Әти-әни фатихасы
Кешенең язмышы алдан язылып куела, диләр. Ләкин үз язмышына, алдагы тормышына үзе хуҗа булып, өстән нәрсә дә булса көтмичә, үзе сайлаган юлдан китү һәм уңышка ирешү бары тик чын ирләргә генә хас. "Радуга" ҖЧҖе директоры Рафаэль Галиев Бөтенроссия бизнес-рейтинг комитеты тарафыннан, РФ икътисадына керткән өлеше өчен, "Россия икътисадының III дәрәҗә...
Кешенең язмышы алдан язылып куела, диләр. Ләкин үз язмышына, алдагы тормышына үзе хуҗа булып, өстән нәрсә дә булса көтмичә, үзе сайлаган юлдан китү һәм уңышка ирешү бары тик чын ирләргә генә хас. "Радуга" ҖЧҖе директоры Рафаэль Галиев Бөтенроссия бизнес-рейтинг комитеты тарафыннан, РФ икътисадына керткән өлеше өчен, "Россия икътисадының III дәрәҗә ордены" белән бүләкләнде. Аңа шулай ук "2011нче ел бизнесмены" һәм "Икътисад лидеры" сертификатлары тапшырылды". Район газетасының беренче битендә үк бастырылган бу кечкенә генә хәбәр авылга тиз таралды. Бер урамлы бәләкәй генә Кыравылыннан шушындый танылган шәхес килеп чыгуы - безнең өчен шатлык та, горурлык та. Бала чагыннан ук Рафаэль бик тырыш, тере бала булып үсте. Әтисе Рәшит абый һәм әнисе Мәрзия апа тәртипле, уңган гаилә кордылар. Гомер буе колхозда эшләделәр, дүрт бала үстерделәр. Олылары Рафаэль бишенче классны бетергәч тә дуңгыз, ат көтүе көтте. Иртәнге дүрттә фермага менеп ат җигәргә ашыга, чөнки печән әзерләү вакытларында җигүле атларга яшүсмерләр чират тора, бу бик дәрәҗәле эш санала иде. Бер эштән дә курыкмый да, чирканмый да Рафаэль. Әтисенә-әнисенә шәфкатьле, миһербанлы була, ә алар өлкән малайларына хәер-догаларын калдырып китәләр. Аның мондый зур дәрәҗәләргә күтәрелүе, минемчә, әти-әнисе фатихасында. Сигезенче классны тәмамлаганнан соң ул Мамадыш СПТУында шоферлыкка укый, беррәттән Олыяз кичке мәктәбендә унберенче классны тәмамлый. Ватан алдындагы изге бурычны да вакытында үти. 14 ел ПМК-2-дә шофер булып эшли. 1991 елдан бизнеста. 1999нчы елның декабрь аенда ул "Радуга" дип исемләнгән ипи пешерү предприятиесен ачып җибәрә. Россиякүләм "Волгабизнес" журналына биргән интервьюсында ул болай ди: "Безнең предприятие халыкны төрледән-төрле продуктлар белән тәэмин итүне максат итеп куя. Шулар арасында иң кирәклесе һәм кадерлесе - икмәк. Бүген безнең белгечләр югары сыйфатлы оннан, чүпрәдән, гади чиста суга изеп-басып, бернинди замана тәмләткечләре кушмыйча, 10 төрле икмәк ризыклары пешерәләр. Шуңа күрә икмәгебез тәмле, файдалы, җиңел үзләштерелә". Ул 140 ноктада сатыла. Елына 1200 тонна икмәк продукциясе җитештерелә. Шушылай гади итеп, ирешкәннәренә масаймыйча сөйли эшләре турында авылдашыбыз, чөнки аның иң күркәм сыйфаты - тыйнаклык. Ә бит бу уңышлар артында күпме хезмәт, йокысыз төннәр, уйланулар... Бәлки арада "үзе өчен эшли бит ул, байлык өчен,"- дип әйтүчеләр дә бардыр. Бу сүзләрдә дөреслек бар, чөнки ул үз эшенә үзе хуҗа. Аның туган ягына, халкына эшләгән игелекләре бихисап. Олыяз авыл җирлегендә уздырылган бер бәйрәм дә аның иганәчелек ярдәменнән башка үтми. Югары Козгынчы чишмәсенә ремонт төгәлләнү алдында. Нинди зур мәйданда Козгынчыда юлаучы йөк машиналары өчен ял итү урыны булдырды. Дусларына, туганнарына һәрвакыт ярдәм кулын сузарга әзер. Районыбыз җитәкчелеге дә, авылдашыбыз эшенең уңышлы баруын куәтләп, район икътисадына зур өлеш керткәне өчен, Рәхмәт хаты һәм күпсанлы Мактау кәгазьләре белән бүләкләде. Әйе, кешегә хөрмәт, югары абруй үзеннән-үзе килми. Аларга бары тик тырыш хезмәт белән, туган авылы, халкы мәнфәгатьләре белән яшәп, чын күңел биреп эшләсәң генә ирешеп була.
Рита Мөхлисова
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев