Үткәнемә куанам
Өлкән буын җитәкчеләре югары кәнәфиләргә утырганчы тормыш авырлыкларын үз җилкәләрендә татыган кешеләр. Иван Сергеевич Телешов-шундый шәхесләрнең берсе. Районыбызның бүген инде юкка чыккан Котыш авылында моннан 60 ел элек дөньяга аваз салган Иванның әти-әнисе балаларында гомер буе озатып килүче тәртиплелек, намуслылык кебек сыйфатлар тәрбияләргә тырыштылар. Сикәнәс сигезьеллык мәктәбенә дә бик теләп...
Өлкән буын җитәкчеләре югары кәнәфиләргә утырганчы тормыш авырлыкларын үз җилкәләрендә татыган кешеләр. Иван Сергеевич Телешов-шундый шәхесләрнең берсе. Районыбызның бүген инде юкка чыккан Котыш авылында моннан 60 ел элек дөньяга аваз салган Иванның әти-әнисе балаларында гомер буе озатып килүче тәртиплелек, намуслылык кебек сыйфатлар тәрбияләргә тырыштылар. Сикәнәс сигезьеллык мәктәбенә дә бик теләп йөри малай. Аны бик яхшы билгеләренә генә тәмамлый. 1967нче елда Казан авиация техникумына укырга керә. Кызганычка каршы, язмышын авиация белән бәйләргә хыялланган яшүсмергә ике курстан соң туган авылына кайтырга туры килә. "Мамадыш" совхозында эшли, шул ук вакытта автомәктәпне тәмамлый. 1970-1972нче елларда Совет Армиясендә хезмәт итеп кайткач ул "Татэнергострой" төзелеш идарәсенең "ПМК-2" оешмасына урнаша. Ә бер елдан соң ул тормышын электр энергиясе тармагына багышлый. Гади водительдән мастер, ә 1997нче елда исә "Татэнерго" ПЭОның "Энергосбыт" предприятиесе Алабуга бүлекчәсенең Мамадыш РПУын җитәкли башлый. Узган гасырның туксанынчы еллар азагы, яңа гасыр башларында илнең электр энергиясе белән тәэмин итү тармагында хуҗасызлык хөкем сөрә иде дисәк тә, һич арттыру булмас. Ул чорларда энергияне урлау, кулланылганын исәпкә алу үзагымына куелган иде. Шәһәребездә буш урында оешкан предприятиегә хезмәт дисциплинасын хөрмәт иткән, үз эшләренә намус белән караган белгечләрдән торган команда туплый алды ул. Моннан җиде-сигез ел элек Иван Сергеевич һәм аның хезмәткәрләре электр энергиясен явызларча урлаучы кайбер адәмнәрнең "кан дошманнарына" әверелделәр. Ләкин Мамадыш энергетиклары куелган электр хуҗалыгында югалтуларны кыскарту өстендә шактый эш башкарырга өлгерде. Ел ярым эчендә шәһәрдә һәм авылларда - 9760, оешма-предприятиеләрдә, бюджет оешмаларында, авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә 2400 исәпләү приборлары алыштырыла, энергия югалтулар 40 процентка кыскара. Бүгенге көндә"Татэнергосбыт" ААҖнең Алабуга бүлекчәсе филиалының клиентларга хезмәт күрсәтү буенча Мамадыш офисы исеме астында йөртелүче оешма бүгенге көндә акционерлык җәмгыятендә иң яхшы офислар рәтендә йөри. Иван Телешов җитәкчелек итә башлаганнан бирле кулланучылар 2005нче елда 200 чамасы булса, узган ел бу күрсәткеч ике мәртәбә диярлек артык булган. Энергия сату күләме дә прогрессив рәвештә үсә бара. Моннан өч ел элек 161 миллион сумлык электр энергиясе сатылса, былтыр ул 90 миллион чамасы артыграк булган. Катгый базар көндәшлеге шартларында да җитәкче "Татэнергосбыт" ААҖ партнерлары арасында зур ышаныч яулады. Кулланучылар белән дә офис арасында җылы мөнәсәбәтләр урнаштырылган. Иван Сергеевич менә дигән бакчачы да икән әле. Күпчелек кыяр-помидор утыртырга җыенып йөргәндә, аның ике теплицасында әлеге яшелчәләр инде өлгереп килә. Дүрт төп винограды да быел мул уңыш бирә. Капка төбе, ишегалды болынны хәтерләтә: дистәдән артык төрдәге чәчәкләр бизи аларны. Шушы көннәрдә үзенең 60 яшьлек юбилеен билгеләп үтүче язмам герое кешеләрдә иң хөрмәт иткән сыйфат дип намуслылык һәм гаделлекне күрә. "Чиста күңел белән яшәүләргә ни җитә,-ди ул. - Кемнең кем булуына карамастан, кешене ярата, хөрмәт итә белергә кирәк. Эшләгәндә төрле хәлләр була. Ачуланышасың да, таләп тә итәсең. Әмма шундый вакытта да кеше булып кала белергә кирәк. Шунысы мөһим, һәркем үткән тормыш юлына куанып яшәргә тиеш." Әйе, бу сыйфатлар аның үзенә дә хас. Шуның өчен аны яраталар һәм хөрмәт итәләр дә инде.
Николай Михайлов
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев