Мамадышның баш автоинспекторы: “Эш күрсәткечең яхшы булса, авырлык сизелми”
Россиядә ЮХИДИ идарәсе оешуга 78 ел, ә Рафаил Мөбарәкшинның бу тармакта эшли башлавына 20 ел тулды. Ведомствоның Мамадыш районы бүлегендә дәүләт инспекторы ул. Бер үк вакытта җитәкче вазыйфасын да башкара. -Дәүләт автоинспекциясенең юл-патруль хезмәтендә инспектор булып 1994нче елның 1нче июлендә эшли башладым. Беренче көнне Уразбахта авылы турысында кизү торганым истә....
Россиядә ЮХИДИ идарәсе оешуга 78 ел, ә Рафаил Мөбарәкшинның бу тармакта эшли башлавына 20 ел тулды. Ведомствоның Мамадыш районы бүлегендә дәүләт инспекторы ул. Бер үк вакытта җитәкче вазыйфасын да башкара.
-Дәүләт автоинспекциясенең юл-патруль хезмәтендә инспектор булып 1994нче елның 1нче июлендә эшли башладым. Беренче көнне Уразбахта авылы турысында кизү торганым истә. "Ханнар зираты" янәшәсендәге участок элек-электән иң проблемалылардан санала бит. Шунда юл йөрү кагыйдәләренең төгәл үтәлешен тәэмин иттек.
-Ә ни өчен бу һөнәрне сайладыгыз?
-Минем кечкенәдән хокук саклау тармагында эшлисем килә иде. Армиядән кайткач 4 ел башка өлкәдә хезмәт куйдым. Аннан әти белән киңәшләштек тә, ДАИ га урнаштым.
-Белүемчә, сез бер үк вакытта бүлек җитәкчесе вазыйфаларын да башкарасыз, юлларда кизү торырга да чыгасыз. Ике фронтта эшләве кыенмы?
-Эш җиңел булмый инде. Әмма күрсәткечләрең яхшы булса, авырлыкны да сизмисең, арганнар да бетә. Статистикага тукталсак, 2012нче елның беренче яртыеллыгында районыбыз юлларында 8 кеше корбан булган иде, узган елның шушы чорында аларның саны өчкә азрак, ә быел ике кешене тәшкил итте. Күңелсез саннарның кими баруында ЮХИДИ хезмәткәрләренең дә роле зур дип әйтә алам. Безнең төп максат күп итеп штрафлар билгеләү түгел, ә юллардагы киеренкелекне бетерү.
-Эш көнегез ничә сәгатьне тәшкил итә?
-Уртача 12 сәгатькә тула. Бу тыныч көннәрдә шулай. Ә һәлакәтләр искәртелә икән, яки нинди дә булса зур чаралар үтә икән, ул чагында сәгать санаган юк.
-Бәйрәмнәрдә ял итәсезме?
-Без пенсиягә чыккач ял итәрбез инде. Егетләргә гел шулай дип әйтәм. Ял көннәрендә, бәйрәмнәрдә киресенчә, көчәйтелгән режимда эшлибез.
-Буш вакытларыгызны ничек уздырасыз?
-Андый мөмкинлек тууга, бакчага чыгарга тырышам. Яшелчә, җиләк-җимеш үстерәбез. Үз йортыбыз белән яшәгәч, эш табыла ул. Якыннарым янында барлык борчулар юкка чыга.
-Гаиләгез турында да берничә сүз әйтегез әле.
-Тормыш иптәшем Рәзинә белән ике кыз үстерәбез. Олысы КФУ талибәсе. Биология юнәлешен сайлады. Кечесе быел 9нчы сыйныфны тәмамлап чыкты. Хыялы- банкта эшләү.
-Сезнең юлдан китмиләр мени?
-Үзем теләмәдем.
-Рафаил Мөбарәкшин ЮХИДИга эшкә урнашмаган булса, кайсы өлкәдә хезмәт куяр иде микән?
-Минем өчен техника тармагы да бик якын. Бәлки инженер булыр идем.
-Һөнәри бәйрәмегезне кайда билгеләп үтәчәксез?
-Эштә! Обед вакытында чәй эчеп алырга исәплибез. "Корпоратив"лар безнең өчен түгел. Форсаттан файдаланып, хезмәттәшләремә, ЮХИДИ ветераннарына саулык-сәламәтлек, күңел тынычлыгы, бәхетле тормыш телим! Юлларда һәлакәтләр булмасын иде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев