Районда язгы кыр эшләре башланды
"Трудовик-орлык" агрофирмасы 10нчы апрель көнне иртәнге 5тә быелгы кыр эшләрен башлап җибәрде-уҗымнарны минераль ашламалар белән тукландыруга чыкты. Бу эш елдагыча "Томан" агрегаты белән башкарыла. Аның белән Николай Игнатьев идарә итә. Агрегатның бункерына 5 центнер ашлама сыя, ул 5 гектар җиргә кертергә җитә, бу эшне 10 минутта башкара. "Көнгә 200 гектар...
"Трудовик-орлык" агрофирмасы 10нчы апрель көнне иртәнге 5тә быелгы кыр эшләрен башлап җибәрде-уҗымнарны минераль ашламалар белән тукландыруга чыкты. Бу эш елдагыча "Томан" агрегаты белән башкарыла. Аның белән Николай Игнатьев идарә итә. Агрегатның бункерына 5 центнер ашлама сыя, ул 5 гектар җиргә кертергә җитә, бу эшне 10 минутта башкара. "Көнгә 200 гектар җирне ашлап була,"-ди Николай Игнатьев. "Тәкәнеш" һәм "Нократ" агрофирмалары да "Томан" агрегатларын 10нчы апрель иртәсендә эшләтә башладылар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев