“МИГ”ларга җан өрүче
Арташ авылында яшәүче Мәгъсүм Тимербаев өченче бөтендөнья сугышын булдырмый калуда үзенең дә өлеше бар, дип саный. Көннәрдән бер көнне телевизор карап утырганда Кореяда сугыш беткәнгә багышланган тапшыруның шаһиты була Мәгъсүм ага Тимербаев. Анда катнашучыларның берсе аларның полк командиры Евгений Пепеляев ич! Чаллы телевидениесендә эшләүче оныгына шалтыратып, адресын табуын үтенә. Онык...
Арташ авылында яшәүче Мәгъсүм Тимербаев өченче бөтендөнья сугышын булдырмый калуда үзенең дә өлеше бар, дип саный. Көннәрдән бер көнне телевизор карап утырганда Кореяда сугыш беткәнгә багышланган тапшыруның шаһиты була Мәгъсүм ага Тимербаев. Анда катнашучыларның берсе аларның полк командиры Евгений Пепеляев ич! Чаллы телевидениесендә эшләүче оныгына шалтыратып, адресын табуын үтенә. Онык интернеттан адресын да, телефонын да таба. Үз гомерендә төрле җитәкчеләр белән күп аралашкан ветеран уңайсызланып тормый, генерал-майор Пепеляевка шалтырата. Ике сугышчан дус озаклап яшь чакларын искә алалар. Оныгы Мәскәүгә баргач, полк командирының фатирына да кереп чыга. Ул Мәгъсүм агага култамгасы белән үзенең Корея сугышына багышланган "МИГ"и против "Сейбров" дигән китабын җибәрә. Әйе, Бөек Ватан сугышы тәмамланып биш елдан артык вакыт узгач та күп илләр тартылган конфликтта катнашырга туры килде аңа. Советлар илендә бу турыда хәтта пышылдап та сөйләшергә ярамый иде. Аздан гына өченче бөтендөнья сугышына әйләнмәгән бәрелеш ул... 1949нчы елны армиягә алынганда Мәгъсүм үзенең ут эченә килеп керәсен башына да китереп карамагандыр. Вольскийда авиация механиклары мәктәбен тәмамлагач, Мәскәүдән алтмыш километр гына урнашкан Кубинка аэродромында хезмәт итә башлый. Дивизия командирлары-бөтен илгә данлыклы өч тапкыр Советлар Союзы Герое Иван Кожедуб. Кореяда сугыш башлангач, самолетларын сүтеп эшелоннарга төяп озаталар. Алар артыннан дивизиянең шәхси составы да кузгала. Кытай белән Корея чигендәге Андунь шәһәре тирәләренә урнашалар алар. Ул хезмәт күрсәтә торган "МИГ-15 БИС" самолетының командиры Карпов дигән очучы иде. Бервакыт һава сугышыннан очкычы зарарланып кайта. Аэродромга утырырга кергәндә шассины төшереп карый, чыкмый. Гидросистемасына снаряд тигән икән. Алгы тәгәрмәче белән генә җиргә утырырга боерык бирелә. Очучы шулай эшли. Әмма самолетның аскы өлеше йолкынып бетә. Мәгъсүмнәр төн эчендә сафка бастыралар очкычны. Карпов бер һава сугышында һәлак була. Аннан соң якташыбызны Казан егете Наумов экипажына беркетәләр. "Исән кайтсак, кунакка йөрешербез,"-дип, вәгъдәләр бирешәләр алар. Ерак Көнчыгышта Мәгъсүмгә якташларын да очратырга язган булган икән. Бервакыт Мукден шәһәрендәге аэродромда бер самолет янына кытайлар җыелган. Урталарындагы рус киемле кеше нәрсәдер сөйли. Мәгъсүм аның янына килә дә: "Син Татарстаннан түгелме?"-ди, "Әйе,"-ди тегесе. Кече Кирмәннән Хөснулла Фәйзуллин булып чыга ул. Энесе Нәҗипкә охшатып таный аны Мәгъсүм. Андунь шәһәрендә Кече Кирмәннән "төп Мансур" дигән кеше белән дә очраша. "Иртәгә бензовоз белән Кореяга кереп китәм. Чыккач күрешербез,"-ди аңа якташы. Әмма алар башка очрашмыйлар. Кытай медале белән дә бүләкләнә Тимербаев. Аны тагып кына йөрми ул. Корея сугышында, башка хәрби конфликтларда катнашучыларга "судан тынрак, үләннән тәбәнәгрәк" йөрергә кушылган иде бит. Армиядән кайткач та, авылдашы, укытучы кыз Сания белән тормыш корып җибәрә. Читтән торып институт тәмамлап, агроном булып эшләде. Ике ул үстерделәр. Бүген дүрт оныклары бар. Пенсиягә чыккач, туган авылы Арташта мәчет җиткерү артыннан йөрде. Анда унтугыз ел имам-хатиб булып торды. Бүген җәмәгате белән өй тирәсендә кайнашалар: бәрәңге, яшелчәләр утырталар, тавык-чеби, сарыклар асрыйлар.
Минневәрис Мингалиев
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев