Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Мамадыш янгын сүндерүчеләре һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтә

Районыбызның иң яхшы янгын сүндерүчесе кем? Әлеге сорау белән 121нче янгын сүндерү часте начальнигы урынбасары Андрей Комаровка мөрәҗәгать иттек. "Рөстәм Зиннәтов - "Россиянең иң яхшы янгын сүндерүче хезмәткәре" исемен йөртүче, "Янгындагы батырлыгы өчен", "Мактаулы хезмәте өчен" медаленең өч дәрәҗәсе иясе, озак еллар Түбән Кама янгын сүндерү частендә хезмәт куйган, алтынчы...

Районыбызның иң яхшы янгын сүндерүчесе кем? Әлеге сорау белән 121нче янгын сүндерү часте начальнигы урынбасары Андрей Комаровка мөрәҗәгать иттек.

"Рөстәм Зиннәтов - "Россиянең иң яхшы янгын сүндерүче хезмәткәре" исемен йөртүче, "Янгындагы батырлыгы өчен", "Мактаулы хезмәте өчен" медаленең өч дәрәҗәсе иясе, озак еллар Түбән Кама янгын сүндерү частендә хезмәт куйган, алтынчы ел инде бездә наем белән эшли. Частьнең газ-төтеннән саклау хезмәте мастеры, хезмәт сакчыллыгы, техника куркынычсызлыгы өчен җавап бирүчесе. Башкаручан, әйбәт, кадрлы подполковник, кызыклы шәхес, калганын үзеннән сорашырсыз",- диде.

Частьнең дистәгә якын машиналары сакланган гараж аша үтеп, Рөстәм Хөҗҗәт улының кабинетына керәм. Философ мәгарәсеннән ким түгел: стеналарда фотолар, плакатлар, шигырьләр: "Кешеләрне ачуландырма, үзең дә ачуланма, барысы да бумеранг булып кайта", "Прометей утны Җир йөзендәге кешеләргә тыныч максатларда биргән, Помпей көле ясау өчен түгел", "Уйлап та карама". Тирән мәгънәле җөмләләр.

Бирегә кереп эләкмәгән булсам, янгын сүндерүчеләр өчен шушы кадәр журнал-брошюра чыгарылганын, методик әдәбият барлыгын белми каласы идем: "Пожарное дело", "Вестник МЧС", "01 единая служба спасения", "Гражданская защита" ...


- Сез шушыларның барысын да укыйсызмы, кызыкмы ул сезгә?!- дип сораганымны сизми дә калам.
- Мамадышның өченче санлы мәктәбен тәмамлаганнан бирле янгын сүндерү хезмәте белән бәйле мин. Казанда янгын сакчыллыгы үзәген кызыл дипломга, аннары Түбән Кама политехника, Мәскәү янгын куркынычсызлыгы институтларын тәмамладым. Белемнәрне өстәп тормасаң, заманнан артта каласыңны көт тә тор. Янгын тактикасы, строевой, техник, физик әзерлек, гражданнар оборонасы, җәмәгать дәүләт әзерлеге, хезмәт сакчыллыгы буенча үзебездә, оешма-предприятиеләрдә өйрәнү укуларын даими үткәреп торабыз,- дип сөйләде ул.

Рөстәм үз гомерендә бик күп янгыннарны сүндерүдә катнашкан, разведчиклыгы хәттин ашкан: ут капкан бина эчендәге хәлне күзалларга, анализларга аңа куш, кайдан куркыныч янаганын да сиземли белә ул хәзер. Практикасында иң хәтәр һәм гомерлеккә истә калганы дип КамАЗ двигатель заводы януын искә төшерде. 2009нчы елда, әнисе дөнья куйгач, ялгыз калган әтисен тәрбияләргә дип туган шәһәренә кайта. Аның бәхетенә районыбызда газ-төтеннән саклау хезмәте ачыла, чакыртып алалар. Беренче мәхәббәтен очратып, гаилә кора.

РОЗА ЗИННӘТОВА, тормыш иптәше:
- Аның эше мине куркыта да, шул ук вакытта горурлык хисләре дә уята. Янып торган утка керүче, тәвәккәл, куркусыз ирләр барында үзеңне чын хатын-кыз итеп тоясың. Җан яраткан кешем -Рөстәмгә һәрчак таянырга, ышанырга була. Аның кебекләрне Ходай берүк үзе сакласын!

АЛСУ СПИРИДОНОВА материалы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев