Бүген "Нократ"ның туган көне! Газетабызга 97 яшь. Ул-республика районнарында дөнья күргән иң өлкән яшьтәге газеталарның берсе. Аның исеме төрле елларда төрлечә үзгәрсә дә, ул үз кыйбласына тугры булып кала бирә, күп санлы укучыларга, район халкына аңлаешлы һәм ачык итеп илдә-көндә була торган яңалыкларны оператив рәвештә илтеп җиткерә, "коллектив пропагандист, агитатор,...
Бүген "Нократ"ның туган көне! Газетабызга 97 яшь. Ул-республика районнарында дөнья күргән иң өлкән яшьтәге газеталарның берсе. Аның исеме төрле елларда төрлечә үзгәрсә дә, ул үз кыйбласына тугры булып кала бирә, күп санлы укучыларга, район халкына аңлаешлы һәм ачык итеп илдә-көндә була торган яңалыкларны оператив рәвештә илтеп җиткерә, "коллектив пропагандист, агитатор, оештыручы" ролен башкаруын дәвам итә.
Заманыбыз белән бергә атлап, "Нократ" ("Вятка") газетасы елдан-ел яңа уңышларга ирешә. Саннан-санга аның эчтәлеге байый бара, журналистларның, хәбәрчеләрнең осталыклары арта, каләмнәре үткенләнә. Бүгенгедәй рухи кыйммәтләрнең бәясе төшкән, акчасызлык хөкем сөргән заманда, газетаның тиражы 6000 данә тәшкил итә икән, димәк, безнең дусларыбыз күп. Халык ирекле, хак, үтемле, туры сүзгә һәрвакыт мохтаҗ, мәгълүматка ихтыяҗ һәрчак көчле шул. Карап торышка кечкенә генә тоелган газетаның чираттагы санын тутыру өчен күпме кешенең көче кергәнен, башына төшмәгәннәргә күзаллау кыен. Тату, иҗади коллективыбыз һәрчак эзләнүдә. Конвейер даими эшләвен дәвам итә. Газетаны кызыклы, киң географияле, эчтәлекле итеп чыгаруда хәбәрчеләрнең өлеше гаять зур. Соколка авылы хәбәрчесе, кулаклар тарафыннан ерткычларча үтерелгән Дмитрий Крещенов исемендәге премияне ел саен иң актив хәбәрчеләребезгә бирү күркәм традициягә әверелде. Быел әлеге исемгә Көмешкүл урта белем бирү мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы, яшь хәбәрчеләр түгәрәге җитәкчесе Зөлфирә Саматова һәм газетабызны версткага салучы Фирая Мингалиева лаек дип таптык. Аларны зур җиңүләре белән кайнар котлыйбыз. Киләчәктә дә матур-матур мәкаләрегез белән райондашларыбызны күп тапкырлар сөендерерсез, дип ышанып калабыз. Уңышлар Сезгә, каләмегез һәрчак үткен булсын!
Иҗат канатларында - яңа биеклекләргә!
Зөлфирә Рифхәт кызы Саматова Көмешкүл авылында 1962 нче елның 25нче июнендә туа. 1977-1981 елларда Арча педучилищесында белем ала, Казан Дәүләт педагогия институтын 1986 елда тәмамлый. Югары квалификацияле категорияле укытучы, "Россия Федерациясенең гомуми мәгарифенең почетлы хезмәткәре" исеменә, "Безнең иң яхшы укытучы" Грантына, төрле дәрәҗәдәге мактау грамоталарына, Рәхмәт хатларына ия. Эш практикасында балаларның иҗади сәләтен үстерүгә нык басым ясый, язмалары газета-журнал битләрендә еш дөнья күрә.
-Иҗат итү балаларны матурлыкны аңларга, ихтирамлы, итагатьле булырга өйрәтә. Үзем дистә елдан артык "Яшь хәбәрчеләр" түгәрәген җитәкләгәнлектән, балалар белән бу өлкәдә күп эшлим. Тирә-ягыбыздагы үрнәк эшләрне, мактаулы шәхесләрне күрә белергә, теге яки бу кимчелекләргә, тормыштагы гаделсезлекләргә борчылырга, аларны фаш итәргә, төзәлергә ярдәм итәргә омтылыш уятам. Балаларны саф әхлаклы итеп тәрбияләүдә үз фәнем - татар теле һәм әдәбияты дәресләре дә ифрат зур әһәмияткә ия. Бу дәресләрдә әдәби әсәрләр үрнәгендә укытучы күп нәрсәләргә ирешә ала. Эш практикамда милли төбәк үзенчәлекләренә дә таянам. Туган ягыбыз, аның күренекле шәхесләренә соклану тойгысы уяту да бала күңелендә бары яхшы уйлар гына калдыра. "Үткәнен оныткан халыкның киләчәге юк,"- ди безнең халык. Әнә шушы хакыйкатьне дөрес аңларга өйрәтергә тырышам. Һәрдаим халкыбызның үткәнен белергә, аңа карата битарафлык күрсәтмәскә чакырам. Һәр дәрестә һәм сыйныфтан тыш чараларда телебезгә, халкыбызның үткәненә, милли йолаларыбызга тирән мәхәббәт тәрбияләү өстендә нәтиҗәле эш алып барыла. Без кемнәр? Тарихыбыз төпкелендә ниләр бар? Авылыбызның теге яки бу топонимы нәрсә аңлата? Күңелләрендә әнә шундый тирән мәгънәле сораулар уятып, уйланырга, эзләнергә өйрәтәм. Әйе, катлаулы фән дөньсы белән кызыксыну әнә шундый кечкенә эзләнүләрдән башланадыр инде, минемчә. Бүгенге көндә журналистика юлыннан киткән укучыларым булуына сөенеп туя алмыйм. Гөлия Садыйкова ТНВ каналының "Татарлар" тапшыруының администратор-хәбәрчесе, Алия Садыйкова "Яшьләр Онлайн" һәм "Яшьләр тукталышы" тапшыруларының ассистенты, хәбәрче. Алия Мөбарәкшина - "Мирас" журналында хәбәрче, шул ук вакытта Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтында фәнни хезмәткәр вазифасын башкара. Раилә Кашапова - "Татмедиа"ның пресс- үзәге хезмәткәре. Ләйсән Мөгътәсимовабызның "Кыл уртасы" дигән китабы чыкты. Укучыларымның уңышларында "Нократ"газетасы һәм аның хезмәткәрләренең өлеше чиксез зур. Әгәр дә балаларның язмалары газета битләрендә дөнья күрмәсә, аларның "канатлары сынар", рухлары төшәр, иҗат дәртләре сүрелер иде. Ә газетада, Аллаһының мең рәхмәте яусын, һәр мәкаләбез басылып барды. Бу безне алга этәрде. Әнә шуңа да укучыларым тукталып калмады. Бүген дә мин газетаның актив укучысы, иң беренче шушы газетага язылам, өтеренә кадәр калдырмыйча укып чыгам. Газета килгәнне түземсезлек белән көтеп алам, -ди ул.
Мәкаләмне тормыш үзе яза
Фирая Нәгыймулла кызы Мингалиева (Ганиуллина) 1966нчы елның 1нче июлендә Уразбахты авылында туган. "Нократ", "Татарстан яшьләре", "Ирек мәйданы" газеталарының, Татарстан мөселманнары Үзәк Диния нәзарәте сайтының даими хәбәрчесе, мәкаләләре "Фатиха" календаре, "Шура" журналында да дөнья күрә. Аның матбугат.ru сайтындагы Мансур хәзрәт Батыров белән күз тию, сихер һәм бозым турындагы мәкаләсен 9661 кеше караган, 178 фикер калдырганнар! Мондый популярлык кайбер чиле-пешле журналистларның төшенә дә керми. Безнең редакциядә газетаны версткалаучы булып 20 елдан артык эшли, иң четерекле, тавык чүпләп бетермәслек, мәшәкатьле вазыйфаны башкара. Бу ничек шулай түзем, сабыр була ала дигән соравыма җавап эзләп, аның кылларын тарткалыйм.
-Без сигез бала үстек, миңа үземне белә-белгәннән бирле бала караттылар. Оек белән матчага бәйләп куелган бишекне бер аяк белән тирбәтеп, ике кулыма энә тотып шәл бәйләгәнемне һәм кызыклы китап укыганымны хәтерлим. Бервакыт әни килде дә, 200 күзәнәктән башлаган шәл уртасын кулына алып, лампочкага таба тотты: "Кара әле, монда озын ботлар, монда ике күзәнәкне төшереп калдыргансың, миннән киткәнче, исенә җиткәнче дип эшлисеңме?! Кара, кызый: эшең һәрчак көлеп торсын!"- дип, биш көнлек хезмәтемне сүтте дә атты. Яңадан башларга туры килде. Икенчесендә бер чиләк бәрәңге әрчергә кушты бу миңа. Базга төшәргә иренеп, ярты чиләкне генә әрчеп, әбәт пешердем. Ишле гаиләнең тамагы туймады. Әнинең: "Өч бәрәңге әрчеп!" -дип ачуланганы һаман колак төбемдә яңгырап тора. Әнием - гаять хикмәтле кеше. Шулай бервакыт мәртәбәле өлкә гәҗитенә котлау бирдем мин моңа. "И-и-и, кызым, аны бит безнең авылда өч кенә кеше алдырта, менә район гәҗите-гәҗит ичмасам, аны бөтен кеше укый!" -димәсенме бу миңа.
Минем мәкаләләремне тормыш үзе яза бит. Беренчесенең язмышын яхшы хәтерлим. Авылдашларым Миннесорүл апа белән Миннерафыйк абый Фәтхуллиннар юл-транспорт һәлакәтендә вафат булган чибәр, акыллы, бер кашык су белән йотарлык кызлары Алия истәлегенә багышлап ел саен волейбол ярышлары уздыра. Шул турыда яктыртуыбызны сорап, "Нократ" гәҗитенә мөрәҗәгать иттеләр. Басмадылар. Шуннан мин тоттым да, "Татарстан яшьләре"нә юлладым. Бастылар! Күңелем үсеп китте. Тагын яздым, тагын бастылар. Шуннан китте инде. "Моны гына яктырт әле!"- дип кешеләр үзләре киләләр минем янга. Менә бу көннәрдә башыма уй төште әле: Кукмара районының АжБуби мәхәлләсендә спиртлы эчемлекләр бөтенләй сатылмый икән, чөнки ... алучы юк, авыл халкының күпчелеге намазда, җомга көнне мәчетләре шыгрым тула ди. Авыл халкы кәсеп белән шөгыльләнә, бәрәкәтле тормыш алып бара ди, бездә дә ничек оештырырга микән моны, име?! Әзгә генә бирелгән гомеребездә бер-беребезнең кадерен белик, матур итеп, игелекле гамәлләр кылып яшик, Аллаһы Тәгалә күрсәткән туры вә хак юлдан атлыйк, тыйганнарыннан тыелыйк! Бәхет - янәшәдә генә, дуслар, туганнар, авылдашлар арасында бит ул.
Фирая белән сөйләшеп сүз бетми. Шулай, җай гына, гәпләшә-гәпләшә "Нократ"ның чираттагы санын тудырабыз. Менә шулай, хөрмәтле җәмәгать, без -журналистларның кулы, башы һәм акылы җитмәгән җирләрне, халык үзе язып, төзәтмәләр кертеп, халыкныкын халыкка җиткереп бетерә барыбер. Газета ул - тормышыбыз көзгесе, властьлар белән халык арасына күпер салучы. Яшәсен Галиҗәнаб Газета! Языгыз, язылыгыз, укыгыз, киләчәктә дә дуслык җепләрен өзмик, элемтәбез нык булсын, тормыш авырлыкларын бергә-бергә җиңәргә язсын.
"Нократ"лы дөнья - канатлы!
Сәхифәне Алсу Спиридонова әзерләде
Нет комментариев