Мәктәп бетсә, авыл калырмы соң?
Мәктәп беткәч, авыл да бетәчәк. Ишки мәктәбенең ябылуы да никадәр укытучыларны эшсез калдыра, кайчандыр бик күпләрнең тырыш хезмәте кергән ике катлы бина да әрәм. Безнең тырышлыкларыбыз шулай юкка чыгар микәнни? 1973 елда мине Никифорово авылына башлангыч сыйныфка мөгаллимә итеп билгеләделәр. Ул вакытта халык балаларының күрше Ишкигә йөреп укуына борчыла иде....
Мәктәп беткәч, авыл да бетәчәк. Ишки мәктәбенең ябылуы да никадәр укытучыларны эшсез калдыра, кайчандыр бик күпләрнең тырыш хезмәте кергән ике катлы бина да әрәм. Безнең тырышлыкларыбыз шулай юкка чыгар микәнни?
1973 елда мине Никифорово авылына башлангыч сыйныфка мөгаллимә итеп билгеләделәр. Ул вакытта халык балаларының күрше Ишкигә йөреп укуына борчыла иде. Анда ике катлы торакта яшәү өчен барлык шартлар да тудырылуга карамастан, балаларның өйләренә кайтасылары килде, әти-әниләренең дә аерым яшиселәре килмәде. Никифоровода зур мәктәп җиткерәсе булганнар, аны төзү өчен материаллары да кайткан. Тик җирле үзидарә Советы рәисе Тимофей Максимов мәктәп салырга ризалык бирмәгәч, барлык төзелеш кирәк-яракларын Ишкигә алып китеп, анда җидееллык мәктәп төзелгән. Чия Башы белән Сәртек халкының да балаларын Ишкигә йөртеп укытасы килмәде. Мин, җирле үзидарә советы рәисе Зоя Григорьевна тәкъдиме буенча, авыл халкы исеменнән депутат Борис Кодниковка хат яздым, бик күп имзалар җыелды. Ике атнадан башлангыч мәктәп бинасында ике сменалы уку белән, сигезьеллык мәктәп оештырырга рөхсәт хаты алдык. Шулай итеп, 1983 елда Ишки мәктәбе укытучысы Фарил Гайнановны директор итеп билгеләделәр. җәйге отпускны ял итмичә, барыбыз да җиң сызганып эшкә керештек. Бина уку елына хәзерләнеп беткәч, 15нче августка каршы төндә мәктәпкә ут төрттеләр. Әле генә югары уку йортлары тәмамлаган яшь укытучылар эшкә килгәндә мәктәп янып бетә иде инде. Ул вакыттагы мәгариф бүлеге начальнигы Дәүләтҗан Гыйлаев барыбер яңа мәктәп ачтырды. Колхоз һәм авыл советы идарәсендә 4-8нче сыйныфлар укыды, ферма өен башлангыч сыйныф иттеләр, клуб физкультура кабинеты ролен башкарды. 15 көн эчендә яңа уку елына бинаны әзерләдек. Тагын ике ел эчендә ике катлы яңа бина сафка бастырылды һәм уку йорты урта мәктәпкә әйләндерелде. Яңа бинада урнашкан мәктәп 27 ел буе укучыларны кабул итеп килә. Ул чакларда анда 140 бала белем ала иде. Хәзер укучылар саны бик аз. Мәктәп ябылу алдында. Әлеге белем учагы өчен без никадәр тырыштык бит. Бу көчләребез әрәмгә китәр микәнни соң? никадәр укытучылар эшсез калырмы? Ике катлы бина әрәм булачак. Мәктәп бетсә, авыл да әкренләп бетәчәк. Мәктәпне берәр һөнәр мәктәбенә әйләндерсеннәр иде.
Рәсүлә Камалова, мәгариф ветераны
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев