Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Спорт тәме җанында

Татарстанның бөтенләй икенче читендә булган Чүпрәленең җырларда җырлана торган, данлыклы Кече Чынлы авылы егете Рәис Сөләйманов бик тиз Мамадышның үз кешесенә әйләнеп китте һәм гомерен гүзәл шәһәребез белән бәйләде. Кукмарага Казан төзелеш институтын тәмамлагач юллама белән җибәргәннәр иде Рәисне. Төзү-монтаж идарәсендә өч ай гына мастер булып эшләүгә өлкән прораб итеп...

Татарстанның бөтенләй икенче читендә булган Чүпрәленең җырларда җырлана торган, данлыклы Кече Чынлы авылы егете Рәис Сөләйманов бик тиз Мамадышның үз кешесенә әйләнеп китте һәм гомерен гүзәл шәһәребез белән бәйләде.

Кукмарага Казан төзелеш институтын тәмамлагач юллама белән җибәргәннәр иде Рәисне. Төзү-монтаж идарәсендә өч ай гына мастер булып эшләүгә өлкән прораб итеп билгеләделәр, аннан баш инженер булды. Һәм... үзен үк идарә җитәкчесе итеп билгеләп куйдылар. Хәзер кайчагында исенә төшереп уйлап куя: никадәр киң колачлы эшләр башкарган икән бит бер коллектив. Авылларда терлекчелек биналары да, гаржлар да, мәдәрият йортлары да, мәктәпләр дә салдылар. Шул ук вакытта, Кукмараның үзендә халык өчен күп катлы йортлар да җиткерделәр. Мамадышлылар Кукмарада бик күп төзелеш алып барылуына көнләшеп карыйлар иде ул елларда. Газны да бездән алда-Совет заманнарында ук Рәис Сөләйманов җитәкчелегендәге төзелеш оешмасы кертергә булышты аларга. "Юллар төзелеше белән дә шөгыльләнә идек. Моның өчен рәисе якшәмбе көн билгеләнгән. Райкомның беренче секретары, район Советы башкарма комитеты һәм мин һәр ял көнне юл сала торган җирдә була идек,"-дип искә ала ул елларны Рәис Сөләйманов бүген үзе. Төзү-монтаж идарәсе территориясенә тимер юл тупигы кертүгә дә ирешә ул. Чөнки төзелеш кирәк-яраклары белән вагоннар шул кадәр күп килә, вакытында бушатып өлгерергә кирәк. Кукмара да ул башлы-күзле булды. Казанда укыганда танышкан кызы Илсөяр белән гаилә корып җибәрделәр. Ике уллары туды. Яшь, энергияле җитәкчене 1988нче елны Куйбышевтагы (хәзерге Болгар) ПМКга күчерәләр. Анда барып әйбәт кенә эшләп йөргәндә, Кукмарада ул алып барган төзелеш күләмнәреннән хәбәрдар булган Мамадыш районының җитәкчесе Фатыйх Сибагатуллин аны министрлык аша районыбызга сорап ала. Рәис Сөләймановны Казанга чакырып, кулына Мамадыштагы 10нчы механикалаштырылган колоннага беркетелүе турында фәрман тоттыралар. Андый җитәкченең Мамадышка килүе белән шәһәребез отты. Биредә дә, буалар ясау, аларны ремонтлаудан тыш, суүткәргечләр сузу, эшчеләре өчен торак йортлар җиткерү белән шөгыльләнә башлый. Ул кабул итеп алганда коллективта 130 кеше эшләсә, аларның саны 230-250гә җитә. Казанга Министрлар кабинетына барып, республика Премьер-министры Мөхәммәт Сабировка кереп, торак төзелеше өчен Мамадышка 150 гектар "Кызыл флаг" колхозы җирләрен сорап ала. Хәзер "Шанхай" дип йөртелә торган, район үзәк хастаханәсеннән ары урыннар ул. ПМК-10 авыллар арасында юллар күтәрү белән дә шөгыльләнде. Иске баракларны сүтеп, эшчеләренә бушлай фатирлар җиткерә башлагач, Казандагы җитәкчеләре ачуланып та кайтарып җибәрәләр аны. Бу вакытта илдә кыргый капитализм башланган иде инде. Төзелешне үзләре алып барырга теләүчеләргә материаллар белән дә булыша, бригадалар да биреп тора. "Монда да озак тотмаслар,"-дигән яшерен өмет тә булгандыр шәһәребезгә килгәндә күңелендә. Әма Галиҗанәб Язмыш аңа биредә бөтенләй төпләнеп калырга, Мамадыш кешесе булып китәргә язган була. 1994нче елның июненнән ул район салым инспекциясенә билгеләнгән иде. Хуҗалыкларыбызны банкротлыкка чыгармауда ярдәме зур булды. Бәягә өстәмә салым (НДС) акчасына техникалар кайтарылды. Салымнар акчалата да кайтарылды. Аннан-агропромышленность комплексы хезмәткәрләренең район комитетын һәм профсоюзларның координация советын җитәкләде. Хәзер- шәһәребез иппадром-стадионында директор. Биредә дә соңгы елларда байтак эшләр башкарылды. Территориягә үләннәр өстәп чәчелде. Ел саен берничә тапкыр минераль ашламалар сибеп чыгалар. Стадион тирәли өстәмә агачлар да утыртылды. Муниципаль районыбыз башлыгы Анатолий Иванов тәкъдиме белән, яктыртылган чаңгы юлы эшләнде. Рәис Сөләйманов үзе дә чаңгыда җилдереп килергә ярата. Үзе стадион директоры булганы өчен түгел. Бала чагында ук яхшы чаңгычы иде, спортны яратты.

Минневәрис Мингалиев

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев