Табигать ничек түзәдер
Авылларга чыксаң, чүп ташлау урыннарына әйләнгән җирләрне эзләп тә йөрергә кирәк түгел хәзер. Беренче тукталышта ук өсләренә килеп чыгасың. Минневәрис Мингалиев Ел саен апрель җитүгә санитар икеайлыклар башлана, аларның планнары төзелә, кабат башкарылган эшләргә отчетлар бирелә. Әмма чүплекләрне һаман бетерә алганыбыз юк әле. Узган якшәмбедә районның биш икътисади зонасыннан берәр...
Авылларга чыксаң, чүп ташлау урыннарына әйләнгән җирләрне эзләп тә йөрергә кирәк түгел хәзер. Беренче тукталышта ук өсләренә килеп чыгасың.
Минневәрис Мингалиев
Ел саен апрель җитүгә санитар икеайлыклар башлана, аларның планнары төзелә, кабат башкарылган эшләргә отчетлар бирелә. Әмма чүплекләрне һаман бетерә алганыбыз юк әле. Узган якшәмбедә районның биш икътисади зонасыннан берәр авылны әйләнеп кайтырга карар иткән идек. Беренче тукталышыбыз Иске Комазан авылының уртасында-кибет янында булды. Аның артыннан кечкенә генә инеш ага. Янына төшеп ярларына күз салган идек, "Аһ!"-иттек. Ниләр генә юк анда! "Су белән агып килгәннәр,"-дияр идең, шифер ватыкларына кадәр чыгарып атканнар. Җиңел машинаның иске тәгәрмәчләре дә, пыяла шешәләр дә, капчыклар да аунап ята. Яртылаш сазга батканнары да байтак. Алары, димәк, берничә ел яталар инде. Инеш яры буйлап сукмак сузылган. Халык андагы тәртипсезлеккә күнегеп беткән, күрәсең. Түбән Һәм Югары Козгынчы авыллары арасындагы агачлык эчендә хасил булган санкцияләнмәгән чүплек юлдан ук күренеп тора. Анда да кәгазь тартмалар, тәгәрмәчләр, пластик шешәләр, хәтта, бәрәңге сабакларына кадәр китереп аударганнар. Красная Горканың Ушма елгасы буйларында, агачлар авып су юлын бүлгән урыннарга пластик шешәләр, пакетлар җыелып, чүплекләр хасил булган. Болары Красная Горка халкының гаебе түгел, билгеле. Әмма авыл уртасында бөтенләй гайрәт чигергеч урыннарга да юлыгасың. "Киров урманнары" төзелеш материаллары склады артына чүпне иске бараклардан чыгарып кына өйгәннәр. Андагы галәмәтне тел белән сөйләп кенә бетерә торган түгел. Еллар буе җыелган чүп, шакшы тирә-юньгә начар ис таратып ята. Түбән Ушмада да авыл уртасында туктадык. Ушма елгасының аргы ягында-күпердән чыккач та элек күмәк хуҗалыкның складлары бар иде. Алар иштерелгән. Кирпеч ватыклары складлар урынында өем-өем таралып ята хәзер. Түбән Ушма белән Хафизовка арасындагы күпер астына ташланган капчыкларны, башка чүпләрне күреп тә шаккаттык. Анда чүп бер җирдән дә агып төшә алмый-өске якта кеше яшәми. Димәк, аларны юлдан узучы машиналардан ташлап калдырганнар. Тәрбиялелеге җитми шул безнең халыкның. Колышчы авылы уртасыннан агучы инешнең яр буйлары да чүп белән тулган. Мотоцикл бакларына, курчакларга, балалар коляскалары тәгәрмәчләренә кадәр бар анда. Иске "жигули" машинасын сүтеп, кузовын инеш буена китереп куйганнар. Авыл уртасында ук бер иске йортны сүткәннәр, әмма урынын җыештырырга иренгәннәр. Өйләрдән чыгарып ташланган чүпләргә, юынтык сулар урыннарына да юлыктык без анда. Түбән Яке авылы янындагы юлаучылар су ала торган "Чыршылы чишмәсе"нә тукталган идек. Аның янындагы чүпне, тәртипсезлекне күреп ис китте! Җыештырган җирдә түгел, ә чүпләнмәгән җирдә чиста, диләр. Тәртип һәм матурлык үзебез өчен кирәк. Син дә чүп чыгарып атсаң, күршең дә шуны кабатласа, урам, су буйлары пычранып бетә дә инде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев