Районыбызның уңышлы гына эшләп килүче фермерлары исемлегенә Наил Галәүевне дә кертергә мөмкин. Бүгенге көндә ул терлекчелек белән шөгыльләнә. Безнең иҗат төркеме аның хуҗалыгында булып кайтты.
Биредә һәр малның үз исеме бар. Беренче карашка охшаш булсалар да, Наил Галәүев аларны һич тә бутамый. Терлекчелек белән ел ярым элек шөгыльләнә башлаган. "Әмма...
Районыбызның уңышлы гына эшләп килүче фермерлары исемлегенә Наил Галәүевне дә кертергә мөмкин. Бүгенге көндә ул терлекчелек белән шөгыльләнә. Безнең иҗат төркеме аның хуҗалыгында булып кайтты.
Биредә һәр малның үз исеме бар. Беренче карашка охшаш булсалар да, Наил Галәүев аларны һич тә бутамый. Терлекчелек белән ел ярым элек шөгыльләнә башлаган. "Әмма берничә ел элек син фермер булачаксың, дип әйтсәләр, ышанмас идем",- ди Наил. Соңгы елларда шофер булып эшләгән ул. Беркадәр вакыт ике шөгыльне берьюлы алып барган. Әмма терлекләр янында даими булып торырга кирәк шул. Вакытында ашатырга, эчертергә. Шуңа да, машинадан баш тарттым,- ди.
Бүгенге көндә Галәүев КФХ да 16 баш савым сыеры, 9 бозау, 2 үгез, 14 баш сарык бар. Кош-кортлар тоталар. Сезон вакытында көнгә уртача 120 кг сөт савып алдык,- ди фермер. Аны сату белән проблемалар юк икән. "Бер өлешен сөтләтә, икенчесеннән сөт өсте, тура, эремчек кебек ризыклар ясап сатабыз. Күбесен күршеләр, танышлар алып бетерә",- ди Наил.
Ташлы авылындагы әлеге хуҗалык урында моннан ике ел элек бушлык булган. Наил Галәүев фермерлык белән нәкъ менә биредә шөгыльләнергә исәпли. Рәтле-башлы юлы, суы булмау да куркытмый аны. Су керттерә, елга аша күпер ясыйлар. Юлга таш түшәттерә. Кыска гына вакытта дача өе салып куялар. 9га 20 метр сурлыктагы әлеге сарай да 2 ай эчендә төзелеп бетә. Аның өчен район тарафыннан да ярдәм күрсәтелә. 1 мең блок, икешәр машина таш һәм пгс бирәләр.
Бу зур хуҗалыкта ул үзе, иптәше Альбина һәм бер ярдәмчесе эшлиләр. Балалар да ярдәм итә, ди Наил. Бүгенге көндә фермерның 2 Камазы, 1 МТЗ-82 тракторы да бар. КУН агрегаты алган. Кышка терлек азыгын "Омар" агрофирмасы белән 50гә-50 рәвешендә әзерләгәннәр. Хуҗалык болыныннан җыеп алган печәннең 220 төргәге агрофирмага, шуның кадәресе фермерга кайткан.
Нет комментариев