Салага салынган күңел
Илфар мине үзенең гадилеге, әле яшь булса да, зурларча фикер йөртә белүе белән үзенә әсир итте. Шәмәк төп гомумбелем бирү мәктәбен тәмамлаган сыйныфташлары арасында ул берүзе авылда калган. Һич кенә дә үкенми әлеге адымын ясаганы өчен. Гаиләдә төпчек - җиденче бала булып туганга гына түгел бу. Аның белән әңгәмәбез вакытында...
Илфар мине үзенең гадилеге, әле яшь булса да, зурларча фикер йөртә белүе белән үзенә әсир итте. Шәмәк төп гомумбелем бирү мәктәбен тәмамлаган сыйныфташлары арасында ул берүзе авылда калган.
Һич кенә дә үкенми әлеге адымын ясаганы өчен. Гаиләдә төпчек - җиденче бала булып туганга гына түгел бу. Аның белән әңгәмәбез вакытында егетнең һәр сүзне үлчәп, биргән сорауларга тирән мәгънәле җаваплар бирүе аның инде бүгенге тормыш сукмагында нык басып торуын дәлиллиләр кебек тоелды. Мәрхүм әтисе Раиф абый гомер буе колхоз эшендә йөргән, озак еллар көтү көткән. Әнисе Рәсүлә апа да лаеклы ялга чыкканчы фермадан кайтып кермәгән: таналар тәрбияләгән, үгезләр симерткән. Бүгенге көндә ул ике улы белән, тормышыннан канәгать булып, аларга Ходайдан сәламәтлек сорап, гомер кичереп ята. Дүрт кызы да язмышларын авыл белән бәйләгәннәр. Барысы да гаиләле. Рәмзиясе "Трудовик" җәмгыятендә терлекчелек тармагында хезмәт куя, Розалиясе Дусайда почта таратучы, Резеда Тәкәнеш урта гомумбелем бирү мәктәбе ашханәсендә пешекче, Нурзидәсе Сәртектә яши, "Тәкәнеш" агрофирмасының Тауилендәге фермасында сыерлар сава. Тик менә олы малаеның гына гомере кыска булган. Балалар, колхоз эше, дип йорт-курасын карарга вакыты булмады элекке чорларда авыл кешесенең. Аннары-болгавыр чорлар, акчасызлык, билгесезлек. Сөбханалла, бүген авылларга инвесторлар килде. Дөрес, хезмәт хакларын түләүдә кытыршылыклар бардыр, анысы. Ә менә Илфар кебек уңганнар, тырышлар булганына шөкер итеп эшлиләр, яшиләр. Әнә бит ул да, авыл хуҗалыгы тармагында гына хезмәт куйса да, "ВАЗ-2114"маркалы автомашина алып җибәргән. Йорт җирендәге корылмаларның түбәләрен яңарткан. Быел яңа мунча салу теләге дә чынга ашачак. Чөнки хезмәт нәтиҗәләре буенча "Тәкәнеш" икътисадый зонасына кергән хуҗалыкларның күп кенә тәҗрибәле механизатоларның борыннарына чиерткән егет иң зур күрсәткечләргә иреште, район Сабантуенда район башлыгының 50 мең сум премиясе белән бүләкләнде. Моның өчен ул авыл хуҗалыгындагы тырышларны күрә белгән, аларның хезмәтләрен тиешенчә бәяләгән районыбыз җитәкчеләренә рәхмәтле. Шундый игътибар, хөрмәт булганда, киләчәктә дә сынатмаска исәбе. Илфарга да тормыш арбасын тартып бару өчен тәүге адымны ясавы җиңел булмагандыр. Армиядән кайткач та, читкә чыгып китәргә талпынып караган ул. Ләкин туган җир туфрагының тарту көче аны җибәрмәгән. "Алга" бүлекчәсе җитәкчеләре генә түгел, агрофирманыкылар да егетнең тырышлыгына соклануларын яшермәделәр. Бер карусыз кушкан эшне башкара. Язын-көзен кырда булса, кышын Шәмәктәге терлекчелек фермасында "ДеЛаваль" агрегаты белән малларга азык кертә. Узган кышлату чорында барлыгы 14000 тонна ашау үзвакытында терлекләр авызына барып ирешкән. Аз гына вакыты булды исә, тракторын карый, я булмаса йорт тирәсендә кайнаша. Бүгенге буын яшьләрнең күпчелеге мул ашау, тиешенчә киенү, типтереп яшәү өчен кесәдә күп акча булса, Ходайдан сәламәтлек сорап яшисе генә кала, дип уйлыйлар. Соңгысы һәркемнең үз кулында икәнен истән чыгармаска иде. Илфар өчен тәмәке пыскыту, спиртлы эчемлекләр белән "шаяру" яман гадәтләр булып торалар. Аның кебекләр исә хәзерге заманда санаулы акча кертү өчен көн артыннан икенчесе җиткәнен сизми калсалар да, күңел төшенкелегенә бирелмиләр. Ялкауланмасаң, авылда да яшәргә була. Дөрес, сала тормышының үзгәлеген бер Илфар Шиһабиев мисалында гына ачып бирү мөмкин түгел. Һәр адәм баласының үз үзгәлеге, яшәү рәвеше бар. Алга таба хөкүмәт тарафыннан да уңай җил исүеннән туктамаса, Илфар кебекләр артыр, тормыш арбасы тәгәрмәченең шыгырдавы да сизелерлек кимер иде.
Николай Михайлов
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев