Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

“Мамадыш–бик күркәм шәһәр!”

Саба гимназиясенең "Хатирә" педагогия ветераннары cоветының ике дистәгә якын вәкиле дүшәмбе көнне шәһәребезгә сәяхәт кылды. "Туган як тарихын өйрәнү музее" хезмәткәрләре аларны күренекле һәм истәлекле урыннар белән таныштырдылар. "Республика матбугатында һәркөнне Мамадышны мактыйлар. Үз күзләребез белән күреп кайтыйк дидек. Чыннан да шәһәр бик үзгәргән, күркәмләнгән!"-ди аларның җитәкчеләре Физия Шәйхетдинова. Мамадыш...

Саба гимназиясенең "Хатирә" педагогия ветераннары cоветының ике дистәгә якын вәкиле дүшәмбе көнне шәһәребезгә сәяхәт кылды. "Туган як тарихын өйрәнү музее" хезмәткәрләре аларны күренекле һәм истәлекле урыннар белән таныштырдылар. "Республика матбугатында һәркөнне Мамадышны мактыйлар. Үз күзләребез белән күреп кайтыйк дидек. Чыннан да шәһәр бик үзгәргән, күркәмләнгән!"-ди аларның җитәкчеләре Физия Шәйхетдинова. Мамадыш районы белән бәйле хатирәләре, белгән кешеләре күп булып чыкты. Равил Гомәровны Ушмадан чыккан морзалар нәселе, Хәйдәр Хисамовны Мамадыш педагогия училищесы турында мәгълүматлар кызыксындыра, Рәфидә Хуҗинаның группадашы Рәим Гобәй (Яңа Комазан), Сәлимә Сәйфуллинаның Разия Сафиуллина (Түбән Ушма) белән очрашасы килә... Киң эрудицияләре, активлыклары, яшәү дәрте ташып торган мондый укытучыларны безнең районда да бергә туплап, уртак мәнфәгатьләр белән яшәргә өндәсәң, позитив энергияләрен игелекле эшләргә юнәлдерсәң, ничек яхшы буласы!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев