Бәхет эзләп киткән җиреннән сугышка алалар. Шахтер Галимулла һөнәрен элемтәчегә алыштыра. Бу хакта Бөек Ватан сугышы ветераны безнең иҗат төркеменә сөйләде.
Мамадыш шәһәрендә яшәүче Галимулла Нәбиуллинның нәсел җепләре Арташ авылына барып тоташа. Әмма үзе ул Пермь өлкәсендә дөньяга килгән. 1923нче елның 25нче октябрендә. Бирегә аларның әти-әниләре ачлык вакытында чыгып киткән...
Бәхет эзләп киткән җиреннән сугышка алалар. Шахтер Галимулла һөнәрен элемтәчегә алыштыра. Бу хакта Бөек Ватан сугышы ветераны безнең иҗат төркеменә сөйләде.
Мамадыш шәһәрендә яшәүче Галимулла Нәбиуллинның нәсел җепләре Арташ авылына барып тоташа. Әмма үзе ул Пермь өлкәсендә дөньяга килгән. 1923нче елның 25нче октябрендә. Бирегә аларның әти-әниләре ачлык вакытында чыгып киткән була. Галимуллага 1 яшь тулгач кабаттан туган якларына әйләнеп кайталар.
-1934 нче елны Арташ башлангыч мәктәбенә укырга кердем. Аннан соң 7нче сыйныфка кадәр Урта Кирмән авылында белем алдым. Мәктәптән соң хезмәт юлым башланды. Иң элек бригадир ярдәмчесе булып йөрдем. Соңрак хуҗалыкның бухгалтериясендә эшләдем,- ди Галимулла Нәбиуллин.
1939нчы елны Галимулла ага бәхет эзләп читкә чыгып китә. Шахта базларында хезмәт куя ул. Шул елларда сугыш башлана. Чакыру кәгазен героебызга 1942нче елны тапшыралар.
-1ай элемтә полкында укыттылар да, поездга төяп алып киттеләр. Кайсы якка барабыз? Берәү дә белми... безне Сталинградка китергәннәр икән,- ди Галимулла Нәбиуллин.
Галимулла абыйлар отрядын соңрак Курск юнәлешенә җибәрәләр. Барлыгы 5 фронтта булырга туры килә элемтәчегә.
-Без элемтә өчен җавап бирдек. Кайчагында ул югала. Өзелгән урынны эзләп китәсең. Ә анда берәр метр ара юкка чыккан. Андый очракта чыбык башларын ике кулга тотып, хәбәрне гәүдә аша җибәрергә туры килде,- ди Галимулла Нәбиуллин.
Зур яралар булмады, әмма сугыш вакыты өчен вак-төяк дип саналучыларының исәбе юк иде, ди Галимулла абый. Ул көннәрнең эзе картайган көнемдә аеруча сиздерә, ди ул. Җиңү көнен элемтәче Нәбиуллин Германия белән Польша чигендә каршылый. Сугыштан соң армиядә телефонист булып хезмәт итәргә кала героебыз. Күкрәк тулы медальләре белән туган ягына 1947нче елны әйләнеп кайта.
-Туган якка кайткач башта колхозда ат җигеп йөрдем. Аннан Тәтештә 1 ел укып кайтканнан соң Омар МТСында эшли башладым. Гаилә корып җибәрдем,- ди Галимулла Нәбиуллин.
Иптәше Тәзкирә апа Арташ авылыныкы була. Аның белән 6 бала үстергәннәр. Бүгенге көндә иптәше һәм 1 баласы җир куенында Галимулла абыйның. Үзе Омар МТСында эшләгәннән соң 21 ел Уразбахта авылында күмәк хуҗалык рәисе, аннан 10 ел Мамадыш СМУында хезмәт куя. Шуннан лаеклы ялга чыккан. Бүгенге көндә вакытның күпчелеген фатирында үткәрә. 5 төрле газета алдырам, телевизорда да каналларның исәбе юк, вакыйгалар белән танышып барырга өлгер генә дип шаярта Галимулла абый. "Балалар, оныклар еш килеп йөри. Барыбыз бергә җыелсак, 50 гә тулабыз",- ди Бөек Ватан сугышы ветераны.
Нет комментариев