Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Заман үзгәрешләр таләп итә

Узган атнаның пәнҗешәмбесендә "Татмедиа" Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгының киңәйтелгән утырышы уздырылды. ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов, Россия Элемтә һәм массакүләм коммуникацияләр министры урынбасары Алексей Волин, Татарстан Дәүләт Советы рәисе урынбасары-ТР Журналистлар берлеге рәисе Римма Ратникова һәм башка рәсми затлар катнашында Агентлыкның узган елдагы эшчәнлеге буенча хисап белән чыккан генераль...

Узган атнаның пәнҗешәмбесендә "Татмедиа" Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгының киңәйтелгән утырышы уздырылды. ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов, Россия Элемтә һәм массакүләм коммуникацияләр министры урынбасары Алексей Волин, Татарстан Дәүләт Советы рәисе урынбасары-ТР Журналистлар берлеге рәисе Римма Ратникова һәм башка рәсми затлар катнашында Агентлыкның узган елдагы эшчәнлеге буенча хисап белән чыккан генераль директор Ирек Миңнәхмәтов сүзләреннән күренгәнчә, Россия матбугат базарында газеталар тиражы соңгы 5 елда 7 процентка кимегәндә, Татарстанда югалтулар юк. "Шулай да, традицион массакүләм мәгълүмат чаралары цифрлы форматка күчеп бетәчәкләр һәм бу котылгысыз, әлеге процесс бу уньеллык азагына төгәлләнер дигән фаразлар бар, диде Ирек Миңнәхмәтов. Утырышта районнардагы телевидениеләрнең киләчәге турында да сүз барды. Римма Ратникова сыйфатлы журналистикага кытлыкка игътибарны юнәлтте. "Журналистлар - берәмләп карала торган товар, аларның хезмәтенә дә республика икътисады буенча уртачадан югарырак түләнергә тиеш",-дип, ул журналистларның хезмәт хакы бик акрын үсүенә ризасызлык белдерде, район газеталары редакцияләренең шактыеның бюджеты кыскаруына игътибарны юнәлтте. Мамадыш журналистлары утырыш барышын видеоконференция режимында күзәттеләр. Анда массакүләм мәгълүмат чаралары алдына бурычлар да куелды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев