Вәхшилектән нәрсә туктатыр
Яз үзе белән матурлык, күркәм яшеллек, беренче чәчәкләрне генә алып килми. Кышкы кар астында яшеренеп яткан барлык шакшылык, бөтен шәрәлеге белән килеп чыгып, күзне ерта. Миләүшә Хәйруллина. Ямаш авылы Теләсә кайда ташланган чүп-чардан да ямьсезрәк, күңел кайтаргыч нәрсә дөньяда юк. Кем кайсы урынга түгүне үзе өчен уңайлы дип таба, шунда...
Яз үзе белән матурлык, күркәм яшеллек, беренче чәчәкләрне генә алып килми. Кышкы кар астында яшеренеп яткан барлык шакшылык, бөтен шәрәлеге белән килеп чыгып, күзне ерта.
Миләүшә Хәйруллина.
Ямаш авылы
Теләсә кайда ташланган чүп-чардан да ямьсезрәк, күңел кайтаргыч нәрсә дөньяда юк. Кем кайсы урынга түгүне үзе өчен уңайлы дип таба, шунда түгә шәхси хуҗалыгыннан чыккан калдык-постыкны. Ничәмә еллык күзәтүләремнән чыгып шуны әйтәм: күп еллар дәвамында чисталыклары белән аерылып торган авыллар бар иде. Мондый авыл кешеләре гарьләнә, хурлана белә иде. Чүп-чарны бер генә җиргә түгеп кенә калмыйлар, күпмедер бер вакыт аралыгында аларны яңадан өеп яндыру өчен аерым җыелып, өмә оештыралар иде. Мондый авыллар исемлегендә: Олыяз, Түбән һәм Югары Козгынчы, Кыравыл, Юкәче, Җөри, Яңа Комазан, Тәкәнеш, Түбән Ушма, Усали беренче урында тора иде. 2-7 майларда 4 авыл җирлегенә урнашкан авылларны карап йөрдем. Шулкадәр пычракка батканбыз, гади сүзләр белән аңлата да түгел хәлебезне! Тәмам барып чыкканбыз икән, күпчелек авылларга "Беренче дәрәҗә, шапшаклык өчен" дигән орден булдырып иң күренекле урыннарына элеп кенә куясы. Кыравыл авылы зираты тирәсе чүп-чар полигонын хәтерләтә. Инде матбугатта ничә мәртәбә тәнкыйтьләнүенә карамастан, монда чистарту буенча бармакка-бармак та сукмаганнар. Каберлекләр өстендә целлофан кисәкләре, кәгазь-чүпрәк калдыклары очып йөри, ничек итеп шулкадәрле үлгән кешеләр рухыннан көләргә мөмкин? Елга-инеш ярларында шайтан үзе аягын сындырырлык дәрәҗәдә тәртипсезлек, башкасын язып тормыйм инде, тавык, сарык үләксәсенә кадәр шунда ташлаганнар. Үзегезне шулкадәр хөрмәт итмисез икән инде, балаларыгыз, оныкларыгыз турында уйлагыз бераз, йогышлы авырулар чыганагы бит бу. Авыл җирлеге башлыгы нигә бернинди эш башкармый, ничек тыныч кына шул галәмәткә карап йөри ала, һич аңлашылмый. Бәлки алдагы юллардагы орденны аның муенына тагаргадыр, 20000 сум штраф "премия"се белән? Эшләгән эшкә соңгы нәтиҗәләр буенча бирелә бәя, әгәр эколог булсам, мин бу кешенең "өстеннән төшмәс" идем. Үзенә тиешле эшне эшли белми икән, үзенең кесәсендәге авыл җирлеге бюджетындагы бөтен акчасын штрафлар формасында "Экологик ярдәм" фондына күчереп бетермичә. Үзе яшәгән (Түбән Козгынчы) авыл урамыннан аска таба узганы бармы икән аның? Ничек итеп шундый юлга түзеп ятып буладыр, белмим. Җиңел машиналар яз көне монда урыны-урыны белән фараларына кадәр батты бит. Янәшәдә урман аша гына Ямаш авылы бар. Сазлык, су өстендә утыра бу авыл. Монда атлаган саен чишмә, санга алынмаган үз көенә кайнап утырган чишмә башларының хисабы юк, тирә ягын камышлы сулык чорнаган, ләкин авыл урамнарының беркайчан шундый хәлгә килгәне юк. Башта таш түшәлгән юл иде, хәзер Үзәк урамда асфальт, безнең урамда таш юл. Акча, мөмкинлек юк икән, иганәчеләр эзләргә кирәк, безнең Шәдче авыл җирлеге башлыгы шулай эшли. Ямаш авылының су башнясы тирәсен 50 еллык чүп-чарлардан аралар өчен бер гаилә белән сөйләшеп килешү төзеделәр. Гаилә үз көче белән трактор, бульдозер, яллап, чүплекне аралап яндыра, сукалый, печән чәчә, аны карап тәрбияли, чүп түгүне контрольдә тота, шуның хисабына печәнен шәхси хуҗалыгына чабып ала. 17 көн эчендә башня тирәсе ялт итеп калды, хәзер таный торган түгел элекке чүп полигонын, ямь-яшел бәләкәй болынчыкка әверелде, сезгә дә шулай эшләп булмыймыни соң? Мондагы чүплектә, зират, ашлык амбарлары, эчә торган су белән янәшә иде. Авыл башына чүпне түгүчеләр бар монда да. Үз чүбеңнең черердәен бакчага өеп чертеп, яндырасын карап торып яндырырга була бит. Яңа Комазан авыл җирлеге башлыгы үз күзәтүе астында нәкъ шулай эшли. Монда елга, чишмә, зират яннары чиста, чүп өемен күрмәссең. Үләксә ташлый торган базлар да тәртиптә. Су башнясы, чишмә тирәсен Әлфия Җамалиева гаиләсе (авыл җирлеге башлыгы) карап тора икән. Эшләгән кешене эшләми дип әйтеп булмый. Түбән Шүләңгер авыл җирлегендә урамнар чиста булса да, су буйларында шул ук тәртипсезлек, урыны-урыны белән утырып ял итәрлек чиста җир табып булмый. Нинди матур урынга урнашкан авыллар бит югыйсә. Питрау шушы төбәктә үтә, әллә шуңа аркаланалар инде, Мамадыштан килеп чистартканнарын көтәләр, әзрәк үзегезгә дә селкенергә кирәк. Кешеләр үз-үзләрен хөрмәт итми башлады, табигатькә эшләгән этлегебез үзебезгә шул рәвешле кире кайтканын күрә торып туктый белмибез. Безне мондый вәхшилектән нәрсә генә туктата алыр икән? Зур штрафлармы, телевидениеме, матбугат битләрендә аермачык исем-фамилияләр аталумы, тик болар аша уздык инде без-файдасы юк. Башка үтемлерәк чара табарга кирәктер, мөгаен.
Ямаш авылы башына бу чүпне түгәргә кем җөрьәт иткән. Автор фотосы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев