыбыз башлыгы Анатолий Иванов. Коррекцияләү торак-мәктәбе территориясендә...
-
Яңа мәктәп укучылар туплый
Ушма аръягындагы татар гимназиясе ай үсәсен көн үсә. Биредә төзелеш комплекслы бара: түбәсе ябылып бетү алдында, тәрәзәләре урнаштырылды, эчтә штукатур-буяу эшләре тулы көченә бара, җылылык җибәрелгән. "Тиздән җиһазлар ташуга керешәбез, министрлыгыбыз ике автобус та вәгъдә итә",-ди директор Фәнис Мөхәммәтҗанов. Мәктәп август башында педагогларның Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашында Мамадышта...