Гыйззәтуллин крестьян-фермерлык хуҗалыгында урак тәмамланды инде. Кызганычка каршы, табигатьнең "шаяруы" аркасында быел бөртеклеләр уңыш белән сөендерә алмадылар. Шулай булуга карамастан, аталы-уллы Ривал һәм Рөстәм Гыйззәтуллиннар булганына шөкер кылалар.
Крестьян-фермер хуҗалыгының 460 гектар мәйдандагы биләмәләренең 250 гектарын күпьеллыклар алып тора. Аның бер өлеше орлык өчен игелә. Калган участокларыннан чабылган печән халыкка...
Гыйззәтуллин крестьян-фермерлык хуҗалыгында урак тәмамланды инде. Кызганычка каршы, табигатьнең "шаяруы" аркасында быел бөртеклеләр уңыш белән сөендерә алмадылар. Шулай булуга карамастан, аталы-уллы Ривал һәм Рөстәм Гыйззәтуллиннар булганына шөкер кылалар.
Крестьян-фермер хуҗалыгының 460 гектар мәйдандагы биләмәләренең 250 гектарын күпьеллыклар алып тора. Аның бер өлеше орлык өчен игелә. Калган участокларыннан чабылган печән халыкка сатыла. Бер төргәге 500 сумнан артмый. Бөртеклеләр җыелып алынган җирләрдә дә эш чиратка салынмый. Салам шунда ук җыеп алып пресслана. Әңгәмәдәшем әйтмешли, быел салам белән печәнне "талашып" алып бетергәннәр. Тиздән күпьеллыкларны икенче мәртәбә чабуга тотыначаклар. Тирә-як авылларда яшәүчеләр бу эшнең башланганын зур түземсезлек белән көтеп торалар икән. Чәчү әйләнешен дә онытмыйлар. Картайган басулар сукаланып, аларга бөртекле культуралар урнаштырыла.
Игеннәргә килгәндә, арпа, солы, арыш һәм язгы бодайдан уртача 19ар центнер уңыш җыеп алынган. Соңгысы гына көткән нәтиҗәне бирмәгән. Бу аңлашыла да, иртә язгы культураларны җиргә күмдергәннән соң, техник яктан тулысынча тэмин ителеш булмаганлыктан, аны вакытында күмдерә алмаганнар. Җитмәсә яңгырлар да чәчү чорында "иркәләмәделәр" диярлек. Ләкин ничек кенә булмасын, үстергән кадәресен җыеп алып, амбарга урнаштырганнар. Ашлыкны да чәчүлек материалга калдырганнан соң сатачаклар (бодай гына саклауга калдырылачак).
Крестьян-фермер хуҗалыгына кыр эшләре чорында өч кеше килә. Аларның өчесе дә тумышлары белән Иске Чәбья авылыннан.
Бүген авыл хуҗалыгы тармагына карата алып барыла торган сәясәт бераз авылга җиңелрәк суларга ирек бирсен иде. Ашламаларга, ягулык-майлау материалларына дәүләт ярдәме юк дәрәҗәсендә. Ләкин ничек кенә булмасын, Гыйззәтуллиннар, бергәлектә - көч дип, эшләп йөриләр.
Нет комментариев