Кызык клуб
1962-63елларда, нишләптер, авылларда мәдәният хезмәткәрләрен кыскарттылар. Авыл клубы мөдиренә эш хакы түләми башладылар. Клуб кадәр клубны хуҗасыз калдырып буламы инде, я?! Мин ул елларда сельпо системасында хәзерләүче булып эшли идем. Клубта да актив кеше. Биредә бушлай эшләү миңа калды. Драмтүгәрәк, хор, штангачылар түгәрәген оештырып, аларга үзем җитәкчелек иттем. Штанга сатып...
1962-63елларда, нишләптер, авылларда мәдәният хезмәткәрләрен кыскарттылар. Авыл клубы мөдиренә эш хакы түләми башладылар. Клуб кадәр клубны хуҗасыз калдырып буламы инде, я?! Мин ул елларда сельпо системасында хәзерләүче булып эшли идем. Клубта да актив кеше. Биредә бушлай эшләү миңа калды. Драмтүгәрәк, хор, штангачылар түгәрәген оештырып, аларга үзем җитәкчелек иттем. Штанга сатып алдым. Мәйданчык ясаттым. Механизаторлар хәзерләү түгәрәге Закир Ибраһимов кулында. Мотоцикл йөртүчеләр түгәрәген Миннәхмәт Мотыйгуллин алып барды. (Авылда мотоцикллы кешеләр күп, берсенең дә правосы юк. Мамадышка барып укып йөрергә вакытлары тар. ДОСААФ аша барысын да праволы иттек.) Эш гел уңайдан китте. Кичләрен яшьләрдән дежур куйдык. Клубны алар ача. Һәр көнгә төзелгән эш планы язылып эленгән, шуның буенча мәш киләбез. Беркөнне районга республикадан журналист килгән дә, безнең клубка кергән. Анда эш гөрли. "Сезнең хуҗагыз, башлыгыгыз кем, ул кая?"-дип сорашкач, аңа минем турыда аңлатканнар. Мин ул көнне өйдә юк идем. Бу иптәш Казанга кайтып, мәдәният министрлыгына кереп: "Мин бик кызык, олы ачыш күрдем",-дип, безнең клуб турында сөйләгән. Алар фотограф ияртеп, журналистны безгә кире җибәргәннәр. Прессаны мин каршыладым. Озак та үтмәде, мәдәният хезмәткәрләренең республика гыйльми конференциясе булды. Мине дә чакырдылар. Казанда Галимнәр йортында үтте бу чара. Өстәге фойеда бер урында кешеләр бик күп җыелган. Барып карасам, безнең клуб турында фотокүргәзмә ясаганнар. Иске Комазан клубы коммунизмда аяк салындырып утыра. "Яшь үсентеләр" дип исемләнгән бу фоторәсем шул күргәзмәдә бар иде (рәсемдә). Мине телевизорга төшерделәр, радиода чыгыш ясаттылар. Олы җитәкчеләр белән аралаштым. Өстемдә телогрейка, эш киемнәре иде, ярый кесәдә товар алып кайтырга дигән акча бар, тиз генә кибеткә кереп, алыштырырга туры килде. Өченче көндә мине сәхнәгә чыгарып, "Конференция батыры" дип таныштырып, сүз бирделәр. Безнең клуб эше турында татар, рус телләрендә брошюралар чыгардылар. Шул 1963нче елны мине партия өлкә комитетының идеология пленумына чакырып чыгыш ясаттылар. ТАССР Югары Советы, партиянең өлкә комитеты Мактау грамотасы белән бүләкләделәр. Клубыбызга урындыклар, дүрт түгәрәк өчен киемнәр бирделәр. Эш гөрләде. Хезмәтемне республика күләмендә танулары шәп, ә авылдашларым рәхмәте минем өчен иң зур бәхет иде. Вахит Галиев
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев