Су саксызлыкны кичерми
Катмыш авылы буасында булган фаҗига бөтен халыкны тетрәндерде. Көндезге 1ләр тирәсендә, Казаннан кунакка кайткан, кабартылган матраста йөзеп йөрүче 1997нче елгы кыз әйләнеп каплана һәм бата башлый. Аңа ярдәмгә авыл егете ташлана. Кызганычка каршы алар, кешеләр күз алдында, төпкә китәләр. Хәбәр җибәрүгә фаҗига урынына Мамадыш эзләнү-коткару отряды хезмәткәрләре килеп җитә. Водолазлар...
Катмыш авылы буасында булган фаҗига бөтен халыкны тетрәндерде. Көндезге 1ләр тирәсендә, Казаннан кунакка кайткан, кабартылган матраста йөзеп йөрүче 1997нче елгы кыз әйләнеп каплана һәм бата башлый. Аңа ярдәмгә авыл егете ташлана. Кызганычка каршы алар, кешеләр күз алдында, төпкә китәләр. Хәбәр җибәрүгә фаҗига урынына Мамадыш эзләнү-коткару отряды хезмәткәрләре килеп җитә. Водолазлар кыз белән егетнең гәүдәләрен шул ук көнне тапты.
Бу - быел районыбыз сулыкларында булган беренче генә фаҗига түгел инде. Кече суднолар буенча дәүләт инспекторы Айдар Галиәкберов сүзләренә караганда, моңарчы да районыбыз территориясендә ике суга бату очрагы булган. Омар авылы турында бер ирнең мәете табылган. Берсутта бер ир батып үлгән иде. Ә җәй дәвам итә. Яллар сезоны да башланды. Олысы-кечесе хәзер елга-инешләргә, буаларга су коенырга ашыга. Табиблар кызу көннәрдә су коенганда бигрәк тә сак булырга чакыралар. Аяк-кулларны көзән җыеру куркынычы бермә-бер арта икән. Ә суда бата башласаң нәрсә эшләргә соң? Нинди киңәшләр бар? • Су, барыннан да бигрәк, ыгы-зыгы яратмый.
• Үзегезгә таныш булмаган, балыкчылар ятьмәләре торган урыннарда коенырга; ярдан, биек урыннардан суга сикерергә тырышмагыз.
• Салмыш, хәтта, сыра гына эчкән, тирләгән килеш суга керү катгый тыела.
• Бата башласаң, иң мөһиме, паникага бирелмәскә, үзеңне тиз генә кулга алырга; ыгы-зыгы килеп, чәбәләнеп көчеңне сарыф итмәскә.
• Башны ничек тә су өстендә тотарга, куллар белән йөзү хәрәкәтләре ясый башларга кирәк. Белгечләр "үзеңне очам дип хис итеп, кулларыңны кошлар канаты кебек хәрәкәтләндерә башларга мөмкин" диләр
. • Аякларны да онытырга кирәкми. Алар белән йөргәндәге кебек хәрәкәтләр ясарга. Ярдәм килеп җиткәнче куллар һәм аяклар белән шул хәрәкәтләрне кабатлауны дәвам итәргә кирәк.
• Күбрәк сулагыз, үпкәләрдә һәрвакыт һава булырга тиеш.
• Үзегез генә коенмагыз һәм йөзмәгез. Хәтта, йөзү буенча спорт осталарына да көчле су агымын һәм дулкыннарны җиңү авыр. Кешене коткарырга керүчеләргә дә саклык чаралары бик кирәк. Катмыштагы фаҗига моны тагын бер тапкыр раслады.
• Суга батучыга муеныгызга ябышырга ирек бирмәгез. Болай эшләп ул сезгә иркен йөзү мөмкинлеген киметә. Батучының арт ягыннан килегез һәм сул кулыгыз белән, башы өстә барырлык итеп, муеныннан урап алыгыз. Ул да аякларын хәрәкәтләндереп сезгә ярдәм итеп барсын.
• Батучының янына килеп җиткәч, аңа тынычланырга кушыгыз. Үзегез җилкәгезгә әйләнеп, аны корсагыгыз өстенә сала аласыз. Җилкәсе сезнең эчегез, башы-күкрәгегез турында булачак. Иң мөһиме: ул сезгә комачауламасын. Аякларыгыз һәм буш кулыгыз белән ишә башлагыз. Аргач тукталып, шулай ук җилкәгездә калып, бераз хәл җыеп алыгыз.
• Батучыны ярга алып чыккач, аңа ясалма сулыш алдырырга һәм ашыгыч ярдәм чакырырга кирәк.
Минневәрис Мингалиев
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев