Тәвәккәл энҗесен табар
Районыбызда авыл бизнесы да - крестьян-фермерлык хуҗалыклары, гаилә фермалары да ныклап аякларына басып киләләр. Алар нәрсәләр белән шөгыльләнәләр, үзләрен нинди проблемалар борчый? Шулар турында сөйләвен үтенеп, муниципаль район башлыгы урынбасары - район Советы рәисе урынбасары Алмаз Хисаметдиновка берничә сорау белән мөрәҗәгать иттек. -Алмаз Гаптерәүпович, бүген районыбызда ничә крестьян-фермер хуҗалыгы, алар...
Районыбызда авыл бизнесы да - крестьян-фермерлык хуҗалыклары, гаилә фермалары да ныклап аякларына басып киләләр. Алар нәрсәләр белән шөгыльләнәләр, үзләрен нинди проблемалар борчый? Шулар турында сөйләвен үтенеп, муниципаль район башлыгы урынбасары - район Советы рәисе урынбасары Алмаз Хисаметдиновка берничә сорау белән мөрәҗәгать иттек.
-Алмаз Гаптерәүпович, бүген районыбызда ничә крестьян-фермер хуҗалыгы, алар карамагында күпме җир бар?
-Районда рәсми теркәлгән 215 крестьян-фермер хуҗалыгы исәпләнә. Алар карамагында ун мең гектарга якын җир, ягъни районның барлык чәчүлек җирләренең ун проценты. Фермерларыбыз биш йөздән артык мөгезле эре терлек, ике йөздән артык дуңгыз, йөз башка якын ат, өч йөзләп сарык асрыйлар. Бездә фермер булып теркәлмичә дә алтышар-унар баш терлек асраучы, умарталар тотучы гаиләләр шактый. Алар сөт, ит, бал сатып үзләренең гаилә керемнәрен тулыландыралар.
-Фермерлык хәрәкәте моннан егерме ел элек үк башланган иде. Аларның эшчәнлек юнәлешләрендә үзгәрешләр булдымы? Хәзерге фермерларга нинди тармаклар белән шөгыльләнү отышлырак?
-Әллә ни еракка ук китмичә, 2008нче елны гына алсак та, ул вакытта фермер хуҗалыкларыбызның 80 проценты игенчелек белән шөгыльләнгән булган. "Гаилә терлекчелек фермаларын үстерү", "Башлаучы фермерларга булышу", "Грант-лизинг" программалары гамәлгә кертелгәч, үзебезнең район күләмендә "Авылга йөз белән" программасы эшли башлагач, эшчәнлек юнәлешләре нык үзгәрде. Фермерларыбыз терлекчелек белән актив шөгыльләнә башладылар. Бүген иллеләп гаилә фермабыз бар. Алар нигездә сыерлар асрыйлар, мөгезле эре терлек симертәләр. Дүсмәттән Тамара Павлова дуңгызчылык белән дә ныклап шөгыльләнә хәзер. Олыяздан Фирназ Хисмәтов атчылык юнәлешен дә үзләштерде. Шәхси умарталыклар тотучыларыбыз да бик күп. Олыяздан Гыйззәтуллиннар, Фирназ, Тәкәнештән Хәмизуллиннар, Көек Ерыксадан Әһлиевлар, Көмешкүлдән Марс Юнысов, Вахиттән Баймөхәммәт Бинков, Югары Козгынчыдан Илһам Дәүләтов һәм башка тырыш гаиләләр фермер хуҗалыкларының файдасын үз тәҗрибәләрендә күп тапкырлар расладылар инде. Берсе дә: "Итне кая куейм микән, ашлыкны ничек сатарга инде?" - дип зарланып йөрми. Елдан-ел техникаларын, тагылма эш коралларын яңарталар, терлек сарайларын киңәйтәләр, яңаларын да җиткерәләр. Гаилә фермалары җирләр дә ала башладылар. Бүген аларда ике мең гектар чамасы сөрүлек җирләр бар инде. Район җитәкчелеге "Авылга йөз белән" программасы буенча гаилә фермалары оештырырга теләүчеләргә ярдәмен дәвам итә. Быел да Олыяздан Сөнгатуллиннар һәм Фәләховлар, Уразбахтыдан Фәттәховлар, Түбән Ушмадан Яруллиннар, Урманчы җирлегеннән Мөхетдиновлар гаиләләренә меңәр данә блоклар бирелде.
-Бүген авыл кешесе бик күп төрле юнәлешләр белән шөгыльләнә. Шулай да авыл халкына тизрәк акча кереме бирә торган бизнес дип нәрсәләрне атар идегез?
-Авыл бизнесы игенчелек һәм терлекчелек кысаларына гына бикләнеп калмады. ипи пешерү белән, мәсәлән, бездә тагын алты кече бизнес субъекты шөгыльләнә. Аларның бишесе авыл җирендә эшли. Агач эшкәртү белән шөгыльләнүче 26 эшмәкәрнең дә 19ы - авыл җирендә. Районыбыз торак пунктларында бүгенге көндә утыздан артык шәхси рамлы пычкы бар. Аларны үзләре өчен дә файдаланалар, мөрәҗәгать итүчеләрнең заказларын да үтиләр. Авылларыбыздагы егермедән артык эшмәкәребез төзелеш материаллары җитештерә. Унбишләп кеше теплицалар ясап яшелчәләр һәм кәлшәләр үстерә. Йөздән артык эшмәкәр авылларыбыз халкын көндәлек товарлар белән тәэмин итә. Җәмәгать туклануы предприятиеләре оештыручылар да бар.
"Грант-лизинг" программасы эшли башлау фермерларыбызга һәм эшмәкәрләребезгә зур ярдәм булды. Дүрт ел эчендә районга алынган 105 грантның 79ы "авыл бизнесы" юнәлеше буенча булды. Югары Ушма, Катмыш, Красная Горка, Урта Кирмән, Урманчы, Усали, Шәмәк авыл җирлекләреннән дүртәр һәм күбрәк грант оттылар. Эшне дөрес оештырсаң, һәр юнәлеш файдалы. "Грант-лизинг" программасы эшли башлау фермерларыбызга һәм эшмәкәрләребезгә зур ярдәм булды. Дүрт ел эчендә районга алынган 105 грантның 79ы "авыл бизнесы" юнәлеше буенча булды. Югары Ушма, Катмыш, Красная Горка, Урта Кирмән, Урманчы, Усали, Шәмәк авыл җирлекләреннән дүртәр һәм күбрәк грант оттылар. Эшне дөрес оештырсаң, һәр юнәлеш файдалы.
-Хөкүмәтнең фермерларыбызга ярдәменә тагын да киңрәк тукталсак иде.
-Игенчелек һәм терлекчелек белән шөгыльләнүче фермерларыбыз барлык төр ярдәмнәрне дә алып торалар. Быел да минераль ашламалар өчен субсидия бирелде. Дизель ягулыгы ташламалы бәяләрдән кайтты. Югары сыйфатлы һәм беренче сортлы сөт тапшыручыларга субсидияләр хисаплана. Былтыр биш кешегә гаилә терлекчелек фермаларын үстерү өчен акчалата ярдәм килгән иде. Быел аны Соколкадан Салих Шәрәфетдинов, Ташлы авылыннан Наил Галәүев, Кече Соннан Алия Мөхәммәтҗанова, Урта Кирмәннән Рәкыйп Гатин алачак. Дүртесе дә мөгезле эре терлекләр белән эшләү юнәлешен үстерәләр.
-Фермерлык - бизнесның бер юнәлеше. Алар арасында көндәшлек бармы, әллә алар бер-берсенә булышып, ярдәмләшеп эшлиләрме?
-Ярдәм кирәк булса, булышырга бик тиз килеп җитәләр. Бу аеруча язгы кыр эшләре һәм урак вакытында күренә. Фермерларыбыз бик эшчән халык. Төнлә йокламаса йокламыйлар, үз эшләрен барыбер эшлиләр. Ярдәмгә районның икенче башына да барып җитәләр. Кукмарага, Балык Бистәсенә чыгучылар да бар. Күптән түгел генә Көмешкүлдән Марс Юнысов хуҗалыгында олы фаҗига булды. Дуслары, хезмәттәшләре бик тиз ярдәм кулы суздылар. Бу ярдәм тагын да дәвам итәр, дип ышанам. -Әңгәмәгез өчен рәхмәт, Алмаз Гаптерәүпович.
Әңгәмәдәш Минневәрис Мингалиев
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев