Дәрестән соң мәктәп. Республика фән һәм мәгариф хезмәткәрләренең традицион август киңәшмәсе быел шундый исем астында узды. Яңа уку елыннан Татарстанның белем бирү системасына өстәмә күнегүләр оештыру проекты кертелә. Ә Мамадыш мөгаллимнәре инде хәзердән үк башка районнардагы коллегалары белән бу юнәлештә тәҗрибә уртаклаша ала. Моңа киңәшмәдә катнашкан Президент Рөстәм Миңнеханов, Дәүләт...
Дәрестән соң мәктәп. Республика фән һәм мәгариф хезмәткәрләренең традицион август киңәшмәсе быел шундый исем астында узды. Яңа уку елыннан Татарстанның белем бирү системасына өстәмә күнегүләр оештыру проекты кертелә. Ә Мамадыш мөгаллимнәре инде хәзердән үк башка районнардагы коллегалары белән бу юнәлештә тәҗрибә уртаклаша ала. Моңа киңәшмәдә катнашкан Президент Рөстәм Миңнеханов, Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Премьер-министр Илдар Халиков һәм башка күп сандагы кунаклар да инанды.
Мамадыш мәктәпләре тәҗрибә участокларында һәм арендага алган җирләрдә бизнес-план программасы белән шактый еллар шөгыльләнеп киләләр. Бу эшкә шәһәрдәге белем бирү коллективлары да кушылды. 40 га мәйданны биләүче әлеге мәйданда 4 уку йорты яшелчә һәм бөртекле культуралар үстерә. Быел, укучылар "Җир әлифбасы" проекты кысаларында төрле тәҗрибәләр дә үткәрделәр. Ирешкән уңышлары белән алар Татарстан Президентын да таныштырды. Шимбә көнне Рөстәм Миңнеханов иң элек нәкъ менә шәһәр мәктәпләренең уку-тәҗрибә участогына килде.
Республика башлыгына авыл мәктәпләре базасында эшләп килүче мини-фермалар хакында да сөйләделәр. Рөстәм Миңнехановны аеруча Усали мәктәбенең куяннар үрчетү белән шөгыльләнүче мини-фермасы кызыксындырды.
Башка уку йорты умартачылык белән шөгыльләнә. Җитештергән продукцияне алар республика башлыгына да тапшырдылар.
Басуда шулай ук а/х машиналары тезелгән иде. Аларның күбесе төрле түгәрәкләрдә укучылар кулы белән җыелган.
Бу рәвешле төзелгән техника икенче санлы лицей ишегалдында да урын алган иде. Президент Казан укучыларының эшен үзе үк сынап карады. Аны дәресләрдән соң "Факел" балалар техник-иҗат үзәгенә йөрүчеләр җыйган.
Лицей фойесында шулай ук төрле түгәрәкләрдә иҗат ителгән эшләнмәләр урын алган иде. Бу интеллектуаль роботларны, мәсәлән, башкала укучылары төзегән. Мамадышлылар иҗат иткән Буран әбиләре дә игътибар үзәгендә булды.
"Дәрестән соң мәктәп" өстәмә белем бирү программасы республиканың мәгариф тармагына әле быелгы уку елыннан гына керәчәк. Ә Мамадыш мөгаллимнәре аны инде бүген үк тормышка ашыра. Лицей укучылары конкурста катнашып грант оттылар. Бүген уку йорты базасында регионара сервис үзәге эшли. Анда 15 бала дәресләрдән соң компьютер техникаларын төзекләндерү белән шөгыльләнәчәк.
Районыбызда дәрестән соң укыту процессының оештырылышын пленар өлештә Рөстәм Миңнеханов уңай бәяләде.
Лицейда Рөстәм Миңнеханов мобиль сыйныфта ачык дәрес карады. Әлеге уку йорты Интел мәктәп пилотлы проектында катнашучы. Татарстанда андыйлар барлыгы бишәү. Моның ярдәмендә дәресләр кызыклырак үтә икән.
Рөстәм Миңнехановка шулай ук өченче яшь проектын да күрсәттеләр. Аның асылы- өлкән буынны замана техникасы серләренә өйрәтүдән гыйбарәт. Проектта катнашучыларның берсе- Галина Рылова республика башлыгына биредә алган белемнәре хакында сөйләде.
Күрше бүлмәдә чит илдә стажировка узучы Мамадышның инглиз теле укытучылары Алия Җәлилова һәм Эльвира Кәримуллина элемтәгә чыктылар.
Мондый элемтә ярдәмендә, педагогларыбыз башка илләрдәге коллегалары белән дә аралашып тора ала. Мәсәлән, француз Француазуны мамадышлылар татар теленә өйрәтә. Үзләштергәннәре белән ул кунакларны да таныштырды.
Мәктәпләребездә татар телен укыту темасы да пленар өлештә чагылыш тапты. "Татарстан- рус телен иң яхшы белүче төбәкләрнең берсе",- дип искәртте республиканың мәгариф министры Альберт Гыйльметдинов. Әмма татар телен укыту методикасын да яңадан карап чыгырга кирәк. Президент әйтүенчә, балаларны милли билгеләренә бүлеп карарга ярамый. Без барыбыз да бергә булырга тиеш,- диде ул.
Татарстан педагоглары туган телләренә чит илләрдәге коллегаларын да өйрәтәчәк. Мамадыш җирендә Татартаун проектын эшләү буенча ТР фән һәм мәгариф министрлыгы белән Эдикейшен фёст корпорациясе арасында килешү имзаланды. Татартаун-барлык яшьтәге кешеләр өчен дә татар телен өйрәтүгә корылган онлайн-мәктәп.
Монан тыш, укучыларга чит телләрне яхшы белү зарурлыгы хакында да искәрттеләр. Шул ук вакытта, мөгаллимнәргә дә. Быел чит илдә республиканың 150 инглиз теле укытучысы стажировка уза. Киләсе елга тагын шул санда юллама бирү күздә тотыла. Әмма башка фәннәрне укытучылар чит телләрне белергә тиеш,- дип ассызыклады Президент.
Замана укучысына дөнья диннәре тарихыннан да хәбәрдар булырга кирәк,- дип искәртте Рөстәм Миңнеханов киңәшмәнең пленар өлешендә. Республика башлыгы махсус төркем булдырырга кирәк, дигән фикердә. Алар диннәр тарихы хакында курс әзерләргә тиеш.
Һөнәри белем һаман да актуаль булып кала. Мәгариф белән сәнәгать арасын җанландырырга кирәк. Инде мәктәптән үк яшьләр алачак һөнәрләренә төшенә башларга тиеш. Мәктәпләребезгә район башлыгы Анатолий Иванов инициативасы белән кертелгән тормыш дәресләре шушы максатларны күздә тота.
8нче сыйныф укучысы Айгөл Мостафина нинди һөнәр сайлаячагын хәзердән үк белә. 1нче сентябрьдә ачылачак яңа мәктәптә балаларга өстәмә белем бирү хакында да уйлаганнар. Айгөл грант ярдәмендә откан медиаүзәктә шөгыльләнәчәк.
Айгөл беренче интервьюны Президенттан алды.
Тантаналы төстә ачу белем бәйрәменә билгеләнсә дә, уку йорты инде бүгеннән кунаклар каршы алырга әзер. Рөстәм Миңнеханов спорт, актлар заллары, ашханә белән танышты, сыйныфларны карады. Мәктәптә инвалид балалар да белем ала алачак. Биш кешедән гариза да кергән. Аларга бер каттан-икенчесенә йөрү өчен махсус җайланмалар да кайтарылган.
Уку йортының ишегалдында инвалид балаларны йөртәчәк автобус һәм спорт мәйданчыгы белән таныштылар. Биредә баскетбол һәм волейбол мәйданчыклары булса, спортның башка төрләре нократ яр буенда тәкъдим ителде. "Универсиаданы каршылап" девизы астында яшүсмерләр зур кунакларны сәламләде. Соңыннан универсиадага әзерлекләре белән таныштырдылар.
Кунаклар бу көнне шәһәр үзәгендә дә булды. Биредә милли ишегаллары эшләде. Рөстәм Миңнеханов ачык һавада эшләүче музей белән дә танышты. Һәр оешма хакында укучылар сөйләде. Алар бу белемнәрен тормыш дәресләре кысаларында алган. Совет урамында шулай ук педагогларның һәм Дәресләрдән соң мәктәп проекты кысаларында иҗат ителгән укучыларның эшләре урын алган иде. Бу проект- һәр укучының шәхесен ачарга, аны үстерергә ярдәм итәргә тиеш. Белем бирү йортларында тормыш кайнап торырга тиеш. Баланы кеше итү өчен барлык шартлар тудыру әти-әниләрнең генә түгел, ә мәктәпнең дә иң мөһим бурычы.
Нет комментариев