ОЗАК УЙЛАУ ЭШЛЕКЛЕЛӘР ӨЧЕН ТҮГЕЛ
Вакыйгалар үсешен читтән гади тамашачы буларак күзәтеп тору кызыктыр. Әмма ул вакытта үзең башкалардан артта калган буласың инде. ВӘРИС ГАЛИ Ольга һәм Сергей Красильниковларның Тауилендә авыл яшьләре программасы буенча җиткерелгән йортлары әллә кайдан ук матур булып күренеп тора. СЕРГЕЙ КРАСИЛЬНИКОВ, "Тәкәнеш" агрофирмасы" Рассвет" бүлекчәсе эшчесе: -Кышкы айларда Тауиле фермасында оператор...
Вакыйгалар үсешен читтән гади тамашачы буларак күзәтеп тору кызыктыр. Әмма ул вакытта үзең башкалардан артта калган буласың инде.
ВӘРИС ГАЛИ
Ольга һәм Сергей Красильниковларның Тауилендә авыл яшьләре программасы буенча җиткерелгән йортлары әллә кайдан ук матур булып күренеп тора.
СЕРГЕЙ КРАСИЛЬНИКОВ, "Тәкәнеш" агрофирмасы" Рассвет" бүлекчәсе эшчесе:
-Кышкы айларда Тауиле фермасында оператор булып эшлим, җәйге айларда машинага да утырам. Электән малны күпләп асрыйбыз. Ат, сыер, дуңгызлар, тана, сарыклар... Өчәр баш сыер тоткан еллар да булды. Көн саен унар литр сөт тапшырам. Җәйге айларда утыз-кырык каз үстерәбез. Өебез урамның башында булгач, аларны йөртергә урын иркен. Йортыбызны заманча итеп эшләдек. Кухнясы, санузелы, залы, йокы һәм балалар бүлмәләре бар. Ике контурлы газ казаны җылы суын да бирә. Малларның баш санын тагын да арттырырга исәп. Акрынлап яңа сарай җиткерергә дә керешәчәкбез.
2010нчы елда Владимир Коровин гаиләсе дә шул ук программада катнашып яңа өй салып чыккан булган. Бүгенге көндә сыер савучы Татьяна Селеверстова гаиләсе йорт сала башларга әзерләнә. "Программа эшли башлаганда безнекеләр ышанмадылар. Акчасын түләтерләр, тырышлыгыбыз бушка китәр, дип куркып йөрделәр. Менә хәзер берьюлы ун йорт салырга рөхсәт бирсеннәр иде,"-ди авыл җирлеге башлыгы Василий Иванов. Ул елларда мәдәният йортында халык белән очрашуларда районыбыз җитәкчеләре: "Ашыгыгыз. Поезд китеп барачак,"-дип юкка гына кисәтмәделәр. Моннан чирек гасыр элек-"Рассвет" хуҗалыгына Али Бәхтиев җитәкчелек иткән елларда белгечләр, терлекчеләр һәм механизаторлар өчен биш икешәр фатирлы, ун панель йорт сафка бастырылган булган. Акрынлап программалар да, аларны финанслау да үзгәрә шул. Бүген инде әлеге яшьләр программасын финанслау кимеде. Мәскәү акчаны элеккеге кебек бик күп тамызмый. Вакытында ун гаилә дәррәү күтәрелеп, документлар әзерләп, үзләренә йорт салып куйган булсалар, бүген аларда рәхәтләнеп яшәп яткан булырлар иде. Ат аунаган җирдә төк кала, дигәндәй, төзелеш башлагач, күпмедер дәрәҗәдә акча үзеңнән дә чыгарга тиештер инде. Узган елның язында Чаксы, Тауиле һәм Нагаштан төбәкнең тырыш гаиләләрен җыеп муниципаль районыбыз башлыгы Анатолий Иванов җитәкчелегендәге комиссия гаилә фермер хуҗалыгы оештырырга үгетләп утырдылар. Бер ел вакыт узып, бер генә фермер да барлыкка килмәгән. Дөрес, биш кеше ЛПХ кредитлары алган. Әмма араларыннан Анатолий Кузнецов кына яңа сарай җиткергән һәм Николай Бадыгин абзарын ремонтлаган. Район "Авылга йөз белән" программасын ел ярым элек кенә башлаган иде. Анда катнашырга 400дән артык кеше теләк белдерде. Авыл җирлеге башлыгы Василий Иванов бөтен осталыгын җигеп, тәмле телләрен кызганмыйча үгетли, программаларга тартып кертергә тырыша. Әйтерсең, халыкның аларда катнашуы үзләренә түгел, аңа кирәк. Авыл җирлегенең Тауиле мәдәният йортында узган киңәйтелгән утырышында да сораучылар, таләп итүчеләр шактый булды. Әмма берәү дә районнан килгән вәкилләргә: "Безнең мәдәният йортының түшәме ишелә башлады. Зинһар ярдәм итегез. Концерт карарга җыелганда шушында бер көн бөтенебез басылып үләбез бит!"-дип торып әйтмәде. Чан сугарлык бит анда хәлләр. Идәндәге линолеумнары ертылып бетеп, чокырлар хасил булган. Артистларның киенү-чишенү бүлмәсендә түшәм берничә урыннан череп тишелгән. Китапханә ягында фанерлар белән ямап куйганнар. Матурлап тукыма тарттырылганга гына зал өлешендә түшәмнең нинди хәлдә икәне күренми... Мәктәп бинасы да ремонт таләп итә Тауилендә. 1986нчы елда төзелә башлап, 1995тә генә файдалануга тапшырылган бина ул. Аның да түбәсеннән су үтә башлаган. Тәрәзә борыслары тузган. Ишекләрен дә алыштырырга вакыт. Кайбер сыйныф бүлмәсендә укучылар Ишки мәктәбе ачылганда бүләк ителгән, анда башлангычлар гына калгач, бирегә алып киленгән урындыкларда утыралар. Алар бернинди санитар нормаларга җавап бирмиләр. Музей экспонатлары итеп башка мәктәпләргә генә таратырга кирәк. Тышта егерме биш-утыз градуслы салкыннар торганда спорт залында температура плюс унике градустан күтәрелми, диләр физик тәрбия укытучылары. Стеналарын җылытырга, тәрәзәләрен кечерәйтергә кирәк. Әле ярый шушы араларда гына котельныйларына "100ле" яңа казан урнаштыра алганнар. Ул сыйныф бүлмәләрендә һәм шул ук бинага урнашкан балалар бакчасында температура режимын нормаль тотарга ярдәм итә. Никифорово, Сәртек, Ишки, Васильево, Чаксы, Тауиле, Шәмәк авылларыннан сиксәнгә якын бала укый мәктәптә бүгенге көндә.
СЕРГЕЙ ВАСИЛЬЕВ, (уңда), Тауиле мәктәбенең физик тәрбия укытучысы:
-Спортта горурланып сөйләрлек уңышларыбыз шактый. "Өметләр старты" район ярышларында кызлар баскетбол командабыз беренче урынны яулады, волейболда да кызларыбызга тиңнәр булмады. Туризм буенча район ярышларында Диана Иванцова өченче урынга чыкты. Диләрә Мостафина 100 метрга йөгерештә республика ярышларында катнаша. Башка төрләрдән дә уңышларга ирешерлегебез бар. Тик... Бүгенге көндә мәктәпнең чаңгылары бөтенләй юк дәрәҗәсендә. Укучыларыбыз аларны үзләре сатып алырга мәҗбүрләр. Аның сүзләре белән хезмәттәше Равил Хафизов та (рәсемдә сулда) килешә.
ЗӨБӘРҖӘТ НӘҖИПОВА, район мәгариф бүлегенең баш белгече:
-2012нче ел өчен яңа җиткерелгән һәм ремонт булган мәктәпләргә бик күп спорт җиһазлары кайтты. Тауиле мәктәбен дә 2013нче елга республика Мәгариф һәм фән министрлыгына җибәргән заявкага керттек. Быел чаңгылары да, туплары да, волейбол сеткалары да, көрәш келәмнәре дә, башка кирәк-яраклар да кайтып җитәчәк,-диде ул.
Василий Иванов гыйбадәтханә итеп "ВАМИН"нан халыкка элекке ашханә бинасын алып биргән булган. Җыелышта анда тәртип урнаштырырга булышуларын сорадылар. Мондый изге эшләргә берсүзсез ярдәм күрсәтеләчәк. Халыкның үзенә дә активрак булырга кирәк. Зиратларны җыештырганда өмәгә чыгарга өйрәнгәннәр инде. Тауиле зиратына эшмәкәрләр ярдәме белән яңа капка да ясап куелган. Авылның изгеләр чишмәсе дә киләчәктә олы һәм матур комплекска әйләнер.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев