Себер түләмәсе
Куркыныч инфекция чын эпидемиягә әверелә һәм корбаннарны тиешенчә дәвалауга карамастан, үлемгә китерергә мөмкин. Июль аенда Дагстанда себер түләмәсе теркәлде. Август аенда Алтай өлкәсенең Дружный поселогында алты кеше әлеге авыруга дучар булды, берсе вафат. Әлеге фактлар кешеләрнең куркынычсызлыгы турында уйланырга этәрә. Авыру яшен тизлегендә малларны аяктан ега, кешеләрдә карбункулез формада үтә....
Куркыныч инфекция чын эпидемиягә әверелә һәм корбаннарны тиешенчә дәвалауга карамастан, үлемгә китерергә мөмкин. Июль аенда Дагстанда себер түләмәсе теркәлде. Август аенда Алтай өлкәсенең Дружный поселогында алты кеше әлеге авыруга дучар булды, берсе вафат. Әлеге фактлар кешеләрнең куркынычсызлыгы турында уйланырга этәрә. Авыру яшен тизлегендә малларны аяктан ега, кешеләрдә карбункулез формада үтә. Интоксикация күзәтелә, тиредә, лимфатик төеннәрдә һәм эчке органнарда сероз-геморрагик ялкынсыну барлыкка килә. Тире яки септик формада (терлекләрдә эчәк һәм үпкә формасы да очрый) уза. Себер түләмәсе бактериясе организмда булмаганда һавадагы кислородта споралар хасил итә, югары температурага, дезинфекцияләүче маддәләргә каршы торучанга әйләнә. Споралар озак еллар дәвамында сакланырга сәләтле. Таякчыкларның вегетатив формасы кайнатканда һәм дезинфекцияләгәндә үлә. Терлекләргә инфекция эләгүе түбәндәге үзенчәлекләр белән күзәтелә: кыска инкубация периоды 3-4 көнгә сузыла; алар калтырыйлар, йөрәк-кан системасы зарарлана, менингеаль күренешләр, канлы эч китүләр һәм косулар башлана. Инфекция бик тиз таралып, 2-3 тәүлек эчендә мал үлә. Көтүдәге чирле хайваннарның бүлендекләре һәм аларның үләксәләре күмелгән урыннар туфракта әлеге авыруның чыганагы булып тора. Шуңа күрә чирле хайваннарны изоляцияләргә, ә үләксәләрне яндырырга, инфекцияләнгән объектларны зарарсызландырырга кирәк. Әлеге терлекләр белән контактта булган яисә йогышлы материаллар белән эш иткән кешеләргә 2-3 атна дәвамында табиб күзәтүе узу сорала. Кешеләргә дә, хайваннарга да коры себер түләмәсе вакцинациясе уздыру зарур. Дәваланмаганда тире формасындагы авыру-10-20, үпкә формасындагысы-90-95, эчәк-50, себер түләмәсе менингиты 90 процент очракта үлемгә китерә. Адекват һәм үзвакытлы дәвалау алып барылса да, нәтиҗә шундый ук булырга мөмкин. Фаразлаулар авыруның формасына бәйле. Ильяс Габдерәхимов, муниципаль район ветеринария берләшмәсе начальнигы. Рәшит Хәйруллин, ТР "Россельхознадзор" идарәсенең дәүләт инспекторы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев