Новости по рубрике - Җәмгыять
-
Мамадыш районында юлсызлык проблемасын хәл итүдә халык үзе дә катнаша
Соколка авылының "Гора" өлеше 8 урамны берләштерә. Биредә яшәүчеләрнең күпчелеге пенсия яшендәгеләр һәм "дачниклар". Иске зираттан алып коега кадәр булган үзәк юл моңа кадәр бик проблемалы объектлар исемлегендә булган. "Аеруча язгы һәм көзге пычракларда аның аша "Уаз"ик кебек машиналар гына үтеп йөрде",- дип сөйләде Вячеслав Андронов. -Без яши торган "Гора"...
-
Мамадышта чираттагы хезмәт өмәсе үтте
Коммуналь хезмәтләр белән беррәттән шәһәрне чистартуга берничә сәгатьләрен мамадышлылар да багышладылар. Җомга көнне шәһәркүләм хезмәт өмәсе үткәрелде. Коллективлар оешмалары территорияләрен һәм беркетелгән участокларны җыештырдылар. Район кулланучылар җәмгыяте территориясе кырмыска оясын хәтерләтә иде. -Безнең райпо базасында 60лап кеше хезмәт куя. Әлеге өмәгә шуларның кырыгы чыкты. Эшне алдан ук бүлеп бирделәр. Бер...
-
Мамадыш муниципаль район Советының чираттагы утырышы узды
Икенче чакырылыш Мамадыш муниципаль район Советының утыз икенче утырышы көн тәртибенә 9 мәсьәлә кертелгән иде. Сессия мәдәният йортында район башлыгы Анатолий Иванов рәислегендә узды. Иң элек Мамадыш муниципаль районының 2014 елның 1нче яртыеллыгы бюджетының үтәлеше турында "Контроль-хисап палатасы" рәисе Фәнил Низамиев чыгышы тыңланды. "Мамадыш муниципаль районында 2011-2015 елларда авыл яшьләре"...
-
Мамадышта берничә белем бирү учреждениясе ябыла
Быел төбәгебездә берничә белем бирү учреждениясе эшчәнлекләрен туктатачак. Бу хакта икенче чакырылыш Мамадыш муниципаль район Советының утыз икенче утырышында хәбәр иттеләр. Әлеге мәсьәлә буенча мәгариф бүлеге җитәкчесе Рөстәм Гыйлаев чыгыш ясады. Аның әйтүенчә, Юкәче, Норма, Келәүш башлангыч белем бирү мәктәпләре, Чаксы төп белем бирү мәктәбе һәм Ишки авылы балалар бакчасы...
-
Мамадышта яр буен ныгыту эшләре башлана
Якынча бер айдан Нократ яр буеның икенче чиратын ныгыту башланачак. Төзелеш мәсьәләләренә багышлап үткәрелгән киңәшмәдә әнә шундый мәгълүматлар китерелде. Район башлыгы Анатолий Иванов объект урынында эшлекле сөйләшүне заказчы һәм генераль подрядчы оешмаларның вәкилләре белән уздырды. Очрашуда хәбәр итүләренчә, яр буен ныгыту Нократ һәм Ушма елгалары кушылган җирдән башланып, түбән якка...
-
Мамадыш пенсионерлары сәхнә яулый
Август ае ветеран үзешчән сәнгать башкаручыларының "Балкыш" фестиваленең гала-концерты белән башланып китәчәк. 1 нче август көнне, 18.00 сәгатътә, Нократ Яр буенда зур тамаша көтелә. 36 номер, барлыгы 180 үзешчән сәнгать остасы мамадышлыларга рухи азык бүләк итәчәк. Агымдагы елда "Балкыш" фестивале "Җиңүнең 70 еллыгын каршылап" проекты кысаларында уза. Шул сәбәпле, һәр...
-
Мамадыш радиосы пенсионерлар өчен мөһим тапшыру әзерли
Кайсын сайларга? Социаль хезмәтләр җыелмасына хокуклы авырулар, көннәр көзгә авышуга, әнә шундый сорау алдында кала. 1 октябрьдән соң инде, теләсәң дә, карарны үзгәртеп булмый. Акчаны сайлагансың икән, чир көчәеп китеп, кыйммәтле дарулар кирәк була башласа, аларны бушлай алып булмаячак. Пенсия фонды идарәсеннән алынган мәгълүматларга караганда, бүгенге көндә Мамадыш районында барлыгы...
-
Мамадышлыларның БДИ күрсәткечләре билгеле булды
Бүгеннән Россиядә БДИның икенче дулкыны башланды. Ул 7-16нчы июль көннәрендә узачак. 7 нче июльдә рус теленнән, химиядән, информатикадан һәм ИКТдан БДИ була, 9 нчы июльдә - математикадан, географиядән, чит телләрдән (инглиз, француз, немец һәм испан), 11 нче июльдә - җәмгыять белеменнән, рус әдәбиятыннан һәм физикадан, 14 нче июльдә - биологиядән...
-
Мамадышта төнге рейд үтте
Җомга кичендә исерек машина йөртүчеләрне ачыклау максатыннан чираттагы рейд узды. Бу көнне ЮХИДИ, район эчке эшләр бүлеге һәм "Мамадыш ТВ" хезмәткәрләре берлектә кизү тордылар. 22 сәгать 30 минутта башланган чара иртәнге өчкә кадәр дәвам итте. Дәүләт инспекторы Илдус Гайнетдинов иң элек шәһәрнең Толстой, Давыдов, Горький, Яңа Завод урамнары аша үтеп...
-
Мамадышның баш автоинспекторы: “Эш күрсәткечең яхшы булса, авырлык сизелми”
Россиядә ЮХИДИ идарәсе оешуга 78 ел, ә Рафаил Мөбарәкшинның бу тармакта эшли башлавына 20 ел тулды. Ведомствоның Мамадыш районы бүлегендә дәүләт инспекторы ул. Бер үк вакытта җитәкче вазыйфасын да башкара. -Дәүләт автоинспекциясенең юл-патруль хезмәтендә инспектор булып 1994нче елның 1нче июлендә эшли башладым. Беренче көнне Уразбахта авылы турысында кизү торганым истә....
-
Бүген мамадышлылар Ахшам намазын 21 сәгать 20 минутта укый
Бүген изге Рамазан аеның 5нче көне. Барлык әйберләрдән дә диярлек тыелу вакыты якынча 19 сәгатьне тәшкил итә. Ахшам намазы 21 сәгать 20 минутта укылачак. Иртәгә сәхәр ашау 01 сәгать 55 минутта тәмам булырга тиеш. ТР МДН Голәмәләр шурасы карары нигезендә фитыр һәм фидия сәдакасе күләмнәрен раслады. Сәламәтлеккә бәйле сәбәпле ураза...
-
Мамадышта “тынычлык уты” кунак булды
Халыкара факеллы эстафета республика территориясендә 1нче июльгә кадәр дәвам итте. Якшәмбе көнне йөгерешчеләрне безнең районда каршы алдылар. "Тынычлык йөгереше" факеллы эстафетасы Татарстанга 27нче июнь көнне килеп җиткән. Әлеге күренешне күпләр уникаль дип саный. Спортчылар кулындагы янып торучы ут төрле катлам кешеләрен, милләтләрне берләштерә. Авылдан-авылга, шәһәрдән-шәһәргә барып, факел җир шары буйлап...
-
Мамадышта яшәүче Шәмсенур Рәхмәтуллинага 95 яшь тулды
Мамадыш шәһәрендә гомер кичерүче Шәмсенур Рәхмәтулла кызы Рәхмәтуллина зур юбилеен билгеләп үтә. Ветеранга 95 яшь тулды. Ул тумышы белән Югары Яке авылыннан. Бала-чагы, яшьлек еллары, хезмәт юлы туган төбәгендә үтә. Гомере буе мәдәният учагында техник хезмәткәр булып эшли героебыз. Иптәше белән 2 кыз алып кайталар. Гаилә башлыгына гына балалар бәхетен...
-
Мамадыш районының Түбән Ушма авылында җитәкчеләр алышынды
Түбән Ушма авыл җирлегендә яңа башкарма комитет җитәкчесе һәм яңа мәктәп директоры. Әлеге билгеләнүләрне район башлыгы Анатолий Иванов хәбәр итте. Түбән Ушма урта мәктәбе бинасында авыл халкы һәм уку йорты коллективы катнашында җыелыш узды. Район башлыгы Анатолий Иванов рәислек иткән чараның көн тәртибенә ике мәсьәлә куелган иде. Шуның беренчесе- Түбән...
-
Мамадышлыларның эш көне иртәнге зарядкадан башланды
Бүген Мамадышның күп кенә оешмаларында яңа эш атнасы иртәнге зарядка белән башланып китте. Халыкара Олимпия көнен якташларыбыз әнә шул рәвешле билгеләп уза. Әлеге датаны Халыкара Олимпия комитеты карары белән 1967нче елда кабул итәләр. Мамадышлылар да киң масштабта узучы чарадан читтә калмый. Ел саен, 23нче июнь көнне, эш вакытының 15-20 минут...