Һәр сыр бердәй сары түгел
Татарстанда сырның 40тан артык төре җитештерелә. Аны ясау 1891нче елдан башланган. Татарстан Дәүләт алкоголь инспекциясе мәгълүматларына караганда, җөмһүриятебез Россиядә әлеге төр ашамлыкны җитештерү буенча Алтай, Краснодар крайлары, Мәскәү, Воронеж, Ярославль өлкәләреннән кала, лидерлар рәтендә. Әле күптән түгел генә инспекция белгечләре, "алтын" продукт турында яңа нәтиҗәләр ясадылар. Республикабызда үткәрелгән сорашуларда катнашкан...
Татарстанда сырның 40тан артык төре җитештерелә. Аны ясау 1891нче елдан башланган. Татарстан Дәүләт алкоголь инспекциясе мәгълүматларына караганда, җөмһүриятебез Россиядә әлеге төр ашамлыкны җитештерү буенча Алтай, Краснодар крайлары, Мәскәү, Воронеж, Ярославль өлкәләреннән кала, лидерлар рәтендә. Әле күптән түгел генә инспекция белгечләре, "алтын" продукт турында яңа нәтиҗәләр ясадылар. Республикабызда үткәрелгән сорашуларда катнашкан 1400 кешенең 68 проценты сырны көн саен куллана икән. Ир-атлар хатын-кызларга караганда аны ешрак ашыйлар. Ә иң күп сырны - 60 процент гүзәл затларыбыз сатып ала. Тикшерүләр татарстанлыларның күп итеп сатып алу мөмкинлекләре чикләнгән булуын да күрсәтте. Респондентларның 41 процентының гына килограммы 250-300 сум булган әлеге азыкны сатып алырга мөмкинлеге бар. Килограммы 200-250 сум булса, аны 16 процент сатып алачак. Сорашуларда катнашучыларның 28 процентын бәянең 200 сум булуы канәгатьләндерә. Ә 16 процент респондентлар килограмм сыр өчен 500 сум акчаларын чыгарып салырга әзер. Бу төр ашамлыкны кулланучыларның 44 проценты аны сайлаганда бәягә һәм сыйфатка игътибар итәләр икән. Бушка сыр тозакта гына, диләр. Дәүләт алкоголь инспекциясе белгечләре әлеге әйтемнең дөресме, түгелме икәнлеген ачыклау йөзеннән, яхшы сырны табу ниятеннән дегустация уздырырга булалар. Әлеге "сыр-бор"да мамадышлылар катнашканмы, юкмы, монысын тәгаен гына әйтеп булмый. Әмма безнең сыр халык судында катнашты һәм рейтингның югары баскычын яулады. Газета укучылар каршында намусыбыз чиста калсын өчен шуны ассызыклап үтәбез: тәмен сынап карарга тәкъдим ителгән ун төрдәге продуктның берсе дә 100 процентлы балл җыя алмады. Һәрбер җитештерүчегә дәгъвалар табылды: я сырның төсе ошамады, я ул тәме, консистенциясе буенча канәгатьләндермәде. Безнең Мамадыш сыр-май комбинаты җитәкчесе Мәксуть Әхмәтшин безнең сыр абсолют лидер булса да, моңа гаҗәпләнмәс иде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев