Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Общество.

Илһам хәзрәт кайтарган илһам

Досье Илһам Хатыйф улы Миннегалиев. 1965нче елның 27нче гыйнварында Яңа Комазан авылында туган. Узган гасырның 90нчы еллар башында, Ульяновск авиация заводында эшләгәндә, кичләрен ислам динен өйрәнү түгәрәгенә йөреп, сабаклар ала башлагач, бу хак вә туры юлга җитди кереп киткән. Хәләл җефете Әлфирәне дә шушы юлда тапкан. Әлфирә Максуд кызы – Чувашиянең данлыклы сигез мәчетле Шыгырдан авылыннан. 1971нче елда дөньяга килгән. Ульяновск медицина училищесын тәмамлап, хастанадә балалар тудыру бүлегендә эшләгән. Икесе дә Казанда “Ислам диненең 1000 еллыгы“ мәдрәсәсен тәмамлаганнар. 1994нче елда туган авылына күчеп кайткач, Илһам Миннегалиевны Көек-Ерыкса мәчетенә имам итеп сайлап куялар. 2000нче елдан бирле мөхтәсиб вазыйфасын башкара. Илһам хәзрәт – 70 һөнәр иясе, шагыйрь, оста вәгазьче, балта остасы, шамаилләр, курай-сорнай ясаучы, аларда аһәңле көйләр башкаручы, балыкчы, бакчачы, гөмбәче... Әлфирә абыстай – Мамадыш районымөслимәләр берләшмәсе рәисе, мөхтәсибәтенең хатын-кызлар һәм гаиләләр белән эшләү бүлеге җитәкчесе, шәхси эшмәкәр, “Ана даны“ медале иясе. Миннегалиевларның алты балалары бар.

“Оедым мин ошбу имамга“ бәйгесенә

 

Шатлык яшьләре

 

Хәзер күбрәк барыбыз да виртуаль дөньяда кайнашабыз. Әлеге гаилә турында район газетасында янәдән сүз кузгатуыма, Әлфирә абыстайның социаль челтәрләрдәге “Мөслимәләр“ төркемендә күптән түгел генә язган рәхмәт сүзе сәбәпче булды. “Балаларның районкүләм намаз уку бәйгесенең файдасын аңлатып бетерерлек түгел. Барыбыз өчен дә. Уйлап карасаң, күпме бала намаз тәртибен өйрәнде. Ин шә Аллаһ күбесе намазга басарлар дигән өметтә калабыз. Вакытка сыештык. Өйләгә кадәр тәмамлап, намазны укып, сыйлангач, бүләкләү булды. Бар бала да урын алды бит, сүбхәнАллаһ. Кайбер баланың намаз укыганда күзләреннән туктаусыз яшь акты, аларга карап минем дә акты. Хәтта кайберләренең яннарына килеп кочаклап, тынычландырып дәвам иттерергә туры килде. Могҗиза бит бу, кардәшләрем. Күпме бала хәзер районыбызда намаз тәртибен белә!!! Ничек моны могҗиза дип әйтмисең. Кечкенә генә кулларын күтәреп "әстәгъфируллаһә" дип 3 тапкыр гөнаһсыз сабыйның әйтүләре бөтен тәнне чемердәтеп, эчне айкатып, күзләрдән яшьләрне агыздырып чыгарып, уйга батырды. Әле дә елый-елый, сөенеп, ТР Диния Нәзарәтенә бу конкурсны уздыру өчен нигезләмә җибәрүләренә рәхмәт укыйм. Һәрбер районда узды бит бу конкурс. СүбхәнАллаһ, Әти-әниләргә, өйрәтүче мөгаллим-мөгалимәләргә, имам - абыстайларыбызга да чиксез рәхмәтемне әйтәсем килә ихлас күңелемнән. Өйрәткән вакытта күпме сабырлыклар таләп ителгәндер, бу хакта үзләребез генә беләбез һәм беләсез. Эшләгән изгелекләребез үзебезгә меңе белән әйләнеп кайтсын иде дә, бу гамәлләребез оҗмахка керергә ярдәмче булса иде. Әмин. Йөрәк түремнән чыккан чиксез рәхмәтем сезгә барыгызга да.“ Аннары йөзгә якын баланың кош тоткандай куанычлы йөзле фотолары китте... Шул ук көнне “ВКонтакте“дагы битенә                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                  Гомәр Хәйям хикмәтләрен дә элеп куйды әле ул.

* Тормышыгызның озынлыгы белән сез берни дә эшли алмыйсыз. Ләкин аның киңлеге һәм тирәнлеге белән нидер эшләп була.

* Сез ялкауланып ятканда башкалар эшли. Соңыннан: “Тормыш гадел түгел”, – дип сөйләнеп йөрмәгез.

* Гаилә корып үз бәхетегезне таптыгызмы – орышмагыз, теңкәгә тиеп “игәүләмәгез” һәм үзгәртергә тырышмагыз, ә фәкать яратыгыз, яратыгыз һәм саклагыз...

* Хатыны булган ирне вәсвәсәләп аздырып була. Сөяркәсе булган ирне дә вәсвәсәләп аздырып була. Ләкин яраткан хатыны булган ирне берничек тә вәсвәсәләп аздырып булмый.

* Беркайчан да соң булмый. Гадәттә “инде кирәк түгел” була...

* Барлык кешеләргә дә хөрмәт белән карап, яхшы мөнәсәбәттә бул. Алар лаеклы кеше булганга түгел, юк – син лаеклы кеше булганга.

* Иң мөһиме – күңелдә тәртип урнаштыру. Аның өчен өч нәрсәне үтибез: зарланмыйбыз, гаепләмибез һәм акланмыйбыз!

Барыбызга да көн дә кирәк булган хикмәтләр бик күп әле анда, үзегез кереп укып карагыз. И, абыстай, хатирәләрне тагын яңарттың инде...

Чебен

Кая бара бу дөнья?! Ник җаным үзенә урын табалмый бәргәләнә соңгы вакытта. Бер эшемнән дә үзем теләгән нәтиҗә ала алмыйм. Кая карасам да, проблема. Сораулар миллион. Җавап юк. Уйлап утырырга, нидер хәл итәргә вакыт та юк... Мөлдерәмә тулы күңелемне көннәрдән беркөнне Илһам хәзрәткә бушаттым.

  • Әнә теге чебенгә кара әле, – диде ул. Тәрәзә пыяласында иртәннән бирле, эчне пошырып, бармак башы кадәр чебен безелди иде. – Аның да зәңгәр күкләргә, чәчәкле болыннарга чыгып очасы килә. Тик, мескен, башын бәрә-бәрә, безелдәп, шуда тәрәзә төбенә төшеп үләсен белми. Соң, башы белән уйлап караса, әнә бит ишек шар ачык, ник шуннан очып чыгып китми ул?! Гомер буе бер үк эшне эшләп утырганнан, нәтиҗә шул ук була, тормышыңа үзгәреш кертергә, хикмәт белән эш итәргә өйрәнергә вакыт, – диде хәзрәт.

–Ә ничек итеп? – дип сораганымны сизми дә калдым.

–Кытайга барып булса да, гыйлем ал! Бишектән ләхеткәчә гыйлем ал!–  ди хәдис.

–Гыйлемемне болай да кая куярга белгән юк. Мәгълүматтан баш әйләнә, “Горе от ума” башланды бугай инде.

–Кара әле, тәрәзә артындагы теге агачка. Аның кәүсәсе, ботаклары, ябалдашлары бар, әйеме? Адәм баласы өчен төп кәүсә – дини гыйлем. Бишектән, ләхеткәчә, ягъни туганнан алып, яшәү дәверендә, үлгәндә һәм ахирәт дөньясына баргач та кирәк. Ә ботаклар, ябалдашлар – бу дөньяда корып, кирәге бетәргә мөмкин белемнәр. Мәсәлән, пенсиягә чыккач, һөнәреңнең кирәге калмый. Ә дини гыйлем – мәңгелек. Киңәшем шул: тәнең белән җаныңны тәңгәллектә тотасың, башкаларга акыллы киңәшләр бирәсең, гомер буе кирәкле кеше булып каласың килсә, дини гыйлем үзләштер! Тегермәнгә керсәң, он барыбер ябышып чыга ул. 21нче гасыр – мәгълүмат һәм рух гасыры. Велосипед уйлап чыгарып, үзем-үзем дип, абына-сөртенә, ялгыш арты ялгыш ясап вакыт уздырганчы, тормышта уңышка ирешкән кеше тап, аның уңай тәҗрибәсен өйрән, үрнәк ал. Үзең үзгәрергә теләсәң, өйрәтүчеләр, остазлар табылыр. 

Хәзрәт китте. Олы сабак биреп, күңел күземнең ярысын ачып китте. Аллаһы Тәгаләнең кодрәте, хикмәте белән мин аны и-ш-е-т-т-е-е-ем!!! Тормышымда тамырдан борылыш шул мизгелдән башланды да инде.

Сусыз жирдә, кысла да балык

Узган гасырның илдә үзгәртеп кору җилләре искән 90нчы елларында без дә газетабызда “Иман“ сәхифәсен алып бара башладык. Бу темага белеп язучыбыз да, киңәш сорар кешебез дә бик аз. Җитмәсә, авыл имамнарына тәнкыйть, шикаятьләр ява. “Безнең мулла, хәзрәт түгел, хәсрәт,“ – дип тәмамлана хатлар. Мин – хатлар бүлеге мөдире, аларга нинди чара күрелгәнлеге турында җавапны газетага әзерләп бирергә тиешле кеше. Язмаларны әлеге дә баягы Илһам хәзрәткә күрсәттем. “Әйдәгез, бу тема белән ашыкмыйбыз. Ул имамнар һәм авыл халкы белән дә үзем сөйләшәм. Шундый зур җаваплылыкны үз өсләренә алган авыл хәзрәтләрен, Җәлил хәзрәт Фазлыев әйтмешли, геройга тиңлим мин. Адəм баласын тəрбиялəү иң авыр эш булганга күрə, алардан зур тырышлык, сабырлык һәм гыйлем таләп ителә. Беребез дә күктән төшмәгән, өйрәнерләр әле, сусыз җирдә, кысла да балык,“ – диде ул. Хәзер районыбыздагы чалма – чапанлы, ак яулыклы көчле руханилар армиясен күргән саен, аның шул сүзләрен искә төшерәм. Мамадыш - республикабызның иң зур территорияле районы, димәк мөхтәсибәт тә иң зурысы. Ул дүрт даирәгә бүленә, 56 мәчет-мәхәлләне үз эченә ала. Кечкенә генә Мамадышыбыз дүрт мәхәлләгә бүленгән, дүрт мәчет узыша - узыша эшли, һәркайсы даирәләргә дә кураторлык итә. Аның өстенә республикага данлыклы мәдрәсәбез, олы юл чатында мөсафирлар өчен төзелгән өч мәчетебез бар. Асылыбызга кайту юлында хөрмəтле имамнар, абыстайлар көн саен халык белəн турыдан - туры аралашалар, калебләргә үтеп керерлек вәгазьләр сөйлиләр, гарәп графикасын, Коръән серләрен өйрәтәләр, намазга басарга ярдәм итәләр, дини йолаларны башкаралар. Мəхəллə проблемаларын эчтəн, һəр кешесен якыннан белəләр. Имам-мөхтәсибнең эше Татарстан мөселманнарының Диния нәзарәте карарларын мәхәллә халкына җиткерү, район хакимиятләре, рәсми органнар белән хезмәттәшлек итү, мәхәллә ихтыяҗларын кайгырту, авыл имамнары белән эшләүдән гыйбарәт. Бүлекләр эшне план буенча алып баралар. Һәр атнаның беренче чәршәмбесендә имам-абыстайлар катнашында мөхтәсибәт җыелышлары уза. Мөселман сабантуйлары, балалар өчен җәйге җәйләүләр, төрле бәйгеләр, Дегетле колониясендә төрле чаралар оештыру, ифтар, корбан мәҗлесләре уздыру, социаль челтәрләрдә төркемнәр, шәхси битләр, http://mamadysh.muhtasibat.tatar/ сайты аша мәгълүмат бирү, дәгъват алып бару – эшчәнлек гаять киңкырлы һәм әһәмиятле. Иҗтимагый эшләргә – хәйриягә зур игътибар юнәлтелә, чөнки бу мәхәллә халкын берләштерүгә китерә, динебез кыйммәтләрен, мәрхәмәтлелек, изгелек кебек төшенчәләрне җиткерү булып тора. Әйе, мөхтәсиб Илһам хәзрәт җитәкчелегендә эш киң колач белән, гөрләп бара безнең районда, имамнарыбызның һәркайсы җирлектәге халыкны иманлы, әдәпле-әхлаклы итү ниятеннән әйтеп бетергесез зур тырышлык куялар, үз даирәләрендә судагы балык кебек йөзәләр, сөбханалла.

Ныклы гаилә – ил терәге

  • Бала язмышы – ил язмышы, диләр. Һәрбер әти-әнинең бурычы – үзеннән соң үзенә караганда яхшырак бала тәрбияләп калдыру. Шушы бурычыбызны Аллаһ риза булырлык итеп үти алсак, кыямәт көнендә йөзебез ак булыр, илебезнең, милләтнең киләчәге якты, өметле булыр. Балачакта алынган тәрбияне соңыннан бөтен дөнья халкы да үзгәртә алмас. Иман ишекләре алтын ачкыч белән ачылган балалар тәрбияләп үстерергә насыйп булсын, – Әлфирә абыстай чыгышының бу мөһерле җөмләләрен дә блокнотыма теркәп куйганмын. Алты бала анасының үз гамәлләре, ныклы үрнәге белән ныгытылган сүзләр. Гадел, Зифа, Талип, Билал, Зәйнәп, Хәлимә – әлеге гаиләнең мәхәббәт җимешләре, барысы да Аллаһыбыз кушканнарны үтәргә, аның тыйганнарыннан тыелырга кечкенәдән гадәтләндерелгән балалар. Халыкка мәгърифәт, дини гыйлем бирү юлында үзләрен аямаган Миннегалиевларның яшәү рәвеше һәммәбезнең күз алдында.

Остазларга ихлас рәхмәтләрем

Мин дә Аллаһы Тәгалә тарафыннан Җир йөзенә җибәрелгән иң соңгы изге китап, адәм балаларына яшәү инструкциясе –“Коръән”не кулыма алдым. Шәригать кануннарын ныклап өйрәнәм, алган гыйлемнәрем буенча игелекле гамәлләр генә кылырга омтылам. Мине (мине генә түгел, районыбыз мөселманнарының күбесен) хак, туры юлга бастырган, кыйбламны үзвакытында дөресләп җибәргән, яшәү мәгънәсен янәдән аңлаткан, иҗатка илһамымны кире кайтарган Мамадышның хикмәтле, иң ихлас кешеләре, мөэмин мөселманнар Әлфирә абыстай белән Илһам хәзрәт Миннегалиевлар кебек рухи остазлар бүләк иткән Аллаһы Тәгаләмә мең рәхмәт укыйм. Кешеләрнең күңелләрендә өмет, ышану һәм мәхәббәт бервакытта да сүнмәсен. Һәммәгез дә тизрәк үзегезнең рухи остазларыгызны табыгыз дигән теләктә калам. Оедым мин ошбу имамга!

Хәдис

Яхшылыкны өммәтемнең мәрхәмәтле кешеләреннән эзләгез, алар тирәсендә яшәгез. Дөньяда яхшы булган кешеләр ахирәттә дә яхшы булырлар.

Алсу Дияр

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев