Урман тәрбияләгәнне ярата
Узган атнада Берсут төбәгендә булып кайтырга туры килде. Элеккеге Кама урман хуҗалыгының кайчандыр гөрләп торган җитештерү участокларында бүген үле тынлык урнашкан. 2006нчы елда кабул ителгән яңа Урман кодексының да "гаебе" бар монда. Чөнки аның нигезендә хәзер урманнарны кисү чикләнелде. Әлеге тармактагы үзгәртеп корулар нинди нәтиҗәгә китерер, монысын вакыт бер күрсәтер...
Узган атнада Берсут төбәгендә булып кайтырга туры килде. Элеккеге Кама урман хуҗалыгының кайчандыр гөрләп торган җитештерү участокларында бүген үле тынлык урнашкан. 2006нчы елда кабул ителгән яңа Урман кодексының да "гаебе" бар монда. Чөнки аның нигезендә хәзер урманнарны кисү чикләнелде. Әлеге тармактагы үзгәртеп корулар нинди нәтиҗәгә китерер, монысын вакыт бер күрсәтер әле. Ә бит кайчандыр Кама урман хуҗалыгында мең ярым чамасы кеше эш белән тәэмин ителгән иде. Бүген икешәр сменада төрле халык куллануы товарлары, агач материаллары, тартмалар һәм башка төр продукция җитештергән цехлар ташландык хәлдә, ашханәләр, белгечләр өчен төзелгән биналар, котельныйлар, техника паркларындагы биналар ярымҗимерек, алардагы җиһазлар һәм техникалар таланган. Нәтиҗәдә, үзенең данлыклы җитәкчесе Иван Иванов, урман тракторларында тир түгеп зур уңышларга ирешкән Михаил Гурьянов, Иван Петров, урман кисүчесе Валерий Долгов, агач ташучылары Вилорик Гуслин, Илья Афанасьев, фанера цехында хезмәт куйган Зәкия Хөснетдинова, Мария Хәбибуллина һәм дистәләрчә тырышлары белән бөтен илгә дан казанган, 2009нчы елга чаклы яшәү белән үлем арасында булган урман хуҗалыгы "яшәүдән" туктый. Аның урынына "Камалес", аның белән параллель рәвештә "Кама урманчылыгы" дәүләт бюджет учреждениеләре оештырганнар иде. Ә моннан бер ел элек соңгысы "Кама урманчылыгы" дәүләт казна учреждениесе дип йөртелә башлады. Бүгенге көндә 54 кеше хезмәт куя биредә. Былтыр 16 кешедән торган Яшел Үзән өйрәнү-тәҗрибә урман хуҗалыгының филиалын ачканнар. Менә шушы кечкенә генә коллектив өч район территориясенә урнашкан, җиде участокка бүленгән 54 мең гектардан артык мәйдандагы урманнарны карап, тәрбияләп торалар. Алар карамагында техникалар да пәйда булган. Әнә озак еллар урман тракторын иярләгән булмаган Рөстәм Хәбибуллин яңадан эш килеп чыгуына сөенеп бетә алмый. Инде утыз яшен тутырган техникага да бер карусыз утырган ул. 2010нчы елгы корылык урманчыларны да читләтеп узмый. Утыртылган яшь үсентеләрнең күпчелеге юкка чыга. Соңгы ике елда алар биләгән территорияләрне чистарту, яңа үсентеләр утырту белән шөгыльләнгәннәр. Мәгълүм булганча, узган ел Берләшкән Милләтләр Оешмасы тарафыннан Урманнар елы дип игълан ителгән иде. Аның кысаларында Татарстан "Чиста урманнар", "Агач утырт" акцияләре уздырылды. Нәтиҗәдә йөзләгән гектар мәйдан корыган агачлардан, куаклардан арындырыла. Агымдагы елда да бу эшләрнең тынып торганы юк. Киләсе елда утырту өчен 190 гектар мәйдан җир әзерләнгән. Шунысы сөенечле, соңгы елларда урманнарның мәйданнары арта бара. Учреждение участок урманчылыкларындагы питомникларын да бетермәгән. Аларда егермедән артык төрдәге агач үсентеләре тәрбияләнә. Берсут мәктәбе укучылары да "табигать үпкәләрен" саклауда, аларның мәйданнарын арттыруда, чистартуда үзләреннән сизелерлек өлеш кертәләр. Төбәк балаларының ел саен кошлар өчен агачларга дистәләрчә оя урнаштыруларына да изге гамәл итеп карарга кирәк. Махсус көн билгеләп, алар зур өмә ясап урнаштыралар ул ояларны. Учреждение җитәкчесе Сергей Сапурин сүзләренә караганда, элеккеге техника паркы урынында ленталы агач яру цехы ачарга җыеналар. Бу биш кешене эш белән тәэмин итәргә мөмкинлек бирәчәк. Әзер продукция төбәктәге авыл хуҗалыгы предприятиеләрен, шәхси хуҗалыкларны ремонт, төзелеш вакында сайгак, такталар, һәм башка агач материаллары белән тәэмин итәргә ниятләре.
Николай Михайлов
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев