Сала сөрлегүдән кайчан туктар?
Авылларда йөргәндә тезелеп киткән киртә-коймаларны, төз, нык йорт-кураларны күреп, монда халыкның тормышы таза, җитеш икән, дип сөенеп куясың. Ә инде кайчандыр тулы канлы тормыш белән яшәп тә бүгенгесе көндә моңаеп, ятимләнеп калган салаларга баргач, күңел әрни. Без торабыз да, колхоз-совхоз чорларын сагынып сөйли башлыйбыз. Янәсе, бөтен кешегә эш бар иде....
Авылларда йөргәндә тезелеп киткән киртә-коймаларны, төз, нык йорт-кураларны күреп, монда халыкның тормышы таза, җитеш икән, дип сөенеп куясың. Ә инде кайчандыр тулы канлы тормыш белән яшәп тә бүгенгесе көндә моңаеп, ятимләнеп калган салаларга баргач, күңел әрни. Без торабыз да, колхоз-совхоз чорларын сагынып сөйли башлыйбыз. Янәсе, бөтен кешегә эш бар иде. Шулаймы икән, җәмәгать? Кайчандыр гаилә саен булган 5-6 баланың ничәсе авылда калды соң? Барлык уллары-кызлары ның да җиргә кендекләре береккән гаиләләр бармы бүген? Иманым камил, андыйларны эзләве авыр булыр. Бала санына карап гаиләгә бүлеп бирелгән чөгендер участоклары, сентябрь ае буе басуда бәрәңге чүпләү, борчак теземнәрен әйләндерү һәм кул көченә корылган башка эшләр авылда калмаска "агитация" булды түгелме соң? Безнең буын шәһәрдә коммуналкада, тулай торакта яшәсә яшәде, әмма туган ягына борылып та карамады. Чөнки безнең канда "антидеревенский" иммунитет тамыр җәйде. Ә бит хәзер авыллар иркен, бакчалар зур. Сарык бәрәннәренең, дуңгыз балаларының, бозауларның, кош-кортларның исәбен алучы "салымчылар" да юк. Кемнең кулыннан нинди дә булса һөнәри эш килә, курыкмыйча сөйләшә алалар. Яса да, сат. Әйе, замана алмашына, авыл да икенче төрле уйлый. Ләкин әле курыкмыйча, җиң сызганып үз эшен җәелдерергә теләүчеләр азрак. Күптән түгел генә Керәшен Пакшины якларында булырга туры килде. Кайчандыр фермалары гөрләп торган, алдынгы игенче-терлекчеләре белән дан тоткан төбәк, чыннан да моңсуланып калган. 2нче фермада "Омар" агрофирмасы заманча ферма төзеп куйган куюын. Ләкин кышкы салкыннарда биредәге малларны алып киткәннәр. Шулай булуга карамастан, монда хезмәт куючы дистәгә якын кеше тиздән яңадан эшле булачак. Ә бит төбәктә хезмәт ресурслары 100 кешедән артып китә. Ләкин аларның күбесе пропискада гына торалар. Шуларның 70тән артыгы авыл җирлеге территориясеннән читтә хезмәт куя икән. Берничә кеше ихаталарында күпләп мал асрауга алынганнар. 2нче фермада төзек каралты-куралы, капка төпләрендә техникалар булган хуҗалыкларны күрергә насыйп булды. Хаҗип Мөгътәсимов, Гөлия Миннеханова, Раиса Слепухова, Петр Конюхов, Фәнис Якупов, Миннесур Нәҗмиев, Сергей Мальцев, Наталья Бербасова, Валерий Сычев, Василий Мазилов кебекләр алманың авызларына өзелеп төшкәнен көтеп тормаганнар. Маллар асрыйлар, умартачылык белән шөгыльләнәләр. Җирлеккә кергән Рус һәм Керәшен Пакшины авылларында нигездә пенсионерлар гына яшәсәләр дә, алар ит-майга аптырамыйлар. Сатып алырга мөмкинлекләре бар. Ә менә типсә тимер өзәрлек дистәдән артык кешенең әти-әниләре җилкәсендә яшәп, аларның акчаларын күп очракта аракыга тотулары гына аңлашылмый. Тормыш бит бу, кеше гомерлек түгел, ялгыз калсалар, киләчәктә үзләрен ни көтәсе турында уйланганнары бар микән ул хөрсәннәрнең? Кызганычка каршы, авылдагы мәктәп ябылды. Бүген балалар Мамадышка барып белем алалар. Башлангыч сыйныф укучыларыннан тыш, әлбәттә. Хәл итәсе проблемалары да аз түгел. Шунысы сөенечле, икенче фермада яңа фельдшерлык-акушерлык пункты төзеләчәк икән. Бүген социаль объектларда узган гасырның утызынчы елларына багышланган кинофильм төшерергә була. Җирле үзидарә бинасы 1948нче елда төзелгән булган. "Мамадыш" совхозы яшәгән чорларда да бу төбәккә җитди игътибар бирелмәгән, димәк. Биредә үз көннәрен үзләре күреп ятучылар үкенмиләрдер. Киләчәктә, бу төбәктә генә түгел, гомумән, авылларда калган, читтә бәхет табып булмасын аңлаганнарның балалары да безнең кебек калага чыгып таю ягын карамаслар. Ник дигәндә, андыйлар инде үзебезнеке, үзебезгә эшлибез бит, дип аңлап үсәрләр. Сала да сөрлегүдән туктар.
Николай Михайлов
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев