Район башлыгы Тәкәнеш авыл җирлегендә булды
Алдагы чыгарылышыбызда хәбәр иткәнчә, район башлыгы Анатолий Иванов һәр атнаны берәр авыл җирлегендә булып, көн дәвамында андагы вәзгыятьне шәхсән өйрәнә башлады. Шундый чараның чираттагысы кичә Түбән Тәкәнеш авыл җирлегендә үтте... Халыкны да, хуҗалыкларны да кышлык печәнсез калдырмаячакбыз, дип искәртте районыбыз башлыгы Тәкәнеш төбәгенә булган сәфәре барышында. Бу мәсьәләне көн кадагындагы...
Алдагы чыгарылышыбызда хәбәр иткәнчә, район башлыгы Анатолий Иванов һәр атнаны берәр авыл җирлегендә булып, көн дәвамында андагы вәзгыятьне шәхсән өйрәнә башлады. Шундый чараның чираттагысы кичә Түбән Тәкәнеш авыл җирлегендә үтте...
Халыкны да, хуҗалыкларны да кышлык печәнсез калдырмаячакбыз, дип искәртте районыбыз башлыгы Тәкәнеш төбәгенә булган сәфәре барышында. Бу мәсьәләне көн кадагындагы беренче проблема, дип бәяләде ул. Җирлектәге проблемаларны өйрәнүен биредә дә басулар белән танышудан башлады Анатолий Иванов. "Тәкәнеш" агрофирмасы былтыр Киров өлкәсендә ике мең рулон печән әзерләгән булган. Бер өлешен кыш ташыганнар. Хәзер калганын алып кайталар. Үзләренең күпьеллыкларыннан һәм болыннарыннан да бераз печән әзерли алганнар. Узган кыштан илле мең тонна сенаж һәм силослары калган. Бу-бер елга җитәрлек. Агрофирмага быел да бер еллык терлек азыклары хәзерләргә кирәк, диде районыбыз җитәкчесе. Җиде мең гектардан артык азык катнашмалары һәм кукурузлары бар әле аларның. Өметләре аларда. Ә төбәк халкын печән белән фермерлар тәэмин итә. Түбән Оча фермасында булганда районыбыз җитәкчесе күпме яфрак азык хәзерләнүе белән дә кызыксынды. Былтыр 14 мең данә җыелган булган ул. Быел аның яртысы гына хәзерләнгән әле. Заданиеләрен үтәмәгән оешмаларны аерым контрольгә алдылар.
Тәкәнеш һәм Оча авылларында уңышлы гына эшләп киткән берничә крестьян-фермер хуҗалыгы бар. Районыбыз башлыгы аларның берничәсенә дә сугылды. Илдар Газизов терлекчелек фермасын җиткереп бетергән, таналар кайтарган, үгезләр алып кайту мәшәкате белән йөри башлаган. Малларының баш санын утызга җиткерергә исәпли. Ул Тәкәнеш-Олыяз төбәге халкын агач материаллары белән дә тәэмин итә. Пычкы чүбеннән пилит брекетлары әзерли. Пластик тәрәзәләр ясауга керешкән. Илдарның эшмәкәрлекнең төрле юлларын үзләштерүе бик күпләргә үрнәк булырлык. Нәкъ менә күптармаклы эшмәкәрлек отышлы исәпләнә бүген.
Түбән Тәкәнешнең тагын бер эшмәкәре Марат Әкъбәров берничә ел игенчелек белән генә шөгыльләнгән иде. Йөз гектар җире, тракторлары, комбайннары бар. Быел терлекчелеккә дә керешергә карар иткән. Элекке "Родина" колхозының су буендагы ярым җимерек иске абзарын ремонтлап, сыерлар асрауга җайлаштыра. Бүгенге көндә дә биш баш сыерлары бар аларның. Көн саен йөз литрдан артык сөт тапшыралар.
Яңа Очадагы Прокопьевлар да 8гә 20 метрлы абзар җиткерә башлаганнар, саву аппараты алганнар. Бүгенгә аларның унга якын мөгезле эре терлекләре бар. Төбәк халкын дуңгыз балалары белән дә тәэмин итәләр. Икенче абзарларында кырык баш дуңгыз балалары йөгереп йөри.
Эшмәкәр Рифат Мотыйгуллинның "Апрель" булка-кондитер комбинаты да утыздан артык кешене эшле иткән. Үзләренең кибетләре дә ачуга әзер инде.
Бюджет учреҗдениеләренең эшчәнлеге, проблемалары да районыбыз башлыгының игътибарыннан читтә калмады. Спорт мәктәбендә булганда Анатолий Иванов аның идәннәрен, тәрәзәләрен алыштыруда, стеналарын ремонтлауда ярдәм күрсәтәчәген әйтте. Көрәш күнегүләренә килгән малайлар аннан гозерләп хоккей тартмасы да сорадылар.
Районыбыз җитәкчесе мәктәптә булганда киләсе елда бәрәңгенең сугарулы мәйданнарын арттыру кирәклегендә искәртте. Түбән Тәкәнеш мәктәбе һаман куяннар асравын дәвам итә икән әле. Аларга кышка печән дә әзерли башлаганнар. Куянчылык белән районыбыздагы байтак белем учреждениесе шөгыльләнә башлаган иде. Хәзер алар Җөри, Усали, Зур Шыя, Җәнлек совхозы һәм Тәкәнеш мәктәпләрендә генә калган. Укучыларны ит белән тәэмин итү мөмкинлеге бирә бит алар югыйсә.
Соңыннан Югары Тәкәнеш клубында авыл җирлеге активы белән очрашу узды. Биредә төбәк халкының төрле юнәлешләрдәге эшчәнлеккә кыю алынуына сөенүен белдерде Анатолий Иванов.
Авыл активы Тәкәнеш мәктәбенә тротуар формасында гына булса да юл ясау, интернетның эшчәнлеген яхшырту мәсьәләсен дә күтәрде. Барлык проблемалар да беркетмәгә теркәлде, районыбыз җитәкчесе аларның үтәлешен үзенең контролендә тотачагын ассызыклады.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев