Тормыш җиңүләрдән тора
Язмыш мине аның белән моннан ун елга якын элек очраштырды. Моңарчы әлеге шәхесне күреп кенә белгән булсам, шул көннән башлап бөтен гомерем аның белән бәйләнде. Гөлназ Мөхәммәтҗанова Типография директоры Вәлия Әгъмал кызы Гыйззәтуллинаның эш бүлмәсе ишеген беренче мәртәбә 2002 елның ноябрь аенда шакыдым. Мине көләч йөзле, киң күңелле ханым каршы...
Язмыш мине аның белән моннан ун елга якын элек очраштырды. Моңарчы әлеге шәхесне күреп кенә белгән булсам, шул көннән башлап бөтен гомерем аның белән бәйләнде. Гөлназ Мөхәммәтҗанова Типография директоры Вәлия Әгъмал кызы Гыйззәтуллинаның эш бүлмәсе ишеген беренче мәртәбә 2002 елның ноябрь аенда шакыдым. Мине көләч йөзле, киң күңелле ханым каршы алды. Эшкә алуын сорап килгәнемне белүгә киңәшләрен "яудыра" башлады да, "тау кадәр" эш биреп чыгарып та җибәрде. Үз тирәсендәгеләрне һәрвакыт әнә шулай эш белән сыный ул. Чөнки үзе дә кечкенәдән эшне, хезмәтне яратырга өйрәнеп, бернинди авырлыклар алдында да югалып калмаска гадәтләнеп үскән. Бездән, аның җитәкчелегендә эшләүчеләрдән дә һәрчак оперативлык, җаваплылык таләп итте. Нинди дә булса эшкә һәрвакыт үз үрнәгендә өйрәтте ул, "ТАТМЕДИА" ААҖнең "Нократ" ("Вятка") филиалы коллективындагы һәр кешедә Вәлия ханым сыйфатларының нигезе салынган дип уйлыйм. Мактанып әйтүем түгел, тик заманында шушы күркәм шәхес белән очрашмаган булсам, бу кадәр эшкә өйрәнмәгән дә булыр идем. Нәкъ менә ул мине иң элек радио тапшырулар әзерләп эфирга чыгарырга, аннан телевидениедә эшләргә өйрәтте. Район газетасы редакциясенә күчерүе минем өчен ул чакта көтелмәгән хәл булса да, андагы эш тәртипләренә дә үзе төшендерде. Кайсы юнәлештә эшләргә кушсалар да югалып калмыйча, рәтен белеп башкара алуыма мин чиксез әлеге ханымга рәхмәтлемен. Нинди генә эшкә алынмасын, һәркайсын җиренә җиткереп башкарып чыга, алдына куйган максатларына ирешү өчен бар тырышлыгын куя, башкаларны да эшкә өйрәтү өчен җанын ярып бирә Вәлия Гыйззәтуллина. Аның җирле радио ачырга әзерләнгәндә нинди үҗәтлек белән йөргәнен ул вакыттагы район башлыгы Рөстәм Кәлимуллинның җитәкчеләргә һәр киңәшмә саен сөйләп күрсәтүе әле дә хәтердә. 2004 елда редакция белән типография биналары бөтенләй диярлек сүтелеп, бер түбә астына кертелде, никадәр эчке эшләр башкарылды, иске генә бина өр-яңа йөз алды-барысы да менә шушы сүзен сүз итә белгән, морадына ирешә алган ханымның чираттагы җиңүләренең берсе иде. Ә андый җиңүләр аның тормышында бихисап. Соңгы ун ел эчендә генә башкарган эшләре дә санап бетерерлек түгел аның. Әле күптән түгел җирле телевидениедә "Районга йөз белән" тапшыруы барышында фермер Баймөхәммәт Бинков та үз эшчәнлегенең алга китүе өчен Вәлия ханымга рәхмәт сүзләрен әйтте. Андыйларга Вәлия Гыйззәтуллина, чыннан да, муниципаль район башлыгының авыл буенча ярдәмчесе буларак, даими ярдәмнәрен күрсәтеп, киңәшләрен, эш юнәлешләрен биреп тора. Бар гомерен тырышлыгын, уңган-булганлыгын эшкә җигеп, үз тормыш тәҗрибәсеннән чыгып башкаларның да яшәешенә үзеннән күпмедер дәрәҗәдә өлеш кертүгә багышлаган күркәм шәхес бу. Районыбызның социаль-икътисадый тормышын яхшыртуга иң зур өлеш керткән җитәкчеләрнең берсе дияр идем мин аның турында. 55 яшьлек юбилее көннәрендә аңа киләчәгенең дә гел шулай җиңүләрдән генә торуын телисем килә. Гаиләсендә иминлек, тигезлек, тәнендә сихәтлек булып, балалар-оныклар бәхетенә шатланып яшәргә насыйп булсын.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев