Новости по рубрике - ТВ яңалыклары
-
Мамадышлылар Көлке көне уңаеннан әзерләнгән юмористик тапшыруда катнашты
"МамадышТВ" телеканалы "Кызык-мызык" тапшыруының чираттагы чыгарылышын тәкъдим итә. Рольләрдә районыбызның Иске Комазан авылы үзешчәннәре.
-
МамадышТВ телеканалында “ТАССР: тарих битләренә сәяхәт“ сәхифәсе
2015 ел - истәлекле даталарга, юбилейларга, республика тормышындагы мөһим вакыйгаларга бай ел. Инде мәгълүм булганча, быел без Бөек Җиңүнең 70 еллыгын, ТАССР оешуга 95 һәм Татарстан Республикасының яңа дәүләт булып оешуының 25 еллыгын билгеләп үтәбез. Бүген сезнең игътибарга "ТАССР: тарих битләренә сәяхәт" дип исемләнгән сәхифәнең чираттагы чыгарылышын тәкъдим итәбез. Тапшыруыбыз...
-
“Әдәби манзара“да кунакта Гөлнур Васыйлова
"МамадышТВ"ның иҗат төркеме "Әдәби манзара" тапшыруының чираттагы чыгарылышын әзерләде. Бездә кунакта- шагыйрә, җырчы, театр артисты Гөлнур Васыйлова. Иҗат әһеле белән шигърият, яңа җыентыклар, киләчәккә планнары хакында сөйләштек.
-
“Мамадыш ТВ“ “Әдәби манзара“ тапшыруын тәкъдим итә
Әдәбият елы кысаларында районыбызда үткәрелгән иң беренче һәм иң зур чара- ул да булса традицион Кышкы шигырь бәйрәме иде. Ул гадәттәгечә күпсанлы кунаклар катнашында үтә. Әдәби чараны матур гадәт буенча якташыбыз, күренекле татар язучысы Шәйхи Маннурны искә алуга багышлыйлар. Кичәнең 15нче гыйнварда уздырылуы да юкка гына түгел. Бу- каләм әһеленең...
-
Җиремнең мин газиз бер улы
Ул үзенең бер әсәрендә: "Мине күктән зинһар эзләмәгез: Җиремнең мин газиз баласы..." дип яза. Һәм бүген дә шушы сүзләренә тугры калып яши, иҗат итә, яңадан-яңа үрләр яулый. Сүзем хезмәттәшебез, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, һәм башка бик күп мактаулы исемнәр иясе Минневәрис Харис улы Мингалиев (Вәрис Гали) хакында.
-
Мамадышның аграр тармагын үстерүгә зур өлеш керткән Ф.Р. Гаянов вафат
Район җәмәгатьчелеге зур югалту кичерде. Сәләтле җитәкче, оста оештыручы, районыбызның авыл хуҗалыгы тармагын күтәрү өчен үзеннән күп көч куйган Фәрхәт Рәфгать улы Гаянов вафат. Аның вакытсыз арабыздан китүенә рәхимсез авыру сәбәпче.
-
Мамадыш укучылары өчен меню ике атна алдан төзелә
Бу уку елыннан районыбыз мәктәпләре ике тапкыр ашатуга күчте. Балаларны тукландыруга уку йорты коллективлары җитештергән продукция, әти-әниләр кертеме һәм бюджет акчалары тотыла.
-
"Мамадыш - ТВ" дан нәрсә көтәргә?
Хөрмәтле әбиләр һәм бабайлар, апалар һәм абыйлар! Сезнең барыгызны да чын йөрәктән Өлкәннәр көне белән тәбриклибез! Көзнең матур бу көненә кояш алтын йөгерткән. Сез атлыйсы сукмакларга төсле палас өлгерткән. Яфракларның әйләнүе җилләрне әсир итә. Алтын көздә, чуак көндә нинди зур бәйрәм икән? Октябрьнең тәүге көне хөрмәтләү көне икән! Көзге муллык,...
-
Татар бәхте өчен мин җан атармын: Татар бит мин, үзем дә чын татармын!
1-5 август көннәрендә, Казанда, VI Бөтендөнья татар яшьләре форумы оештырылды.Әлеге форум (ә ул 2 елга бер уздырыла) Россия һәм чит 24 илдән җәмгысе 600 дән артык татар яшьләре вәкилләрен җыйды. Мамадышыбыз яшьләре дә форум шаһитлары.
-
Мамадыш җитәкчелеге мәктәпләрнең яңа уку елына әзерлеген бәяләде
Яңа уку елыннан мәктәпләрнең рейтингы булдырылачак. Анда белем бирү коллективларын бик күп күрсәткечләр буенча бәяләү күздә тотыла. Болай эшләү мәгариф оешмаларының эшчәнлеген үстерүдә этәргеч булырга тиеш. Бу хакта район башлыгы Анатолий Иванов Шәдче һәм Тәкәнеш икътисадый зоналарындагы уку йортларының яңа сезонга әзерлеген бәяләгәндә хәбәр итте.
-
Мамадышта “Питрау” фестиваленең 15 еллыгын үткәрделәр
Соңгы елларда Питрауны күрергә бөтен Татарстаннан һәм Россия төбәкләреннән 50 меңнән артык кеше җыела. Фестивальнең быелгысы да искәрмә түгел.
-
14 нче сентябрьгә кадәр мамадышлыларга тавышларын сакларга кирәк!
14нче сентябрьдә Татарстан тавыш бирәчәк. Бу көнне бишенче чакырылыш ТР Дәүләт Советына депутатлар сайлау була. Тавыш бирү иртәнге 7 дән 20 сәгатькә кадәр узачак.
-
Мамадыш ветераны сугыш чоры хатирәләрен искә алды
"Җиңүегез өчен рәхмәт!" тапшыруының бүгенге чыгарылышында сезне Бөек Ватан сугышы ветераны Фәйзелхак абый Мәүлин белән таныштырырбыз. Ул тормыш иптәше Миннегөл апа белән Мамадыш шәһәрендә гомер кичерә. 28нче октябрь көнендә аңа 88 яшь тулачак.
-
Мамадыш сәхнәсендә Тинчурин әсәре
Режиссер Марат Баязитов җитәкчелегендәге Мамадыш халык театры тамашачыга Кәрим Тинчуринның "Мәзәкчән ашчы" дип исемләнгән җиңел комедиясен тәкъдим итте. Әсәрне автор 1936нчы елда иҗат иткән. Әмма ул моңа кадәр җыентыкларда да басылмаган, театрлар тарафыннан да сәхнәләштерелмәгән. Вакыйгалар узган гасырның 30-40 нчы елларында бара. Режиссер әйтүенчә, сәхнәгә чыгарганчы, пьесага бераз гына үзгәрешләр...
-
Мамадыш сабыйлары "Египет" биюе өчен гран–при алды
"Балалар таланты салават күпере" фестивале район башлыгы Анатолий Иванов инициативасы буенча үткәрелә башлады. Быел аның 4нчесен оештырдылар. Конкурс мәктәпкәчә белем үчрежденияләрендә тәрбияләнүчеләр арасында җыр, хореография һәм нәфис сүз номинацияләре буенча уза. Катнашучылар арасында шуларның барысын берьюлы колачлаучылар да бар. Мәсәлән, Искәндәр Зиннуров, әнә шундыйлардан. Ул тамашачыга җырлап та күрсәтте, дуслары...