Новости автора - Алсу Спиридонова
-
“Европа музейлары хәзинәсен” саклаучы Мамадыш остасы
Шәһәребезнең Беркас урамында урнашкан бу гүзәл йортка һәрвакыт сокланып карап узам. Зәвык белән бизәлешендә дизайнер һәм нык хуҗа кулы сизелә.
-
Мамадышка Әбиләр чуагы кайчан килә
Һава торышы бик матур тора. Җиләкле җәй, чәчәк түшәлгән болыннар, сайрар кошлы иртәләр яңадан кайтыр кебек.
-
Мамадышның 100 яшьлек “корыч ледие” миллион сумны кайчан алыр
Бөекбритания Премьер - министры Маргарет Тэтчер турында сөйләргә җыена дип уйлый күрмәгез тагын. Сүзем Югары Яке авылында туып, шунда гомер кичергән, хезмәт биографиясен корыч айгыр иярләүгә багышлаган шундый ук кушаматлы гасыр яшьтәше Гөлсем Харис кызы Васыйлова турында.
-
Ана капиталы акчасын мамадышлылар нәрсәгә тота
РФ Пенсия фондының ТР буенча Мамадыш районы идарәсе агымдагы елның яртысында 88 ана капиталына дәүләт сертификаты тапшырды.
-
Мамадыш “Әлмәндәре“ - Вахит
“Мин – Минневәли улы Габделвахит- кечкенәдән шук авыл малае!“ – дип сөйләп китә ул үзе.
-
“Хан – Кирмән“гә кил, әйдә! Җыенга җыен!
Иртәгә – 27нче июль көнне 10.00 сәгатьтә барыгызны да - “Кирмән җыены“на – үз йөзе булган уникаль бәйрәмгә чакырабыз! Гореф-гадәтләребезне, милли йолаларыбызны, тарихи мирасыбызны тирәнтен барлаучы, саклаучы мондый чараны Кирмәннән кала тагын кайда күрәсең, бары тик монда гына! “Кирмән җыены“ гөрләп узсын, дәвамлы булсын!
-
«Мне нужен берег турецкий, и Африка мне нужна!»
Как только чувствую усталость от серых будней и начинаю сравнивать себя с белкой в колесе, смотрю на картину, где изображены корабли с белыми парусами. Знаете, какой снимок стоит на главном экране моего рабочего компьютера? Пятнадцатиэтажный лайнер, плывущий по Средиземному морю. Несмотря, на то, что из окна моего рабочего кабинета видны лишь река Вятка и Эйфелева башня по-мамадышски, мои мечты охватывают весь мир, всю вселенную. Эх, подняться бы в синие небеса и улететь за Кавказские горы!
-
Илһам хәзрәт кайтарган илһам
Досье Илһам Хатыйф улы Миннегалиев. 1965нче елның 27нче гыйнварында Яңа Комазан авылында туган. Узган гасырның 90нчы еллар башында, Ульяновск авиация заводында эшләгәндә, кичләрен ислам динен өйрәнү түгәрәгенә йөреп, сабаклар ала башлагач, бу хак вә туры юлга җитди кереп киткән. Хәләл җефете Әлфирәне дә шушы юлда тапкан. Әлфирә Максуд кызы – Чувашиянең данлыклы сигез мәчетле Шыгырдан авылыннан. 1971нче елда дөньяга килгән. Ульяновск медицина училищесын тәмамлап, хастанадә балалар тудыру бүлегендә эшләгән. Икесе дә Казанда “Ислам диненең 1000 еллыгы“ мәдрәсәсен тәмамлаганнар. 1994нче елда туган авылына күчеп кайткач, Илһам Миннегалиевны Көек-Ерыкса мәчетенә имам итеп сайлап куялар. 2000нче елдан бирле мөхтәсиб вазыйфасын башкара. Илһам хәзрәт – 70 һөнәр иясе, шагыйрь, оста вәгазьче, балта остасы, шамаилләр, курай-сорнай ясаучы, аларда аһәңле көйләр башкаручы, балыкчы, бакчачы, гөмбәче... Әлфирә абыстай – Мамадыш районымөслимәләр берләшмәсе рәисе, мөхтәсибәтенең хатын-кызлар һәм гаиләләр белән эшләү бүлеге җитәкчесе, шәхси эшмәкәр, “Ана даны“ медале иясе. Миннегалиевларның алты балалары бар.
-
#әдәбимарафонга мамадышлылар да актив кушылды
Кичә Казанда УНИКС концертлар залында VII Дөньякүләм #әдәбимарафон финалистларын бүләкләү тантанасы булды. Кызыклы һәм гаять файдалы проектта катнашучыларның саны бүгенгесе көндә 1100 дән артып китте. Алар арасында 33 кешенең Мамадыш районыннан булуы бик сөенечле күренеш.
-
Мамадышта виртуаль кырыгалдарлар аза
Хәзер күбесенчә виртуаль дөньяда эш иткән шомафиларның акыллылыкларына, белемлелекләренә, осталыкларына, замана белән бер аяктан атлауларына шаккатарлык! Ә ничек аларның корбаны булмаска? Россия Эчке эшләр министрлыгының Мамадыш бүлеге начальнигы урынбасары – тикшерү бүлеге начальнигы, юстиция подполковнигы Анжелика Васильева белән чираттагы әңгәмәбез шул хакта.
-
Музейда ачык ишекләр көне бара
Бүген Мамадыш туган як тарихын өйрәнү музее 9 май – Бөек Җиңү бәйрәменә багышланган ачык ишекләр көне уздыра. Биредә иртәннән үк зур җанлылык хөкем сөрде. ТАССРның 100 еллыгы, Бөек Ватан сугышы экспозицияләре белән кызыксынучылар бик күп.
-
Мамадышта “Ислам динен беләсезме?“ викторинасы җиңүчесен бүләкләделәр
Газетабызның 20нче март санында Мамадыш мәдрәсәсе белән “Нократ“ газетасы “Ислам динен беләсезме?“ дип исемләнгән викторина игълан иткән иде.
-
Мамадышские бабушки и внуки провели «Семейные посиделки»
Общественная организация татарских женщин «Ак калфак» Мамадышского района проводит среди организаций дошкольного образования конкурс под названием «Семейные посиделки: бабушки и внуки». Мне посчастливилось побывать в детских садах «Аленушка» и «Радуга»: в первом из них я участвовала с внуком в конкурсе, во втором – была в составе жюри.
-
Мамадышның яхшы кәеф йоктыручылары
Дару бизнесы илдә иң төшемлеләрдән санала. Азык-төлек кибете кебек үк көндә кирәк җир ул. Шәһәребездәге аптекалар саны яңгырдан соң чыккан гөмбәләр сыман артуын дәвам итә. Ә менә ГУП “Таттехмедфарм“ 34нче санлы үзәк район аптекасы һаман үз урынында кала бирә һәм аннан халыкның өзелгәне юк. Кызык: ә башкалардан нәрсәсе белән аерыла соң ул хәзер?!
-
“Мәсәд“ сүрәсе көче яисә Мамадыш остабикәсе Венера Яруллина турында истәлекләр
Досье Венера Касыйм кызы Яруллина 1982нче елның 13нче декабрендә дөньяга аваз сала. “Нухрат“ балалар бакчасына йөри. 1990нчы елдан Красная Горка урта гомумбелем бирү мәктәбе укучысы. 2000-2004нче елларда Казанда “Мөхәммәдия“ мәдрәсәсендә ислам шәригате һәм гарәп теле белгечлеге буенча гыйлем ала. Шул ук вакытта халыкка дини гыйлемнәр өйрәтергә дә алына. 2009нчы елдан, Мамадыш мәдрәсәсе ачылган көннән башлап, аның алыштыргысыз мөгаллимәсе. 2013нче елда Россия Ислам Университетына укырга керә. 2016нчы елның 1нче гыйнварында, искәрмәстән генә, шунда укырга киткән җирендә, 33 яшендә (җәннәт яше санала!) ахирәт сәфәренә китте.