Киңәшле эш таркалмас
Кече Кирмән авыл җирлегендә тормыш-көнкүреш шартлары, басу-кырларның, социаль объектларның торышы муниципаль район башлыгы Анатолий Ивановта тулаем алганда уңай фикер калдырды. Шулай да, кайбер өлкәләргә күрсәтмәләр һәм тәкъдимнәр дә яңгырады. Эш сәфәре кысаларында район җитәкчелеге әлеге авыл җирлегенә керүче торак пунктларда урнашкан объектларның һәркайсында булып чыкты. Югары Яке белән Кече Кирмән...
Кече Кирмән авыл җирлегендә тормыш-көнкүреш шартлары, басу-кырларның, социаль объектларның торышы муниципаль район башлыгы Анатолий Ивановта тулаем алганда уңай фикер калдырды. Шулай да, кайбер өлкәләргә күрсәтмәләр һәм тәкъдимнәр дә яңгырады. Эш сәфәре кысаларында район җитәкчелеге әлеге авыл җирлегенә керүче торак пунктларда урнашкан объектларның һәркайсында булып чыкты. Югары Яке белән Кече Кирмән мәктәпләрендә ремонт эшләре бара. Бакчаларында тәртип. Икесендә дә иң зур проблема-балалар саны һаман саен кимү. Район башлыгы мәгариф учреждениеләренең елына берәр миллион сумга кадәр акча эшләү мөмкинлеге булуын ассызыклап, педагогларга аның юлларын тагын бер кат аңлатты. Терлек тоткан очракта-азык белән, бакчачылык белән шөгыльләнүчеләргә су сибү җайланмалары алуда җитәкчелек ярдәм итәргә әзер. Авылларның медпунктлары көн саен 15-20 кешене кабул итә икән. Кече Кирмәндә тәрәзәләрне яңартасы бар. Югары Якенекен модульле медпункт итеп үзгәртү күздә тотыла. Шул ук авылның клубында аппаратураны яңарту сорала. Әлегедәй эшләрнең барысы да тулысынча тормышка ашырылачак. Ә бүгенге көндә җирлектә яшәүчеләрне борчыган иң зур проблема-авылларда су юк. Су-Елга авылының исеме җисеменә туры килеп бетми булып чыкты. Бер чишмәләре булган. Анысының да хәзер рәте киткән. Бердәнбер колонкага да су сирәк кенә килә, диләр. Район башлыгы мондый хәлгә аптырашта калып: "Су-Елга сусыз утырсын әле!",-дип, кичекмәстән чишмәне рәтләп куярга кушты. Ә Кече Кирмәннең югары очында инде ун көннән артык су юк. Җирлек башлыгы Хамис Әкъбәров аңлатуына караганда, бу кызу көннәрдә башняга су җыелсын өчен аны җибәрүне бераз туктатып торалар да, су җыелгач, кабат ачалар икән. Авылның югары очына суны иртәнге сәгатьләрдә, түбән очка көндезге икедән соң җибәрәләр. Сусызлык проблемасының һава торышы үзгәрү белән җайга салыначагына ышана халык. Район җитәкчелеге авыл халкының терлек тоту мәсьәләсе белән дә кызыксынды. Су-Елгада яшәүче фермер Нурия Шәкүрова бүген 8 баш савым сыер, 8 бозау тота. Ит-сөт сатып мул гына акча эшли. Шундыйлардан үрнәк алган кеше үкенмәячәк. Нормада бүгенге көндә буш торучы өч сарайны алып яңартырга, шунда терлек үрчетергә теләк белдерүче булса, район берсүзсез ярдәм кулы сузачак. Мондый эшкә алынучыларга мөмкинлек җитәрлек. Әлеге җирлектә яшәүчеләр өчен очрашуда җиткерелгән иң сөенечле хәбәр-юл мәсьәләсе булгандыр. Бу көннәрдә Норма авылына асфальт юл түшәләчәк. Моңа кадәр яхшы юл күрмәгән җирле халыкка менә дигән бүләк булачак бу. Анатолий Иванов авыл активы белән очрашуда үзе керткән тәкъдимнәрне истә тотып, кимчелекләрне бетерү өстендә эшләргә киңәш итте. Бер елдан соң кабат шушындый очрашу вакытында башкарылган эшләргә ул шәхсән үзе анализ ясаячак.
Гөлназ Мөхәммәтҗанова Район җитәкчелеге Кирмән басуларының торышыннан канәгать. Автор фотосы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев