Трассага эшкә чыктым
Эчке эшләр министрлыгының ЮХИДИ хезмәткәрләре әйтүенә караганда Мәскәү-Уфа трассасы Россиядә иң киенренке участоклардан санала. Чөнки ул илебез башкаласын Татарстан, Удмуртия, Пермь өлкәләре, Урал һәм Себер төбәкләре белән тоташтыручы юл буларак та билгеле. Аның аша меңләгән автомашиналар уза. Алар арасыннан юл йөрү кагыйдәләрен бозучыларны ачыклау бер дә җиңел түгелдер. Николай Михайлов...
Эчке эшләр министрлыгының ЮХИДИ хезмәткәрләре әйтүенә караганда Мәскәү-Уфа трассасы Россиядә иң киенренке участоклардан санала. Чөнки ул илебез башкаласын Татарстан, Удмуртия, Пермь өлкәләре, Урал һәм Себер төбәкләре белән тоташтыручы юл буларак та билгеле. Аның аша меңләгән автомашиналар уза. Алар арасыннан юл йөрү кагыйдәләрен бозучыларны ачыклау бер дә җиңел түгелдер. Николай Михайлов Моның шулай икәнлегенә сишәмбе көнне руль артында утыручылар телендә "трассовиклар" дип йөртелүче 7нче взводның ике вәкиле белән Катмыш авылы тирәсендәге АБЗ янында кизүдә торганда ышандым. Март ахыры булуга карамастан, аның кышы да быел тиз генә эстафетаны язга тапшырырга җыенмый. Көне буе юеш кар яуды, җил үзәкләргә үтте. Юл хәрәкәте иминлеге сагында торучыларга көнне-төнгә ялгап, кышкы салкын көннәрдә дә, күзачкысыз бураннарда да, өстән коеп яуган яңгыр астында да эшләргә туры килә. Кызганычка каршы, бу көнне миңа юлда автомашиналарның бертуктаусыз агышын күрергә насыйп булмады. Шулай булуга карамастан, кагыйдәне бозган берничә машина инспекторларның игътибарыннан читтә калмады. Фото. Наил Хәсәншин, взвод командиры урынбасары, взводта 1996нчы елдан бирле: - Безнең кечкенә генә коллектив Нократ аша салынган күпердән алып 889нчы километрга кадәр булган 90 километрга якын озынлыктагы участокны контрольдә тота. Ел башыннан безнең тарафтан 4817 юл йөрү кагыйдәләрен бозучылар ачыкланды. Алар арасында руль артына исерек хәлдә утырган - 38, каршы як полосага чыккан 48 водитель административ җаваплылыкка тартылды. Балаларны куркынычсызлык каешлары белән эләктермәүнең 155 очрагы теркәлде, машиналарының алгы номерлары пычрак белән капланган 1196 автотранспорт чарасы туктатылды. Кызганычка каршы, өч ай эчендә тугыз юл-транспорт һәлакәте булып, аларда ике кеше һәлак булды, 19ы авыр тән җәрәхәтләре алды. Наилне Мамадышта калдырып, инспекторлар - Нәкыйп Әскәров һәм Радик Әгъмалов белән алдан сөйләшенгән урынга кузгалдык. Машинабызны куеп, юлны күзәтә башладык. Озак та үтмәде Радикның игътибарын тышы төрле рәсемнәр белән бизәлгән өч "Ситроен" мини-автобусның алдан килүчесе җәлеп итте. Баксаң, аның водителе Иван Руцкий куркынычсызлык каешын эләктермәгән икән. "Нәрсәгә шуңа бәйләнәсез инде, аны кирәк дип тапмыйм мин," - дип "киреләнеп" маташты әле ул, үзен беркетмә тутыру өчен безнең машина кабинасына кереп утыргач та. Егетләргә ипләп кенә, бу таләпне алар уйлап чыгармаганлыклары, закон нигезендә шулай кушылуын аңлатырга туры килде. Ахырдан Владимирдан Омскига баручы водительгә хәерле юллар теләп калдык. ФОТО. Нәкыйп Әскәров, ЮХИДИның 7нче взводында 18нче ел хезмәт итә: - Юлда водительләрнең төрлесен очратасың. Яшерен-батырын түгел, русчалатып өч хәрефкә җибәрүчеләре дә табыла. Моның өчен без, әлбәттә, башка санкцияләр кулланмыйбыз. Нинди кагыйдә бозылган, шуның нигезендә генә административ җавплылыкка тартабыз. Эшләү дәверендә юлларда күп кенә һәлакәтләрнең шаһите булырга туры килде. Руль артына утыручылар шуны исләрендә тотсыннар иде: юл-транспорт һәлакәтләренең зур күпчелеге аларның гаебе аркасында килеп чыга. Бервакыт биш һәлакәтнең шаһите булдым. Юларда иешле тизлекне сакламаучылар зур проблемаларның берсе. Андыйлар безнең туктарга кушкан таләпләрне үтәмичә, яныбыздан выжылдап узып китеп, әллә ни ерак китә алмыйлар. Чөнки без шунда ук "гаепле" транспорт турындагы мәгълүматларны башка постларга хәбәр итәбез. Ул чагында инде җаваплылык та арта. Аллага шөкер, безнең сменада андый "лихач"лар очрамады. Бигрәк тә "фура"лар трассада тизлекне сәгатенә 70 километрдан арттырмаска тиешләр икән. Пермьнән Марий-Элга кайтучы йөк машинасы шоферы ашыгуы сәбәбен тизрәк өенә кайтып җитәсе килүе белән аңлатты. Егетләребез аңарга ашыгуларның һәлакәткә илтүе турында аңлаттылар. Дөрес, ул тизлекне тиешледән бик күпкә арттырмаган иде. Ә менә шул ук Пермьнән Мәскәүгә "Вольво" фургоны белән баручы Николай Ильюшонок, Радик сырлы таягын күтәргәннән соң, без торган җирдән 200 метр чамасы узгач кына туктый алды. Чөнки ул үрдән сәгатенә 101 километр тизлек белән төшеп килә иде. Ә андый озын машиналарның тукталу юлы озын чыга. "Фура"ларга, югыйсә, кышкы юлларда тиешле тизлек белән, дистанцияне саклап йөрү дә таманга гына туры килә. Кисәк кенә тормозга бассаң, карлы-бозлы юлда аның һәлакәтнең сәбәпчесе булмас, дип, беркем дә гарантия бирә алмый. Икенче бер йөк машинасы тагын да арттырып җибәрде. Ерак юлларда чирек гасыр йөрүче Ярославльдән Мәскәүгә баручы "МАЗ" хуҗасы Александр Белоусов та ашыгуы сәбәбен, юлларда транспорт ташкыны юклыктан файдаланып калырга теләве белән аңлатты. Татарстан территориясендәге ЮХИДИ хезмәтенә бәя бирүне сорагач, ул: "Россияне аркылыга-буйга йөреп чыккан кеше буларак, аерма күрмим. Нишлисең бит, алар юлларда иминлек өчен җавап бирәләр. Аларга минем дәгъва белдергәнем юк. Кагыйдәне боздыңмы, җавап бирергә кирәк," - диде. Радик Әгъмалов, взводта җиденче ел. Шулай булса да, трассада күп нәрсәне башыннан кичергән: - Юлда иң күп кагыйдә бозулар, тизлекне арттыру, тиешсез урында каршы як полосага чыгу, каеш эләктермәү, пычрак номерлар, исекрек хәлдә руль артына утыру һәм башкалар. Тагын трассада куркыныч участоклар барлыгын да онытмаска кирәк. Күпъеллык анализлардан күренгәнчә, юл-транспорт һәлакәтләренең күпчелег шундый урыннар өлешенә туры килә. Безнең взвод карамагындагы участокта Ханнар зираты, Түбән Яке авыл тирәсе, 908, 921 нче километрлар, Питрәч районының Шәтке авыл яннары шундый урыннардан саналалар. Гомумән, юлга чыкканың икән, һәрвакытта да игътибарлы булырга, юл йөрү кагыйдәләрен төгәл үтәргә кирәк. Водительләрнең безгә үпкәләргә хаклары юк Чөнки без кешеләрнең иминлекләре, тормышлары, сәламәтлекләре өчен дә күпмедер дәрәҗәдә җавап бирәбе. Тавләпләребез Законга нигезләнгән. Без аларны үтәргә һәм башкалардан да таләп итәргә бурычлыбыз. Безенең эштә танышлыкка, әшнәлеккә, кодалыкка урын юк. Өч сәгатькә эчендә инспекторлар тарафыннан кагыйдә бозган тугыз кешегә беркетмә тутырылды. Шушы вакыт эчендә ЮХИДИ хезмәтенең авырлыгын, җаваплылыгын үз җилкәмдә татыдым. Сүкмик без аларны, җәмәгать.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев