Шәфкатьлелек һәм уңыш серләрен белә
Бүген Людмила Телешева җитәкчелегендәге хезмәткә мөһим социаль әһәмиятле бурыч йөкләнгән: ул халыкның ярдәмгә мохтаҗ катлауларына лаеклы тормыш тәэмин итә. Наталья Якимова Бездәге бөтен яхшы нәрсә-балачактан, дигән әйтем минем каһарманыма турыдан-туры бәйләнешле. Күп балалы гаиләләрендә өченче булып үсә ул, ата-анасының аерым игътибары белән иркәләндерелмәгән. Барысы да башкаларныкы кебек: Икенче фермадагы авыл...
Бүген Людмила Телешева җитәкчелегендәге хезмәткә мөһим социаль әһәмиятле бурыч йөкләнгән: ул халыкның ярдәмгә мохтаҗ катлауларына лаеклы тормыш тәэмин итә. Наталья Якимова Бездәге бөтен яхшы нәрсә-балачактан, дигән әйтем минем каһарманыма турыдан-туры бәйләнешле. Күп балалы гаиләләрендә өченче булып үсә ул, ата-анасының аерым игътибары белән иркәләндерелмәгән. Барысы да башкаларныкы кебек: Икенче фермадагы авыл балачагы печән өстендәге җәйге көн сыман-якты һәм күңелле, төрле вакыйгалар һәм тәэсирләр белән тулып узып китә. Вакытыннан алда олыгаерга да туры килә. Менә Людмила да комбайнчы әтисе яныннан үзенә урын "яулап ала". Виктор Михайлович үз вакытында "Мамадыш" совхозының данлыклы комбайнчы-механизаторы була. Рәсеме Мактау тактасыннан төшми. Ә әнисе-Керәшен Пакшины авыл Советы секретаре Валентина Павловнаның мактавыннан кызның иңнәренә канатлар үсеп чыккандай була: димәк, аңа ышаналар. Анасы аңа, бөтерчек кебек үткен кызына, җиденче-сигезенче сыйныфларда укыганда ук Керәшен Пакшины, Рус Пакшины һәм Икенче ферма авыллары йорт хуҗалыкларының мәҗбүри иминиятләштерүен үзенең матур почеркы белән тутыруны ышанып тапшыра. Ай саен Мамадышка барганда һәрвакыт үзе белән ала-эш башкаручыга "язма эшләр" бик күп була. Кыскасы, райсовет, райсобес, финанс бүлегендәге эшләр белән мәктәп яшендә үк "йөзгә йөз" очраша һәм алар турында кешеләр язмышын хәл итә торган четерекле, җаваплы хезмәт булып күңеленә сеңеп кала. Шуңа күрә, Түбән Кама көллиятен тәмамлап, Зәй икмәк заводында ипи пешерүче булып эшләгәндә өйләренә отпускага кайткач" "Калам" дигән ныклы карарга килә. Ә хәзер үзегез карагыз: бу максатка омтылучан, хезмәт сөючән, киң күңелле, көчле рухлы, шул ук вакытта кешелекле, игътибарны җәлеп итә торган хатын белмәгән эшчәнлек юнәлеше бар микән? "Мамадыш" совхозында эшләгән елларында хисапчы һөнәрен генә түгел, авыл хуҗалыгының башка белгечлекләрен дә үзләштерә. Райсобестагы хезмәт баскычларын беренче бусагасыннан баш бухгалтер вазыйфасына кадәр уза. Финанслар белән идарә итү Людмила Телешевага "чикләвек вату" белән бер. Әле ярый бу елларда югары белем алынган. Ә җәмәгать эшләренең олы "йөге"! Бүген дә бу бай һөнәри һәм тормыш тәҗрибәсе аңа "Кайгырту" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең 124 кешелек коллективы белән идарә итәргә, үзләре тәрбиясендәге 1300дән артыграк кешенең ихтыяҗларын белеп торырга ярдәм итә. Коллектив, хезмәткәрләре эше турында Людмила Викторовна сәгатьләр буе сөйләргә әзер. Социаль-тернәкләндерү, өйдә ярдәм итү, гаиләгә һәм балаларга булышу бүлекчәләрендәге яңалыклар турында муниципаль районыбызда яшәүчеләр район газетасыннан, җирле радио һәм телевидение тапшыруларыннан белеп торалар. Ә менә район масштабындагы ведомствоара ярдәмгә ул аеруча тукталды. Һәм өлкән яшьтәгеләребезгә, ветераннарыбызга ирекле иганәлек ярдәмен районның барлык җитәкчеләре күрсәтүен билгеләп үтте. Ә моның әһәмияте зур. Шул ук вакытта, үзенең компетентлылыгы, игътибарлылыгы, җитәкче буларак аңа карата хөрмәт уятуы турында тыйнак кына эндәшми калды. Шушы араларда гына, профсоюздагы озак еллык намуслы хезмәте өчен һәм тууына 50 яшь тулу уңаеннан, ТР Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгы "Кайгырту" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге" дәүләт бюджет учреждениесе директоры Людмила Викторовна Телешева Дәүләт учреждениеләре һәм җәмәгатьчелеккә хезмәт күрсәтү хезмәткәрләре профсоюзы Үзәк Комитетының Мактау грамотасы белән бүләкләнде. Аның дәүләт бүләкләре дә бар: 2003нче елда-"Россия Хезмәт министрлыгының Мактаулы хезмәткәре" күкрәк билгесе, 2013тә- "Татарстан Республикасының атказанган социаль яклау хезмәткәре" исеме белән бүләкләнә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев