Авылга мәхәббәтне балалар бакчаларыннан ук тәрбияләргә кирәк. Моның өчен ата-аналар үзләренең тырышлыклары белән үрнәк күрсәтергә тиешләр. Көек-Ерыкса авыл җирлегенә булган эш сәфәре вакытында район башлыгы Анатолий Иванов әнә шундый бурычлар куйды. Бу көнне аның рәислегендәге комиссия вакытның күп өлешен балалар бакчаларында һәм мәктәпләрдә очрашуларга багышлады. Бюджет учреждениеләре һәм авыл хуҗалыгы...
Авылга мәхәббәтне балалар бакчаларыннан ук тәрбияләргә кирәк. Моның өчен ата-аналар үзләренең тырышлыклары белән үрнәк күрсәтергә тиешләр. Көек-Ерыкса авыл җирлегенә булган эш сәфәре вакытында район башлыгы Анатолий Иванов әнә шундый бурычлар куйды. Бу көнне аның рәислегендәге комиссия вакытның күп өлешен балалар бакчаларында һәм мәктәпләрдә очрашуларга багышлады. Бюджет учреждениеләре һәм авыл хуҗалыгы тармагы белән танышуны Зур Шыя авылыннан башладылар.
Зур Шыя авыл клубы янында кунакларны милли киемнән киенгән "Марий шулыш" ансамбле каршы алды. Төбәктә татарлар, марилар һәм руслар инде ничә гасырлар иңгә-иң торып, бер гаилә булып яшиләр. Алар арасында үзгә бер утраучыкны хасил иткән Зур Шыя, Каргалы, Гришкино һәм Иске Черкас авылларында яшәүче марилар бүген дә үз телләрен, борынгы гореф-гадәтләрен, йолаларын саклап калганнар. Аның өстенә алар татар һәм рус телләрендә дә менә дигән итеп сөйләшәләр. Фольклор коллективларының район сәхнәләрендәге чыгышларына кем генә битараф кала икән.
-Ял көннәрендә яшьләр күп була. Клубка вак-төяк ремонтларны үзебез ясадык. Башка авыллардан килгән концертларны авыл халкы бик яратып кабул итә,- ди Зур Шыя авыл клубы мөдире Марина Степанова.
Гришкино мәктәбендә дә кунакларны балалар фольклор ансамбле үзенең дәртле җырлары, биюләре белән каршы алды. "Һәр милләтнең кабатланмас үз кыйммәтләре бар. Киләчәктә югалмасын өчен, аларны кечкенәдән үк балаларга сеңдерергә кирәк,"-дип ассызыклап үтте районыбыз җитәкчесе дә. Көек-Ерыкса, Зур Шыя, Гришкино мәктәпләрендә укучылар белән булган очрашуларда хезмәт тәрбиясенә, сәламәт тормыш рәвешенә зур басым ясалды. Зуршыялыларның узган ел районда бер укучыга исәпләгәндә мәктәп яны тәҗрибә участогыннан иң күп продукция җитештергәнлеге һәркемгә мәгълүм. Чыннан да мәктәп коллективы участокларын бер елны да кимсетми. Моңа ирешү өчен аз тир түгелмәгән бит.
Гаилә тормышы күрке бала белән, ди халык мәкале. Бүген ата-аналар, ул-кызлары мәктәпне бетергәч, аларны киләчәктә ул һөнәр кирәкме, юкмы икәнлеген уйлап тормыйча, теләсә нинди югары уку йортларына урнаштырырга омтыла. Бары тик авылда гына калмасын. Ә бит бүген авыл хуҗалыгы тармагына күпме белгечләр җитми. Хөкүмәт саланы сайлаганнарга нинди генә шартлар тудырмый, югыйсә. Киләчәктә "Алабуга" махсус икътисадый зонасы да техник белгечләргә мохтаҗ булачак. Көек-Ерыкса урта гомумбелем бирү мәктәбендә чыгарылыш сыйныф укучыларының кайсы уку йортларына укырга керергә җыенуларын сорагач, унбер егет һәм кызның берсенең дә киләчәктә язмышларын авыл хуҗалыгы белән бәйләмәячәкләре билгеле булды. Шуңа күрә дә, салага мәхәббәтне балалар бакчаларыннан ук тәрбияләргә кирәк. Моның өчен ата-аналар үзләренең тырышлыклары белән үрнәк күрсәтергә тиешләр.
Очрашуда "Тормыш дәресләре"нә, "Олимпиада-100", мәктәпләрдә физик тәрбия бирүгә кагылышлы мәсьәләләр дә күтәрелде.
Нет комментариев