Яши-яши өйрәнәсең
Быелгы Яңа ел бәйрәмнәре төрле күңелле яңалыкларга бай булачак. Моңа җитәкчеләр белән үткәрелгән гомумрайон киңәшмәсендә ясаган чыгышында муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Алена Смирнова да чакырды. Бәйрәм чаралары олимпиадаларда, конкурсларда җиңүчеләр өчен муниципаль район башлыгы чыршысы белән башлана. 27нче декабрь көнне хезмәт коллективларының Мамадыштагы үзәк чыршы янында чыгышларына старт...
Быелгы Яңа ел бәйрәмнәре төрле күңелле яңалыкларга бай булачак.
Моңа җитәкчеләр белән үткәрелгән гомумрайон киңәшмәсендә ясаган чыгышында муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Алена Смирнова да чакырды. Бәйрәм чаралары олимпиадаларда, конкурсларда җиңүчеләр өчен муниципаль район башлыгы чыршысы белән башлана. 27нче декабрь көнне хезмәт коллективларының Мамадыштагы үзәк чыршы янында чыгышларына старт бирелә. Быел һәр көн аерым илләрнең Яңа ел бәйрәмнәрен ничек үткәрүләренә багышланачак. Ә бал-маскарад "Олимп" боз сараенда 29нчы декабрьгә планлаштырылган. Ул да "Жар- птица" әкияте сценарие белән үрелеп барылачак. 7нче гыйнвардагы Раштуа бәйрәме быел да Нократ яр буенда уза. "Биналарын, территорияләрен бизәүдә предприятиеләр һәм оешмалар коллективлары быел да бөтен фантазияләрен эшкә җигәрләр дип ышанам,"-диде муниципаль районыбыз башлыгы Анатолий Иванов.
Авыл хуҗалыгы кыш көне дә беренче чираттагы мәсьәлә булудан туктамый.
Татарстан Хөкүмәте ярдәмгә килү нәтиҗәсендә, соңгы вакытта "Вамин" агрофирмаларында фуражны мал башына икешәр килограммга арттыруга ирешкәннәр. Нәтиҗәдә, "Тәкәнеш"тә дә, "Нократ"та да сөт җитештерү ай башындагыдан арта башлады. Бүген барлык хуҗалыкларда савым былтыргы дәрәҗәдән югарырак. Районыбыз башлыгы авыл хуҗалыгы техникасы, тагылма эш кораллары ремонтын башларга вакыт җиткәнен дә искәртте. "Агрохим", "Старый мельник", "Семиозерка", Усали агрохимиклары ярдәмче хуҗалыгы тырмаларын һәм культиваторларын ремонтлап бетергәннәр. "Шакирҗанова" белән "Корпорация"дә чәчкечләргә тотынмаганнар әле. Тракторлар һәм автомашиналар игътибардан төшеп калырга тиеш түгелләр.
Быелның 11 аенда районыбыз халкына барысы 108 миллион сумлык төрле социаль түләүләр ясалган.
Бу хакта киңәшмәдә район социаль яклау идарәсе начальнигы Миннегөл муллахмәтова җиткерде. Халыктан барысы 106500 төрле характердагы мөрәҗәгать кергән. Әлеге түләүләрнең 12 миллион сумын ветераннарга, 2 миллион 600 мең сумын күп балалы гаиләләргә, 3 миллион 800 меңен-тыл хезмәтчәннәренә, 21 миллион 700 меңен-пенсионерларга килгән ЕДВ тәшкил итә. Торак-коммуналь хезмәтләр өчен барысы 33 миллион 600 мең сум социаль ташламалар килгән. Кайберәүләр үзенә субсидияләр тиешлелеген аңлап та бетермәскә мөмкин. Шуңа күрә, киңәшү өчен район социаль яклау идарәсенә ешрак мөрәҗәгать итәргә кирәк.
Дүшәмбе киңәшмәсендә предприятиеләр, җәмгыятьләр җитәкчеләрен тыңлау дәвам итә.
Бу юлы "Юлчы" җәмгыяте җитәкчесе Харис Мөбарәкшин чыгыш ясады. Ул 2003нче елны оешкан булган. Башта күперләр ремонты белән шөгыльләнә. Хәзер Отарка карьерында бут ташы да, вакланган таш та чыгара. "Төзүсервис" җәмгыяте алардан ваклатылган таш алып махсус кирпеч тә чыгара башлаган. "Киләсе елда унбиш километр юлны вак таш җәеп эшләячәкбез, сезнең чимал районга бик кирәк,"-диде Анатолий Иванов. "Тимер-бетон блоклар урынына фундаментка таш салып бетонлау арзангарак төшә,"-диде Харис Мөбарәкшин. Районның Илгиз Мөбарәкҗанов җитәкләгән төзү-монтаж идарәсе гомер-гомергә фундамент салганда җирле материаллар гына куллана иде. Үзебездә булганны файдаланырга һаман өйрәнеп бетә алмыйбыз әле.
Материалларны Минневәрис МИНГАЛИЕВ әзерләде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев