Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ТВ яңалыклары

Ашлама кертмичә, уңыш алып булмый

Һава торышын төгәл итеп алдан фаразлап булмый. Шуңа да, язның иртә киләсенә без әзер булырга, техникалар, механизаторлар сафта торырга тиеш! Мондый бурычны район башлыгы Анатолий Иванов авыл хуҗалыгы белгечләре, хуҗалык җитәкчеләре һәм банк вәкилләре белән үткәрелгән киңәшмәдә җиткерде. Язгы кыр эшләре чорында агросәнәгать комплексы оешмаларын дизель ягулыгы, минераль ашламалар, чәчүлек...

Һава торышын төгәл итеп алдан фаразлап булмый. Шуңа да, язның иртә киләсенә без әзер булырга, техникалар, механизаторлар сафта торырга тиеш! Мондый бурычны район башлыгы Анатолий Иванов авыл хуҗалыгы белгечләре, хуҗалык җитәкчеләре һәм банк вәкилләре белән үткәрелгән киңәшмәдә җиткерде.

Язгы кыр эшләре чорында агросәнәгать комплексы оешмаларын дизель ягулыгы, минераль ашламалар, чәчүлек материал белән тәэмин итү. Район башлыгы Анатолий Иванов рәислегендә узган эшлекле сөйләшү әнә шул темаларга багышланды. Вакыт аз калып бара, ә эшлиселәр шактый әле. Кайсыбер хуҗалыкларда кредитлар рәсмиләштерү башлангыч дәрәҗәдә генә, икенчеләрендә тагылма агрегатлар, тракторларны төзекләндерү тәмамланмаган.
- Төп эшләр тракторлар ремонты буенча калып бара. Соңгы көненә кадәр сузмаска кирәк. Кызу эш вакытында техника көйсезләнсә запас частен да табасыз. Көнендә комбайннарны сүтеп җыйган мисаллар бар. Ә хәзер вакыт бар әле дип иркен сулыйсыз. Әмма сроклар бик киеренке,- ди район башлыгы.
Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Ришат Исмәгыйлев әйтүенчә, язгы кыр эшләренә дизель ягулыгының литрын ташламалы бәядән 21 сум 80 тиенгә бирәчәкләр. Аның өчен каралган финанс ярдәме эш күләмен тулысынча төгәлләргә җитмәсә дә, төп этабын башкарырлык, ди белгечләр.
Киңәшмәдә минераль ашламалар белән тәэмин ителеш хакында да сөйләштеләр. "Россия авыл хуҗалыгы үзәге"нең Мамадыш районы бүлеге җитәкчесе Хәлим Сәләхов әйтүенчә, ашлыклы булыйм дисәң, туфракны тукландыру мәсьәләсенә җитди карарга кирәк.
- Яхшы уңыш алыйм дисәң, 1 гектарга уртача 150-200 килограмм ашлама кертергә кирәк. Шунсыз, безнең туфракта күпләп ипи үстереп булмый,- ди Хәлим Сәләхов.
Моңа өстәп, район башлыгы Анатолий Иванов та: "5 тиенеңне жәлләсәң, 5 сумны ала алмыйсыз",- инде дип өстәде.
Алдан фаразланганча, быелгы язгы кыр эшләрен шактый проблемалы булыр дип көтәләр. Әмма "Трудовик" агрофирмасы генераль директоры Фәргать Гаянов әйтүенчә, авыл хуҗалыгының мәшәкатьсез еллары юк та инде ул.
Авыл хуҗалыгы өлкәсендә технологияләр елдан-ел үзгәрә, камилләшә бара. Шуңа да чәчү эшләренә керешкәнче, механизаторлар өчен укулар оештыру хакында да искәрттеләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев