Нәрсә комачаулады?
Эссе... Бик эссе. Үләм, янам, пешәм! Йөзем, тәнем пешә! Авыртуга түзәр хәл юк, сөякләр таралган диярсең! Башым ярыла… Данияр Адгамов, Усали мәктәбенең 10нчы сыйныф укучысы Тукта әле! Нәрсә соң бу?! Мин кайда? Бу нинди тавыш? Тукта, йөрәк тибеше түгелме соң бу? Юк, бу акылсыз көлүгә охшаган. Юк, юк, бу ниндидер...
Эссе... Бик эссе. Үләм, янам, пешәм! Йөзем, тәнем пешә! Авыртуга түзәр хәл юк, сөякләр таралган диярсең! Башым ярыла…
Данияр Адгамов, Усали мәктәбенең 10нчы сыйныф укучысы
Тукта әле! Нәрсә соң бу?! Мин кайда? Бу нинди тавыш? Тукта, йөрәк тибеше түгелме соң бу? Юк, бу акылсыз көлүгә охшаган. Юк, юк, бу ниндидер газаплы ыңгырашу. Тагын йөрәк тавышы... көлү... ыңгырашу... Үләм! Коткарыгыз мине!.. Коткары-ыгы-ыз!.. Равил шабыр тиргә батып уянып китте. Барысы да исенә төште. Егет бүген Рәмзия белән очрашырга сүз куешкан иде. Ул сөйләшенгән вакыттан алданрак килеп җитте. Юл читендәге эскәмиягә килеп утырды да, уйларына чумды: "Равил, син бирешмәскә тиешсең! Син бит Рәмзиягә башка беркайчан да кулланмам дип сүз бирдең",- диде ул үз-үзенә. Равил ике ут арасында калды. Нишләргә? Бу-теләк, ләззәт кичерү теләге... Ул арада каршысына "элеккеге дуслары" килеп басты. Болар да аның кебек үз-үзен кулда тота алмаучы, наркотикларны "Алла" итеп күрүчеләр иде. Ләкин аларның кесә яклары гына сайрак. Нәкъ шул сәбәп белән килделәр дә инде. Равил янына: аларга акча кирәк иде. Егет моны ишеткәч, түзмәде: берсенә йодрык белән китереп сылады. Танышлары ялгыз Равилне өстерәп алып киттеләр дә, икенче чатның караңгы бер почмагына алып кереп дөмбәсләделәр. ...Равил як-ягына каранды. Үзенең чүп-чар контейнерлары янында бер караңгы почмакта ятуын аңлады. йөрәге кысылып китте, күзләре яшьләнде. Равил торып басты да, йөгерергә тотынды. Ул үзенең кая барганын белә: ул аның янына, үзен наркотиклар белән тәэмин итүче Алеша янына бара. Казанга укырга килгән Чаллы егете Равилнең тормышы кечкенәдән үк бөтен булды. Аңа беркайчан да "юк" дип әйтмиләр, теләгән әйберен алып бирәләр, теләгән җиренә алып баралар иде. Наркотиклар белән беренче тапкыр бәйләнешкә кергән көнне ул әле яңа гына Чаллыдан кайтып кергән иде. Ни сәбәпледер кәефсез килгән Равилгә дусты Азат Алёшаның адресын бирде, ул сиңа ярдәм итәр, диде. Ул көнне Равилдән дә бәхетле, аннан да ирекле кеше юк иде. Һәрхәлдә, ул шулай уйлады... Алёшаның ишегеннән килеп кергән Рәмзияне төртеп екты да, чыгып йөгерде Равил. Һәм кичә Алёшада калдырып торган машинасына утырып китеп барды. юл читеннән җитәкләшеп баручы бер парны күрде: "Нинди бәхетлеләр. Мин дә нәкъ шулар кебек бәхетле була ала идем бит. Ләкин..." Теге бәхетле парга бәрелешкән, пыяла коелган, кычкырышкан тавышлар ишетелде. Алар алды бераз яньчелгән йөк һәм аның астында калган җиңел машинаны күрделәр. җан биреп ятучы, канга баткан Равилне беркем дә ишетмәде шул. Ә аның иреннәре соңгы сорауны пышылдыйлар: "Бәхетле булырга нәрсә комачаулады?.."
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев