Менә сиңа попугай-2
Ходай кешеләрне дөньяга сынар өчен яраткан. Адәм балаларын төрлечә сыный ул: бик күп мал биреп тә, ут һәм су аша да, туганнар арасындагы низаг белән дә, шушы телсез-тешсез хайваннар аша да. Ә без сыналабыз, сынабыз шул, мин дә һаман сыналам әле. Попугаем кайтмады, чыгып киткәненә дә байтак инде. Өемне ничә...
Ходай кешеләрне дөньяга сынар өчен яраткан. Адәм балаларын төрлечә сыный ул: бик күп мал биреп тә, ут һәм су аша да, туганнар арасындагы низаг белән дә, шушы телсез-тешсез хайваннар аша да. Ә без сыналабыз, сынабыз шул, мин дә һаман сыналам әле.
Попугаем кайтмады, чыгып киткәненә дә байтак инде. Өемне ничә тапкыр юып-җыеп чыгарсам да, әллә каян гына аның яшькелт-сары йоннары килеп чыга да, күңелемне алгысытып, истәлекле көннәремә чакыра: попугаемның чыркылдаган тавышын ишеткәндәй булам, җилкәмә нидер килеп кунгандай хис итәм, һаман кошчыгымны көтәм. Беренче язмам чыкканнан соң, күп танышларым юлда очрап, юатырга тырыштылар: "Кайтыр әле, кайгырма, әнә фәләннәрнең попугайлары да кайткан, төгәннәрнеке дә кыш көне кайткан,"- дип, күңелемне тынычландыралар, ә кайберәүләре: "Тапкансың кайгырыр нәрсә?"- дип битәрләп тә алалар. Күптән түгел туган авылым Түбән Ушмага кайттым. Анда яшәүче туганнарымның хәлен белү иде исәбем. Яраткан газетам "Нократ"ның үз хәбәрчесе, авылыбыз аксакалы Рифгать абый Галиевларга (ул минем җизнәм) кердем. Ачык йөзе, сынаулы карашы белән үзе каршы алды. Асия апам бакча ягында кайнаша иде. "Җаным, синең попугаең югалдымени?"-дип күреште ул. "Әйе!"-дип әйтергә дә өлгермәдем, "Ул бездә булды бит!"-дип куйды. Мин акылыма килеп сорау биргәнче, Асия апам попугайның атна-ун көн элек аларның ишегалдына килеп төшүен, тавыклар белән бергә ярма чүпләп йөрүен, тавыклар юк чагында, аңа дип аерым тары ярмасын да сибүен - барысын да бәйнә-бәйнә сөйләп бирде. Сораулы карашымны апам белән җизнәмә төбәп: "Кая соң ул?!"- диюгә, күземнән яшьләр тәгәрәде. Димәк, Ксюшам исән! Аны тизрәк күрәсем килеп, өйгә ымсындым. "Бик каты яшенле яңгырдан соң юкка чыкты шул,"-диделәр беравыздан. "Кайтыр әле ул!"-дип юатырга тотындылар. Тамагыма төер тыгылып, чәйгә дә кермичә, урамга чыктым. Анда берәү дә булмаса, үксеп-үксеп елар идем дә, юк шул. Хөрмәтле газета укучыларым! Әгәр дә яшькелт-сары төстәге кечкенә генә попугай очраса, зинһар, рәнҗетмәгез. Тота алсагыз, аны "Нократ" газетасы редакциясенә китереп бирүегезне сорыйм. Бүләгем әзер.
Гөлнур Васыйлова
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев