Мамадышта хәйриячеләр чиркәү төзетә
Соколка авылында хәйриячеләр ярдәме белән чиркәү төзелеше башланды. Ул элеккеге гыйбадәтханәгә терәп салына һәм алар бербөтенне тәшкил итәчәк. Объектның башлангыч бәясе 15 млн. сум белән исәпләнә. 2005нче елда Соколка авылында чиркәү ачылган иде инде. Аның стенасы агач борыслардан өелеп, җылытылган һәм сайдинг белән тышланган иде. Төбәк халкы кышын гыйбадәтханәдә салкын,...
Соколка авылында хәйриячеләр ярдәме белән чиркәү төзелеше башланды. Ул элеккеге гыйбадәтханәгә терәп салына һәм алар бербөтенне тәшкил итәчәк. Объектның башлангыч бәясе 15 млн. сум белән исәпләнә.
2005нче елда Соколка авылында чиркәү ачылган иде инде. Аның стенасы агач борыслардан өелеп, җылытылган һәм сайдинг белән тышланган иде. Төбәк халкы кышын гыйбадәтханәдә салкын, дип район җитәкчесе Анатолий Ивановка мөрәҗәгать иткән. Әлеге мәсьәләне хәл итү өчен Соколкадан чыккан күренекле шәхесләрне, эшмәкәрләрне Троица бәйрәме кысаларында очрашуга чакырдык, ди җирлек башлыгы Газинур Әскәров.
Июнь ае азагында демонтажлауны башлап та җибәрәләр. Әлеге эшкә Түбән Кама осталары алына. 7-8 кешелек бригада бинаның нигезен төзү өчен җаваплы.
Төзелеш материалларының бер өлеше Мамадыштан китерелә, башкаларын Түбән Кама шәһәреннән кайтаралар. Газинур Әскәров әйтүенчә, чиркәүне сафка бастыруда төп ярдәмне чыгышлары белән Соколка төбәгеннән булган Василий Носов, Юрий Аксенов, Юрий Косынкин, Александр Корноухов, Виктор Аксенов, Василий Косынкин, Николай Пермяков, Евгений Ефримов, Сергей Батин күрсәтә. Урман урамы, 14 адресы буенча урнашкан бинага 50 сотый җир дә беркеткәннәр. Биредә киләчәктә дин әһеле өчен торак йорт та торгызу планлаштырыла. Соколка чиркәвендә службаларны Василий атакай уздырачак.
-Изге күңелле хәйриячеләрнең шушы олы эшенә күңел сөенә. Әлеге храм тирә-якка нур сибеп тору өстенә, халыкның рухи дөньясын да матурласын иде. Ә төзүчеләргә авыр эшләрендә уңышлар телим,- диде Василий атакай.
Элекке чиркәү тыштан кирпич белән тышланачак, ә аңа терәп салына торган өлеше тулысынча кирпичтән була. Соңрак диварларны штукатуркалау көтелә, ди төзүчеләр. Гыйбадәтханәнең мәйданы 800 квадрат метрны тәшкил итәчәк. Изге йорт паперть, керү өлеше, колокольня, үзәк һәм алтарь өлешләреннән гыйбарәт булачак. Ел азагына кадәр храмның стеналарын өеп бетерү бурычы куелган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев